Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Болгар һәм Сафранболу – тугандаш шәһәрләр!

Инде хәбәр ителгәнчә, 21-24 апрель көннәрендә Төркиянең Сафранболу шәһәрендә Евразия Бөтендөнья мирас шәһәрләренең YIIIнче Халыкара "Мирас, балалар, туризм" конференциясе булды. Аның эшендә безнең район делегациясе дә катнашты. Конференциядә район башлыгы Камил Нугаевка Бөтендөнья мирасын үстерүгә керткән өлеше өчен Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы Грамотасы тапшырылды. Без аның Төркия иленә булган сәяхәттән...

- Шунысын әйтергә кирәк, безнең делегациянең конференциядәге эше бик тыгыз булды. Конференция барышында Болгар белән Сафранболу арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

Тугандаш шәһәрләр тәҗрибәсе совет чорында ук бар иде. Безгә мондый инициатива белән элегрәк тә Албаниядән һәм Болгариядән, башка шәһәрләрнең мэрлары мөрәҗәгать иткәләде. Бу бик катлаулы мәсьәлә, аны һәр яктан җентекләп өйрәнергә кирәк. Мондый тәкъдим белән Сафранболу шәһәре мэры Неджет Аксой да мөрәҗәгать итте. Без аның белән ЮНЕСКО мәйданчыгында алып барылучы уртак эшләр буенча яхшы таныш.
Сафранболу - борынгы Төркия шәһәре, 1994 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирасы исемлегенә кертелгән. Анда урта гасырларга караган Госманлы империясе корылмалары әйбәт сакланган. Аларны әле дә булса зур кыйммәткә ия булган тарихи истәлек буларак кадерләп саклыйлар, утын ягып җылыталар. Шәһәрдә 51 мең кеше дус һәм тату яши. Шәһәр урамнарында юл билгеләре куелган булса да, төркем белән йөргәндә машиналар туктап безгә юл бирде. Үзебезгә карата шундый игътибар тоеп гаҗәпләнеп тә куйдык. Бу борынгы матур, чиста һәм җыйнак шәһәрдә милли традицияләрне саклыйлар һәм хөрмәт итәләр.
Без төрекләрнең тәкъдимен игътибар белән өйрәндек һәм аларның чакыруы буенча Төркиянең "Балаларның милли бәйсезлеге көне" дәүләт бәйрәмендә катнашу өчен бардык. Биредә шул ук вакытта Бөтендөнья "Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле власть" оешмасы Евразия бүлеге советының (ОГМВ) киңәйтелгән 14нче утырышы да булды.
Бездән тыш, Татарстаннан бирегә тагын Алабугадан, Казаннан, Менделеевскидан һәм Әгерҗедән зур делегация килде. Конференция эшендә шулай ук Мәскәү, Брянск, Ульяновск өлкәләре, Казагыстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Якутия, Тывадан, Европа илләреннән килгән вәкилләр дә катнашты.
Барлык мәсьәләләрне хәл иткәннән соң килешү төзелде һәм Төркия Республикасының делегациясе катнашында тугандаш шәһәрләр Болгар белән Сафранболу арасында хезмәттәшлек итү турындагы беркетмәгә кул куелды. Шуннан соң мин трибунана чыгып, җылы каршылаулары, зур ышаныч күрсәтүләре, килгән кунакларны ихтирам итүләре өчен хуҗаларга рәхмәт әйттем.
Бу килешү мәдәният, тарихи мирас һәйкәлләрен саклау өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен төзелде. Бер-беребездән өйрәнерлек нәрсәләр бик күп, димәк, мондый хезмәттәшлекнең файдасы булачак.
Конференциядә байтак мәсьәләләр каралды. Беренче пленар утырыш "Балаларда Бөтендөнья мирасына ихтирам тәрбияләү" темасына багышланды. Утырышта мин "Балалар - безнең киләчәгебез!" дигән доклад ясадым, Болгар музей-тыюлыгы һәм, әлбәттә инде, Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасыбызны саклауга зур әһәмият бирелүе турында сөйләдем. Яшь буында туган илебез тарихына мәхәббәт уятырга, халкыбызның бай традицияләре һәм гореф-гадәтләренә сакчыл караш, башка милләттән һәм диннән булган кешеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләргә кирәк. Без бу юнәлештә күп эшләр алып барабыз. Болгар музей-тыюлыгында да бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә.
Моннан тыш, әлеге оешманың ревизия комиссиясе рәисе буларак, мин комиссиянең эше турында доклад укыдым.
Төркиянең дәүләт бәйрәмендә катнашуыбыз турында аерым әйтәсе килә. Бу илдә балалар турында кайгырталар, гомумән, балалар өчен күп нәрсәләр эшләнә. Димәк, Төркиядә илнең киләчәге - балалар кулында, дигән принциптан чыгып эш итәләр. Бәйрәмдә безнең яшь артистлар да катнашты. Аларның чыгышын бәйрәм кунаклары бик яратып карады. Концерт барышында Бөтендөнья мирас шәһәрләре оешмасы Генераль секретаре Дени Рикар да минем янәшәдә булды, ул безнең "Болгар" хореография коллективының яулыклар белән биюен бик ошатты һәм яшь артистларның чыгышына югары бәя бирде. Хәер, башка кунаклар да чыгышны хупладылар. Төркиядә чыгыш ясап, барысын да шаккаттырган балаларга минем дә рәхмәтем зур.
Хәзер инде безнең тугандаш шәһәребез бар. Бу горурлык та, шул ук вакытта җаваплылык та өсти. Без киләчәктә делегацияләр белән алмашачакбыз, бу хезмәттәшлеккә үсеп килүче яшь буынны да җәлеп итәргә уйлыйбыз. Тарихи мирас һәм башка тармакларның эше буенча тәҗрибә уртаклашачакбыз. Бу ике ил арасындагы дуслыкны тагын да ныгытыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев