Болгар мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады
25 майда районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме булды. Быел 83 укучы унберенче классны, 223 укучы тугызынчы классны тәмамлый.
Владимир Корнилов
Соңгы кыңгырау укучылар өчен дә, укытучылар һәм ата-аналар өчен дә күңелләрне дулкынландыра торган көн. Уку еллары сизелми дә үтеп китә, тиздән укучылар төрле якларга таралыр. Аннары мәктәпкә, укытучылар янына алар кунак булып кына килер. Балачак һәм мәктәп еллары күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдырып үтеп китәр.
Быел шәһәрнең 1нче урта мәктәбен 12 укучы тәмамлый. Кристина Самойлова мәктәпне алтын медальгә бетерә. Укучыларның барысы да инде киләчәк тормыш юлларын сайлаганнар. Алар белемнәрен педагогия, медицина, төзелеш, экономика һәм башка уку йортларында дәвам итәргә уйлыйлар. Тугызынчы классны 45 укучы тәмамлый һәм аларның күбесе мәктәптән китеп, колледжларда һәм техник юнәлештәге техникумнарда укырга планлаштыра.
...Моннан унбер ел элек беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән малайлар һәм кызлар зур дулкынлану белән тантаналы линейканың уртасына чыгып бастылар. Күптән килгән гадәт буенча укучыларны беренче булып мәктәп директоры Евгений Марянин котлады. Ул тырышып укулары, күп кенә күрсәткечләр буенча мәктәпнең алдынгы урыннарны алуы өчен аларга олы рәхмәтен белдерде һәм имтиханнарны уңышлы биреп, булачак һөнәр алу өчен үзләре сайлаган уку йортларына керүләрен теләде. Ул һәр укучыга һәр номинация буенча персональ медальләр, ә аеруча югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә - дипломнар һәм грамоталар, татлы призлар тапшырды.
Бу көнне тантаналы линейкада катнашкан район башлыгы Камил Нугаев укучыларны чын күңелдән котлады һәм үзенең теләкләрен җиткерде.
- Туган мәктәбегезне һәм укытучыларны онытмагыз, - диде ул, - үзегезнең мактаулы эшләрегез белән аның даны еракларга таралсын...
Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Гүзәл Илдарханова ТР Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның быелгы чыгарылыш класс укучыларына мөрәҗәгатен укыды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин укучыларга бар эшләрендә зур уңышлар теләде. Ирешкән уңышлары өчен ул мәктәпкә Рәхмәт хаты тапшырды.
Беренче укытучылары Анисья Коновалова укучыларның башлангыч класста укыганда язган теләкләрен укыды, класс җитәкчеләре Нина Баратова киләчәк тормышта дөрес юл табып, зур уңышларга ирешүләрен теләде.
Аннары укучылар җавап сүзе белән чыктылар, алар кызыклы музыкаль программа белән чыгышы ясадылар. Кайбер чыгышлар хәтта укытучылар өчен дә көтелмәгән сюрприз булып чыкты. Ата-аналар исеменнән Зөлфия Никитина чыгышы ясады һәм үзенең зур рәхмәтен белдерде.
Традиция буенча чыгарылыш класс укучылары унынчыларга туган мәктәпне саклау турындагы теләкләр белән символик белем ачкычын тапшырдылар. Мәктәпне тәмамлаучыларны беренче класс укучылары да җылы котладылар һәм аларга төрле төстәге шарлар бүләк иттеләр.
Менә иң тантаналы минутлар җитте. Беренче класс укучысы Савва Михайлов һәм аның белән бергә башкалар да соңгы кыңгырау бирделәр. Дулкынландыргыч әлеге минутларда күп кенә ата- аналар күз яшьләрен тыя алмады.
Аннары укучылар бөтен шарларны бергә бәйләделәр, аларга үз теләкләрен яздылар һәм күккә очырдылар...
Укучыларның мәктәп тормышы тәмамланды, алар яңа дөньяга аяк бастылар. Аларның барысына зур уңышлар, бәхет телибез!
Фоторепортаж: http://www.spas-rt.ru/ru/component/k2/item/11098-posledniy-zvonok.html
Фоторепортаж: http://www.spas-rt.ru/ru/component/k2/item/11098-posledniy-zvonok.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев