Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бригада ялларсыз эшли…

"УКС" җәмгыяте филиалы су хуҗалыгы бригадасына соңгы атналарда ялсыз диярлек эшләргә туры килә. Ни өчен дигәндә, кышка керер алдыннан шәһәрнең әле бер, әле икенче урамындагы тузган су торбалары тишелә.

Озак еллар буе җир астында ятып яраксыз хәлгә килә башлаган су үткәрү торбаларын ел саен яңаларына (быел Хирург Шеронов, Пионер, Болгар, Чернышевский урамнарында яңа линияләр салынды) алыштырсалар да, өстәмә мәшәкать китереп чыгаручы участоклар әле аз түгел. Магистральдә басымны аз гына арттыру да торбаларның сафтан чыгуына китерә, аларны алыштыру күп вакытны ала. Шуңа күрә бригадага ял көннәрен дә эштә уздырырга туры килә. Шулай да зарланмыйлар, халыкны, башка кулланучыларны су белән өзлексез тәэмин итү өчен мөмкин булганнарның барысын да эшлиләр.
Филиал җитәкчесе Александр Лихачев сүзләренә караганда, аларга тәүлегенә 3-4 урында тишелгән торбаларны "ямарга" туры килә. Соңгы араларда гына да шундый проблемалы 25 участок теркәлгән. Механизатор Рәүф Габдуллин, слесарьлар Евгений Ваһапов, Сергей Мынов һәм Сергей Калюшиннан торган бригада шәһәр кулланучыларына суны мөмкин кадәр тизрәк бирү өчен тырышалар. Күптән түгел генә аларга "Спас водоканалы" җәмгыяте механизаторы Юрий Герасимов та ярдәм итә башлаган. Җәйге чорда Юрий авыллардагы һәм шәһәрдәге су челтәрләрен ремонтлау, яңа линияләр сузу буенча шактый күләмдә эшләр башкарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев