Беренче урында – сыйфат
Балымер авылы пекарнясына керсәң, биредән тиз генә чыгып китәсе дә килми. Озаграк басып торасы, мичтән яңа гына чыгарылган кайнар ипи исен күкрәк тутырып сулыйсы килә.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Эшмәкәр Геннадий Гришин үзенең пекарнясы турында туктаусыз сәгатьләр буе сөйли ала. Заманында елга техникумын тәмамлаган булса да, ипи турында пароходларга караганда да күбрәк белә. Чөнки ул бу катлаулы һәм кирәкле эшнең башыннан алып ахырына кадәр үткән кеше.
Моннан унҗиде ел элек, тиешле хезмәтләрнең рөхсәтен алганнан соң, кечерәк бер вагонга махсус электр миче урнаштырудан башлап җибәргән ул үз эшен. Чималны, ягъни онны, Алексеевск районындагы бер фермердан сатып алган. Беренче коймак гадәттә төерле була, дисәләр дә, Балымер пекарнясында ипине тәмле һәм сыйфатлы итеп пешерүнең җаен каян тапканнардыр, монысын алар үзләре генә белә. Продукциягә сорау элек ничек булса, хәзер дә шулай.
– Аннары без онны үзебездә җитештерү өчен кечерәк бер тегермән сатып алдык, – дип сөйли Геннадий Александрович. – Бодай белән җирле фермер тәэмин итә башлады. Дүрт елдан соң Алтайда ясалган куәтлерәк “Тегермәнче – 400” агрегатын урнаштырдык...
Дөрес, тегермәнне үзгәртү, безнең шартларга яраклаштыру өчен Алексей Семеновка бер ел тырышырга туры килгән. Агрегатны гадирәк итү, механизм һәм җайланмаларның тотрыклы эшләвенә ирешү өчен завод тегермәне 90 процентка модеринизацияләнгән. Шуңа күрә аны шаяртып “самоделкин” тегермәне, дип тә атыйлар. Ә ул бик ышанычлы килеп чыккан, тәүлегенә 3–5 тоннага кадәр он җитештерә ала. Биредә шулай ук көрпә дә җитештерәләр әле.
Геннадий Александрович 9 кешедән торган коллективның һәр әгъзасы турында гел мактап кына сөйләде. Ул пекарня хезмәткәрләренең тапшырылган эшкә җаваплы каравыннан бик канәгать. Кайсын гына алсаң да, еллар дәвамында коллективта үз урынын табарга, уртак эшкә күп өлеш кертергә өлгергән. Биредә табын күрке булган төп ризык – ипи пешерүнең кайбер үзенчәлекләрен коллективның һәр әгъзасы да диярлек белә. Һәрчак бер-берсе белән киңәшләшеп эш итәләр. Ә киңәшле эш беркайчан таркалмый, үзенең уңай нәтиҗәсен бирә. Светлана Алексеева, Евгения Мошкова, Евгений Алексеев, Алексей Семенов, Алексей Панфилов, Николай Орлов, Евгений Григорьев, Юлия Чекалина, Людмила Калукова кебек хезмәт уңганнары бары җылы мактау сүзләренә генә лаек.
– Ипи пешерүнең чыгымнары җитәрлек, – ди Геннадий Александрович. – Шөкер, сәүдә нокталарында безнең товарга сорау кимеми. Ә бу исә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә, күңелдә җитештерү белән бәйле төрле уй-фикерләр туа...
Пекарнядагы хезмәт җиңел түгел, бөтен процессларны кул көче белән башкарырга туры килә. Әмма берәүнең дә зарланганын ишетмәссең, эшләгәч әйбәт хезмәт хакы алалар. Әлбәттә инде, җитештерелә торган продукциягә сорауның кимемәвенә дә коллективта шатланалар. Тагын шунысын әйтергә кирәк, биредә сан артыннан кууны максат итеп куймыйлар. Беренче урында сыйфат мәсьәләсе тора. Ә ул һәрвакыт тиешле таләпләргә җавап бирә.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев