Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Заманча техника ярдәм итә

    "Болгар" Востокзерно-продукт" җәмгыятенең Полянка отряды көзге культуралар чәчүне һәм язгы чәчү өчен туфрак эшкәртүне тәмамлап килә. Хәзер көнбагыш җыясы гына калды.

    Безнең районда эшләгән бу агрофирма өч отрядтан тора. Полянка-шуларның иң зурысы, аның мәйданы барлыгы 9 мең гектарга якын. Шуңа күрә механизаторларга эш бик күп һәм алар язгы һәм көзге кыр эшләрен башкалардан бераз соңга калып тәмамлыйлар. Быел агоротехника чараларын үз вакытында башкарып чыгарга һава шартлары нык комачаулаган. Шуңа карамастан, заманча югары җитештерүчән техника, механизаторларның тәҗрибәсе уҗым культураларын вакытында чәчеп, башка эшләрне дә тиешенчә башкарып чыгарга мөмкинлек биргән.
    - Механизаторларның эше бик күп булды, - ди отряд җитәкчесе Андрей Ухов. - Чәчүне вакытында төгәлләү өчен хәтта читтән өч чәчү комплексы чакырырга туры килде. 2500 гектар көзге бодай, 140 гектар арыш чәчтек.
    "Макормик" тракторына тагылган "Солитер" чәчү комплексы белән мең ярым гектарга якын мәйданда чәчү чәчкән Равил Мифтахов иң югары күрсәткечкә иреште. Моңа кадәр ул Тукай отрядында да эшләп өлгергән. Үзләренең карамагындагы "Флексиойл" агрегатлы "Нью-Холланд"та эшләүче Әгъләм Гарипов белән Николай Алексеев та чәчүне вакытында башкарып чыгу өчен зур тырышлык куйганнар. "Хорш" агрегаты тагылган "Нью-Холланд"та эшләүче Владимир Заварихин белән Александр Глухов та тырышып эшлиләр. Һава шартлары уңай торган аерым көннәрдә механизаторлар 200 гектарга кадәр мәйданда чәчү үткәргәннәр.
    Тырышлык юкка булмас, быел ук инде киләсе елда югары уңыш алуга нигез салына. Быел исә алар көзге бодай һәм арпаның һәр гектарыннан 30 центнер уңыш алуга ирешкәннәр. Тиздән мең ярым гектар биләгән көнбагышны җыя башлыйлар, аның уңышы гектарыннан 15 центнердан ким булмас дип ышанып әйтергә була, бу былтыргы күрсәткечтән ике тапкыр артык. Отряд киләсе елга бу күрсәткечне дә яхшыртырга җыена.
    - Язын бу культураны ике мең гектарда чәчәргә уйлыйбыз, - ди " Болгар" Востокзернопродукт" хуҗалыгының баш агрономы Салихҗан Вафин. - Тагын 300 гектарга рапс чәчәргә уйлыйбыз. Хәзер туфракны яхшылап эшкәртәбез, дисклап кына калмыйча, тирәнтен йомшартып чыгабыз, бу инде җирнең уңдырышлы югары катламына дым һәм туклыклы матдәләр керүен җиңеләйтәчәк. Эшләрне башкарып чыгу өчен бездә кирәкле техника бар. Бу чаралар уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйбыз һәм шуңа күрә киләсе елда да югары уңыш алырга өметләнәбез. Шулай ук бөртекле культураларга да зур мәйданнар биреләчәк. Арпа белән солы мең гектардан артыграк мәйданга чәчеләчәк, туфракны көзен ике тапкыр дисклап чыгарга җыенабыз. "Нью-Холланд"та эшләүче бертуганнар Алексей белән Яков Козловлар хәзер шушы эшне башкаралар.
    Киләсе ел уңышы турында быелдан кайгырткан игенчеләр алга куелган бурычларны уңышлы башкарып чыгарлар. Заманча техника моңа зур гарантия булып тора һәм ул кыска гына вакыт эчендә байтак мәйданнарны тиешенчә эшкәртеп чыгарга мөмкинлек бирә.
    Рәсемнәрдә: Р. Мифтахов; Р. Гәрәев.
    Руслан Хәмидуллин фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: