Балаларны яратырга кирәк
Танкеевкада яшәүче Екатерина Кривоногова – җиде бала әнисе. Үзләренең өч кызлары үсеп җиткәч, алар ире белән гаиләгә тагын дүрт баланы сыендырганнар.
Ольга Стрелова
Николай Николаевич белән Екатерина Ивановнаның гаилә корып яшәүләренә инде утыз биш ел. Берсе – Өчкүлдән, икенчесе Полянка авылында туып-үскән. Екатерина мәктәптән соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, туган районының Танкеевка авылына эшкә кайта. Ул чакта авылда яңа совхоз төзелә башлаган гына була әле. Кызны авыл советына бухгалтер итеп алалар. Яшь егет Николай да нәкъ шул чакларда совхозда эшли башлый. Шунда танышып, сөешеп китәләр. Инде ике айдан соң ук Николай кызга тормышка чыгарга тәкъдим ясый, вакытны озакка сузмыйча, бер айдан өйләнешеп тә куялар. Яңа барлыкка килгән гаиләгә беренче мәлләрне шактый авырга туры килә, чөнки икесенең дә Танкеевкада ни фатирлары, ни туганнары булмый...
– Яшь чакта теләсә нинди авырлыкны җиңелрәк кичерәсең аны, – ди Екатерина Ивановна. – Иң мөһиме – сөйгәнең янәшәдә булсын... Әкренләп совхоз биргән йортка приватизация ясаттык, эшләдек тә, өч баланы да аякка бастырдык...
Екатерина Ивановна үзе әйтүенчә, ул һәрвакыт балаларны яраткан, үзенең дә гаиләсендә балалар күп булыр, дип хыялланган. Үзе гаиләдә бердәнбер бала булып үскәнгә, шау-гөр килеп торган зур гаиләдә яшәүче дусларына һәрвакыт кызыгып караган.
Балаларны тәрбиягә алу да язмышыма язылган, ахры, ди ул.
Кызлары үсеп җиткәч, тәрбиягә бала алу турында фикер белән Екатерина Ивановна бик озак янып яши.
Телевизордан, газета битләрендә ятим балаларның моңсу йөзләрен күргәч тә, гаилә җылысыннан мәхрүм калган сабыйларны кызганудан күзләре яшьләнә... Тик, ире хупламас дип, аңа бу турыда сөйләргә генә базмый. Бер мәлне барлык икеләнүләрен җиңеп, күңел түрендә күптән йөрткән хыялы турында иренә сөйләп бирә. Шул чакта иренең моңа бер дә каршы булмавы ачыклана...
Шулай итеп, гаилә советында бер карарга киләләр: кызлары Галина Казанда югары уку йортында икътисад белемен ала, Иринасы инде тормышка чыгып, аларга беренче оныгын да бүләк итәргә өлгергән, мәктәпнең кече классларында укучы Еленага ата-ана назы хәтта кирәгеннән дә артыграк эләгә. Тагын бер бала карап үстерергә көчләре дә, мөмкинлекләре, теләкләре дә җитәрлек.
– Хәзер ул Интернетта теләсә кайсы мәгълүматны минут эчендә табып була, – дип сөйли Екатерина Ивановна. – Ә без нәрсәдән башларга, нинди документлар җыярга кирәк, дип аптырап утырдык. Тәрбиягә бала алучы башка гаиләләрнеке кебек, бала алу артык җиңел дә, артык тиз дә, шул ук вакытта артык авыр да булмады.
Ятим баланы бәхетле итәр өчен ниләр эшләргә кирәк? Екатерина Ивановнаның бу турыда кайчан да булса уйлаганы бармы? Белмим, бу хакта махсус уйлап утырмаса да, игътибар, игелек, наз, ярату кебек хисләрне балаларга кызганмыйча бирергә кирәклеген тоеп яшәгәндер ул. Балаларның алдагы тормышлары бер дә җиңел булмавы үзен сиздереп торса да, сабырлык, игелек әкренләп боз кебек каткан күңелне дә эретә ала икән...
Шулай итеп, гаиләдә бер-бер артлы Данил, Сергей, Евгений һәм Анастасия яши башлый. Балалар бер-берсе белән уртак телне шунда ук табалар.
Беренче уллары Данилның сәламәтлеге шәптән түгел. Екатерина Ивановна әйтүенчә, башта алар “Хәлебездән килер микән?”, дип куркыбрак торсалар да, ана йөрәге авыру балага битараф кала алмый. Малайны савыктыру өчен, бөтен гаилә бер булып тырыша. Хәзер инде унҗиде яшьлек егет безнең техникумда пешекче һөнәрен үзләштерә.
Сергей исә кечкенәдән үк спортка мөкиббән була, бик теләп футбол һәм бадминтон секцияләренә йөри. Җәйге каникул вакытында исә балык тотарга ярата. Женя бик матур рәсем ясый, күптөрле район һәм республика конкурсларында катнаша, ә Настя биюгә гашыйк, район Мәдәният йорты каршындагы түгәрәккә йөри, төрле концертларда чыгыш ясый. Әти-әнисе исә балаларның шөгыльләрен хуплап, аларның уңышларына сөенеп яши.
Авыл җирендә яшәгәнгә күрә, балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерәләр. Хәзер инде әти-әнисенә теләсә нинди эштә ярдәм итә алалар. Ә үз хуҗалыгы белән торган гаиләдә эшнең кәне юк. Балалар әтиләренә утын ярып, өеп куярга, язын яшелчәләр утырту өчен бакча казырга, көзен исә бакчадан чүп-чар түгүдә ярдәм итәләр.
Хуҗалык дигәннән, Кривоноговлар гаиләсе беркайчан да бакча һәм мал-туарсыз яшәмәгән. Хәзер терлекләр санын киметсәләр дә, барыбер тавык-чебеш, дуңгызлар тоталар. Йорт янында зур гына бакчалары да бар, чөнки үзләре үстергән яшелчәләр зур гаиләнең табынын төрләндерү өчен менә дигән ярдәм булып тора.
Кривоноговлар гаиләсенең бер үзенчәлеге бар – нинди эш кенә булмасын, алар аны күмәкләшеп башкарып чыгалар. Эшләгәндә, ял иткәндә, өй җыештырганда да алар һаман бергә. Кышларын чаңгыда, җәен самокатта йөриләр, походка, балыкка чыгарга яраталар, конкурсларда катнашалар, җырлый һәм бииләр.
Күп балалы әнинең нинди дә булса аерым тәрбия серләре бармы икән? Бу сорауны биргәч, Екатерина Ивановна хәтта бераз оялып та китте.
– Тыңлаучан бала үстерүнең серләрен хәтта бөек педагоглар да таба алмаган әле, – дип елмая ул. – Мин шунысын гына яхшы беләм: баланы ашату, киендерү, укытудан тыш, чын күңелдән яратырга да кирәк...
Хәзер Екатерина Ивановна әни генә түгел, дүрт оныгы өчен яраткан дәү әни дә. Кирәк чакта аларны карап тора, бакчага илтә, тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлый.
Эштән бушаган чакларда балалары, оныклары бергәләшеп Екатерина Ивановналарның кунакчыл йортына җыелалар. Инде шушы көннәрдә билгеләп үтелә торган Әниләр көнендә алар җыйнаулашып, яраткан әниләрен һәм дәү әниләрен әлеге изге бәйрәм белән котларга җыеналар.
Гаилә учагын озак еллар буе сүндермичә саклап, тормыш авырлыкларына бирешмәгән, балаларына бөтен мәхәббәтен, җан җылысын кызганмыйча өләшкән шундый кешеләр, чынлап та, бары тик олы хөрмәткә генә лаек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев