Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу тылсымлы китап дөньясы...

Никольск авылы китапханәсе мөдире Рузалия Силютина үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп башкара. Аның бу системада эшли башлавына инде егерме ел тула.

Ирина ТЕЛИЦЫНА

Тормышыбызны инде компьютер технологияләреннән башка күз алдына китереп булмаса да, китапханәче һөнәре әле бүген дә кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала. Китапханәче кеше күңелен дәвалауда әһәмиятле роль уйный, шуңа күрә ул белемле, күп нәрсәгә оста булырга тиеш. Үзеңә һәм башкаларга уку өчен китап сайлауның нечкәлекләре бик күп. Монда, беренче чиратта, кешенең эчке халәтен тоя белергә кирәк. Китапханәчегә әле тагын башка бик күп сыйфатлар хас булырга тиеш.
Моны Рузалия Әнвәр кызы да яхшы белә. Балачактан ук китаплар укырга яраткан ул, көнгә берничә тапкыр авыл китапханәсенә бара торган булган.
– Килгән саен биредә Любовь Ивановна Кафарова, Лидия Николаевна Алексеева кебек ачык йөзле, тәмле сүзле китапханәчеләр каршы алды, – ди ул. – Икесенең дә хезмәт стажы утыз еллап булыр. Алар китапханәдә төрле конкурслар, викториналар үткәрделәр, балаларда китапка мәхәббәт уятырга тырыштылар...
Берсендә, Рузалиянең үзенә китапханәдә эшләп карарга тәкъдим иткәч, (2012 елда), ул берсүзсез ризалаша. Дөрес, икътисад буенча алган югары белеменең әлеге һөнәр белән бернинди уртаклыгы юк. Шулай да, яңа эшкә җиң сызганып керешә, беренче вакытларда остазларының, шул исәптән китапханә мөдире Лидия Алексееваның ярдәмен һәрвакыт тоеп тора. Ә инде ул лаеклы ялга чыккач, аның урынына Рузалия Әнвәр кызын билгелиләр.
Ул әкренләп китапханә эшенең бөтен нечкәлекләренә өйрәнә. Аеруча авыл тарихы белән биредә хезмәт куйганда ныклап кызыксына башлый. 2016 елда авыл китапханәсе урнашкан Никольск Мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясыйлар. Китапханәгә яңа җиһаз, киштәләр, балалар почмагы кайтарыла. Әмма стеналар буш кала, эләргә берни тапмыйлар. Көннәрнең берсендә Рузалия Әнвәр кызы мәктәп укучылары, “Никольск тарихын өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләр белән бергә, җирле оста Анатолий Филипповның хатыны янына бара. Бу хатынның остаханәдә иреннән калган картиналарны әле дә кадерләп саклавы ачыклана. Әнә шулай итеп, рәссамның егермегә якын эшен китапханәгә тапшыра ул. Искиткеч, матур полотноларны китапханә стенасына элеп куялар. Якташларының иҗатына багышланган экспозициягә сокланмаган кеше юк. 2016 елда “Никольск авылы остасының мирасы” проектына старт бирелә, нәтиҗәдә грантка ия булалар. Алынган акчага туган якны өйрәнү һәм аның табигатен саклау юнәлешендә зур эшләр башкаралар. Әлеге проектны тормышка ашырган вакытта Рузалия Әнвәр кызы Владимир, Коломна, Мәскәү, Тольятти шәһәрләрендә уздырылган күп семинарларда катнашып, бай тәҗрибә туплый. Авылда моннан күп еллар элек Анатолий Филиппов ясап калдырган беседканы реставрациялиләр, парк территориясен тәртипкә китерәләр, ял итү урыны булдырыла.
Бүген Никольск авылы китапханәсе фондында сигез меңгә якын китап бар. Рузалия Әнвәр кызы даими рәвештә төрле күргәзмәләр оештыра, балалар бакчасына йөрүчеләр һәм укучылар белән актив эш алып бара. Китапханәдә өченче ел рәттән “Укучыдан китапханәгә бүләк” акциясе үткәрелә. Халык үзендә булган китапларны бик теләп алып килә һәм фондны тулыландыруга зур өлеш кертә. Шунысын әйтергә кирәк, Рузалия Әнвәр кызы ике ел рәттән үзенең яшь укучылары белән “Россия суы” экология акциясендә катнаша. Төрле елларда авыл китапханәсендә эшләүчеләр язмышы белән дә кызыксына. Узган гасырның илленче елларыннан эшли башлаган унбиш кешенең фамилиясен ачыклаган. Мәгълүматларның барысы да альбомга тупланган. 2017 елда, һөнәри бәйрәм уңаеннан, Рузалия Әнвәр кызы элеккеге хезмәттәшләрен китапханәгә чакырып котлаган, чәй мәҗлесе оештырган. Алевтина Куруллина, Дания Бакирова һәм башкалар китапханәдә эшләгән еллар белән бәйле истәлекләрен искә алып сөйләгәннәр.
Китапханәдә аеруча якшәмбе көннәрендә кеше күп була. Иң актив укучылар арасыннан  Любовь Ивановна белән Лидия Николаевнаны билгеләп үтәргә кирәк. Алар әле дә кирәк чакта ярдәм кулы сузалар, файдалы киңәшләрен бирәләр. Рузалия Әнвәр кызы һәр укучының нәрсә укырга яратканын белеп тора: кемдәгер детектив тәкъдим итә, кемдер тарихи әдәбият белән кызыксына, авылда мәхәббәт романнарын укучылар да аз түгел. Сораган китап булмаган очракта, ул укучының ихтыяҗын канәгатьләндерү юлын табарга тырыша. Китапны үзәк китапханәдән алып кайта.
Китапханәче авыл тормышында да актив катнаша. Авыл күләмендә уза торган спартакиадаларда әйбәт нәтиҗәләргә ирешә, башка җәмәгать эшләрендә дә гел алда булырга тырыша. 2017 елда Никольск китапханәсенең Татарстан Республикасындагы иң яхшы мәдәният учреждениеләре арасына керүе бер дә очраклы түгел, моның өчен йөз мең сум күләмендә сертификат тапшырылган. Рузалияне район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр.
Рузалия Әнвәр кызының гаиләсен дә үрнәк итеп китерергә була. Улы Максим спортны ярата, балалар бакчасына йөрүче кызы сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Силютиннар гаиләсе кичләрен велосипедка утырып авыл тирәләрен йөреп чыгарга яраталар.
– Китапханәдә авыл кешеләре белән аралашып эшләүдән зур канәгатьләнү хисе алам, – ди. – Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев