Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алишны Парижда да укыйлар...

Чәчәктәй гомере моннан 74 ел элек җәлилчеләр төркеменең башка әгъзалары белән бергә фашистлар төрмәсендә өзелгән шагыйрь һәм язучы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулды.

Үзенең батырлыгы белән районны таныткан якташыбызны искә алу өчен быел да аның балачак һәм яшүсмер еллары үткән туган авылы Көеккә Казаннан бер төркем язучылар килде.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Гомерендә бер тапкыр булса да Алишның берәр әсәрен укып карамаган яисә аның турында ишетмәгән кеше юктыр, мөгаен. Укысаң, берничек оныта алмыйсың, чөнки аның һәр әсәре хәтергә мәңгегә уелып калырлык итеп язылган. Өлкән буын кешеләре әле дә булса аның кайбер шигырьләрен яттан беләләр, гыйбрәт алырлык итеп язылган әкиятләрен гел искә алып сөйлиләр. Әйе, Алиш тылсым көченә ия булган сүз ярдәмендә һәр кешенең йөрәгенә барып җиткән, аеруча балаларны яраткан ул. Сабыйларга булган мәхәббәте тирән мәгънә салынган әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Моннан күп еллар элек язылган булсалар да, алар әле дә актуаль. Язучының җан җылысын кушып язган әкиятләрен, шигырьләрен, хикәяләрен, пьесаларын төрле милләт балалары яратып укый.

Язучының юбилеена Көектә зур һәм кирәкле эш эшләнгән – аның яңа бюсты куелган. Бу хакта Алишның якташлары гына түгел, республиканың иҗат интеллегенциясе, җәмәгатьчелек вәкилләре күптән сүз кузгатып килделәр. 2001 елда куелган элеккеге бюст яраксыз хәлгә килә башлаган иде, шуңа күрә барысы да борчылды. Инде менә район җитәкчелеге, республика язучылары Союзы тырышлыгы белән Алишның яңа бюсты эшләнде. Моның өчен скульптор Зөлфия Мөхәммәтҗановага ихластан рәхмәт әйттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, мондый бюст Апаста, Абдулла Алиш премиясенең беренче лауреаты, танылган шагыйрь Шәүкәт Галиевның туган төбәгендә дә урнаштырылачак. Авыл янәшәсеннән генә уза торган олы юл читенә Алишның фоторәсеме һәм шигырь юллары язылган күрсәткеч билге куелуы да аерым игътибарга лаек. Хәзер инде шушы юлдан узучылар шушы төбәктә танылган Абдулла Алишның туып-үсүен белми калмаслар, дип ышанасы килә.

– Якташыбызны искә алу өчен ел саен Көеккә килә торган язучыларга, кунакларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде район башлагы Камил Нугаев. – Алиш турында күп сөйләргә була, ничәмә-ничә буын аның шигырьләрен һәм әкиятләрен укып үсте. Ул гел яхшылыкка өнди, балаларга матурлык дөньясының ишекләрен ача...

Татарстан язучылар Союзы рәисе Данил Салиховның чыгышы күңелдә төрле хисләр уятты. Моннан 74 ел элек, үләренә санаулы минутлар калып барганда, Алиш үзенә туган авылында һәйкәл куярлар, дип уена да китермәгәндер әле, диде ул. Төрмәдә язылган шигырьләрем юкка чыгар, мине бөтенләй онытырлар, дигән уйлар да йөгереп үткәндер башыннан. Әмма җәлилчеләрнең батырлыгы онытылмады, яхшылык һәрвакыт яхшылык булып кайта. Язучылар Союзы рәисе яңа бюст куюда ярдәм иткән Минтимер Шәймиевка да рәхмәтен белдерде.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы консультанты Әлфия Әхәтова билгеләп үткәнчә, балалар мәктәпләрдә Алиш иҗатын зур кызыксыну белән өйрәнәләр, аеруча аның әкиятләрен яраталар, шулар нигезендә төрле чаралар әзерлиләр. Мәсәлән, Әлфиянең авылдашы, Чәчәкледә туып үскән Ландыш Җамалетдинова хәзер Парижда яши һәм шундагы мәктәпләрнең берсендә укыта. Ул балаларга Алиш абыйлары иҗаты турында сөйли, аның шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштыра.

Көеккә ел саен язучының һәйкәленә чәчәкләр кую, аның рухына дога кылу өчен туганнары Илдар Алишев, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар, Флера Хәйретдинова килә. Алар бу гаҗәеп кеше турында җылы хисләр белән сөйлиләр. Илдар Габделхак улы, мәсәлән, тантанада катнашкан балаларны Алиш әсәрләрен, шулай ук рус һәм чит ил классикасын күбрәк укырга чакырды. Китап күп нәрсәгә өйрәтә, кешене мәгълүматлы итә, диде ул.

Яңа бюст ачылуга багышланган тантанадан соң кунаклар язучының Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгында әле күптән түгел генә ачылган музеенда булдылар. Люция Сәгыйрова уздырган экскурсия һәркемдә онытылмас тәэсирләр калдырды. Музейда шагыйрь иҗаты турында сөйли торган экспонатлардан үткән еллар сулышы сизелеп тора. Язучылар да юбилейга буш кул белән килмәгәннәр. Әйтик, Азат Сөнкишев әле күптән түгел генә үз акчасына бастырып чыгарган “Һәйкәленә чәчәкләр” китабын бүләк итте. Гөлшат Сөнкишева исә зур кыйммәткә ия булган уникаль бүләк – Алишның әнисе Газизә апаның кечерәк сөлгесен һәм язучының уллары Алмаз белән Айваз караваты янындагы стенада эленеп торган коверны алып килгән. Бу бүләкләр, һичшиксез, музейда үз урыннарын алачак.

Язучының юбилеена багышланган тантана район Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр иде. Сәнгать мәктәбе укучылары, “Солнышко” балалар бакчасына йөрүчеләр, Мәдәният йортының “Арлекин” театр бүлегендә шөгыльләнүчеләр Алишның “Тукмар белән Чукмар”, “Нечкәбилнең сәяхәте” әкиятләре буенча мини-спектакль күрсәттеләр, үзешчән сәгнатьтә катнашучылар дәртле җырлар башкардылар. Тамашачылар республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангированың әниләргә багышланган шигырен яратып тыңладылар. Аның шулай ук үз шигыренә язган җырын да көчле алкышларга күмделәр.

Абдулла Алиш исемендәге премиянең чираттагы лауреаты исеменә “Көмеш кыңгырау” газетасы мөхәррире Факил Сафин лаек булды. Шагыйрьгә тантаналы шартларда диплом тапшырдылар, яңадан-яңа иҗат уңышлары теләделәр.
... Алиш әсәрләрендәге һәр сүз, һәр юл яшь укучылар күңеленә җылы якты нур булып иңә, аларны изге эшләргә өнди. Олы яшьтәге кешеләрнең күбесе балачак һәм яшьлек елларын искә төшерү өчен кулларына Алиш китапларын алалар. Бу күп нәрсә турында сөйли. Кешеләр күңеленә сүз белән тәэсир итү көченә ия булган ул безнең якташыбыз.    

 Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев