Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Закон һәм тәртип сагында

Быел Россия полициясенең барлыкка килүенә өч йөз ел тула.

Шушы зур юбилей алдыннан безнең хәбәрчебез Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Спас районы бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Алексей Судариковтан бүгенге көндә полиция бүлегенең эше турында сөйләвен үтенде:

– Шунысыннан башларга кирәк, соңгы елларда җинаятьләр саны сизелерлек кимеде. Мәсәлән, 2015 елның ун аенда 177 җинаять теркәлгән булса, агымдагы елның шул ук чорында аларның саны 148 тәшкил итте. Шулай итеп, безнең районда җинаятьләр саны кими дип, ышаныч белән әйтергә була.

Моннан тыш, тулаем алганда җинаятьләрнең генә түгел, авыр җинаятьләрнең саны да кимүгә таба бара. Мәсәлән, берничә ел элек аларның саны район буенча 20-30 тәшкил итсә, соңрак сигезгә калды, ә соңгы елларда исә аеруча авыр җинаятьләр (кеше үтерүләр) бөтенләй теркәлмәде. Бу саннар күп нәрсә турында, шул исәптән полиция бүлегенең җинаятьләргә профилактика ясау буенча зур һәм максатчан эш алып баруы турында да сөйли. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җинаятьләрне ачканда бүгенге көндә һәртөрле заманча технологияләр, шул исәптән мәгълүматлар базасы, видеокүзәтү чаралары, биологик экспертиза, ДНК тикшерүе ярдәм итә. Элгәре без җинаятьләрне тикшергәндә аяк киеме, машина протекторлары, бармак эзләренә таяна алсак, бүген исә безнең карамакта җинаять урыныннан алынган тир һәм май эзләрен билгеләү буенча лаборатория бар. Аерым алганда, берничә генә көн элек видеокүзәтү чаралары ярдәмендә без тимер койма урлаучыларны тоттык, моңа кадәр дә шушы чаралар ярдәмендә бер төркем җинаятьченең эзенә төшкән идек.

Тик шунысы да бар – технологияләр алга киткән саен, яңа төр җинаятьләр барлыкка килә. Мәсәлән, интернет челтәре, кәрәзле телефон аша кылынган җинаятьләр еш очрый. Мондый җинаятьләр безнең өчен аеруча зур проблема тудыра, чөнки аларның очына чыгу бик авыр була.

Безнең район Идел буенда урнашканга һәм сулыкларга бай булганга күрә, браконьерлык белән бәйле җинаятьләр аерым контрольгә куелган. Узган сезонда браконьерларга каршы 13 җинаять эше ачылды. Законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата да даими көрәш алып барабыз. Хәзерге вакытта 17 шундый җинаять эше тикшерелә, аларның яртысыннан артыгы өйдә көмешкә куу белән бәйле.

Дистәләгән мең кеше җыела торган “Изге Болгар җыены”, “Бөек Болгар”  тарихи реконструкция фестивале кебек массакүләм чараларны үткәрү дә безнең яктан күп көч һәм тырышлык таләп итә. Гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен барысын эшләргә тырышабыз. Халык күп җыела торган чараларны уздырганда Эчке эшләр министрлыгы безгә командировкага җибәрә торган 500ләп хезмәткәр дә нык ярдәм итә.

Шулай итеп, эшебезнең бер генә минутка да туктап торганы юк, бәйрәмнәрсез, ял көннәрсез эшлибез.

Хезмәткәрләрнең физик яктан ныклыгы да кирәкле шарт булып тора. Физик хәзерлек өчен махсус атнасына бер көн бирелә. Бу хезмәткәрләр теләсә нинди очракта да югалып калмасын, бирелгән заданиеләрне җиренә җиткереп үтәсен өчен эшләнә.

Рафик Равил улы Җәләетдинов җитәкчелек иткән ветераннар оешмасы да әйбәт кенә эшләп килә. Инде берничә ел рәттән ветераннар безнең ведомство оешмалары арасындагы республика конкурсында җиңеп киләләр. Быел ветеран оешмаларының район спартакиадасында икенче урынны алдык. Минемчә, бу да безнең уртак эшебезнең күрсәткече булып тора.

Безнең район бүлегендә күптән килгән традицияләр дә бар. Тәҗрибәле хезмәткәрләр бүлеккә яңа гына килгән егет-кызларны үз үрнәгендә безнең катлаулы һөнәргә өйрәтәләр. Полиция көнен дә күптәннән инде бергәләшеп, гаиләләребез белән җыелып билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм безнең өчен чын мәгънәсендә гаилә бәйрәменә әверелде, чөнки ул коллективны тагын да берләштереп, бер-берсен аңлап, уртак эшне башкарырга ярдәм итә. 

Һөнәри бәйрәмебез алдыннан барлык ветераннарны, бүлек хезмәткәрләрен чын күңелдән тәбрик итеп, барысына да нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм иминлек телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев