Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер-берегезне аңлап яшәгез!

Икесе дә «Гафу ит!» дигән сүзне әйтә белгәндә генә гаилә нык була.

Гаилә һәм тугрылык көнендә башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр белән танышу аеруча күңелле. Болгарда яшәүче Любовь һәм Альберт Әхмәтҗановлар гаиләсе – нәкъ шундыйлардан.

Любовь Әхмәтҗанова – Бураково авылы чиркәве руханиенең тормыш иптәше. Ачык йөзле, игелекле, кунакчыл. Ничә еллар буе руханидә кияүдә булганга күрә, инде күптән кешеләрнең «анакай» («матушка») дип эндәшүләренә күнеккән. Ире Альберт исә янына килгән һәр кешене игътибар белән тыңларга әзер.

Люба кечкенәдән үк бик тыныч, сабыр булып үсә, кияүгә чыгу турында уена да килми. Алексейга күбрәк игътибар итәргә Любага үзенең рухание киңәш бирә.

– Ә миңа Любага игътибарлырак булырга киңәш бирделәр, – дип елмая Алексий атакай. – Чиркәүдә аны еш күрә идем, берсендә янына килеп танышырга батырчылык иттем.

– Беренче тапкыр без Идел буенда очраштык, – дип сөйли бәхетле хатын.  – Яр буенда утырдык, җырлар тыңладык, бик аз сөйләштек. Инде шул чакта ук бер-беребезне күптән беләбез, без бергә булырга тиеш, кебек тоелды.
Шул чаклардан бирле Әхмәтҗановлар иңгә-иң куеп инде 24 елга бергә. Биш балалары – Иван, Анастасия, Василиса, Меланья һәм Феврония дөньяга килә. Балаларына исемнәрне алар дөньяга килгәнче үк сайлап куйганнар.

Һәр туган бала гаиләгә яңалык өсти. Гаилә тормышы да балаларның тәртипләренә, үз-үзен тотышларына зур йогынты ясый. Уку, хезмәт, ял итү, үзара мөнәсәбәтләргә кагылышлы кагыйдәләрне бу гаиләдә барысы да төгәл үтиләр.

Балалар барлык йорт эшләрендә, приход, епархия тормышында катнашалар, кызлар пешерү һәм өй җыештыру кебек эшләрне бик оста башкара. Өлкәннәре Иван белән Анастасиянең инде үз гаиләләре бар. Биш ай элек кызлары Настя әти-әнисен дәү әти һәм дәү әни ясаган – аның улы Лев дөньяга килгән. Әхмәтҗановларның тормышы тагын да тулыланыбрак киткән.

Башка гаиләләрнеке кебек, аларның да акча җитмәгән чаклары, торак белән проблемалары булган. Шулай да бергәләшеп барлык авырлыклар аша үтә алганнар.

– Ирем бик күп эшләде, – дип сөйли Любовь Әхмәтҗанова. – Иртә таңнан чыгып китә, кичен генә кайта. Балаларны тәрбияләү буенча да бәхәсләр килеп чыккалады. Беренче мәлләрне мин ачуланып бүлмәгә кереп бикләнә идем. Аннары исә һәр проблема буенча сөйләшергә, аңлашырга кирәк икәнен төшендем. Гаилә тормышында иң ярдәм итә торган сүз – «Гафу ит». Аны әйтә белсәң, бар да җайлана.

Бәлки, шушы кагыйдәләр Әхмәтҗановларга гаилә җылысын саклап калырга ярдәм иткәндер.

Озак еллар буе Алексий атакай чиркәү каршындагы мәгълүмат-нәшрият, миссионер бүлекләре белән җитәкчелек итә. Коллектив «Православный Болгар» газетасын, төрле листовкалар, буклетлар, афишалар чыгара, шулай ук стенд һәм фотокүргәзмәләр ясау белән дә шөгыльләнә. Бу эштә Алексий атакайның бөтен гаиләсе диярлек катнаша: хатыны мәгълүмат стендларын яңарту өчен җавап бирә, соңрак видеороликлар монтажларга өйрәнә, балалары исә фото һәм видеолар төшерәләр. Алексий атакай һәм үзәк хастаханәнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә поликлиника бинасында көмәнле хатыннарга психологик ярдәм күрсәтү бүлмәсе барлыкка килә. Бу бүлмәдә хатын-кызларны аборт ясатмаска үгетләп, балаларның гомерен саклап калуны максат итеп куялар. Изге эшкә мөселман дин әһелләре дә кушыла. Президент грантлары фонды ярдәме белән Алексий атакай төрле проектларны тормышка ашыра.

Әхмәтҗановларның гаилә бәхете нәрсәдә соң?

– Бер-береңне тыңларга гына түгел, аңларга да кирәк, – диләр алар. – Гаиләдә тынычлыкның кадерен белегез. Гаилә бәхетле булсын өчен, ир белән хатын арасында мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңне аңлау булырга тиеш. Һәрвакыт бер-береңә ярдәм итәргә, кайгыртырга, игътибар күрсәтергә кирәк. Беренче карашка күренмәсә дә, бу бик четерекле, еллар буе дәвам итә торган хезмәт. Һәм, билгеле инде, гаилә бәхете – балаларда.

Дин әһеле йортында иконалар, дини китаплар күп булырга, ә компьютер, телевизор бөтенләй булмаска тиеш, дигән фикер бар. Чынбарлыкта исә Әхмәтҗановларның йорты башка өйләрдән бернәрсә белән дә аерылмый. Бәлки, бәхет кенә бу йортта башкаларга караганда күбрәктер...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев