Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлларыгыз имин булсын...

ТР ДОСААФ оешмасының җирле региональ бүлегендә эшкә өйрәтү осталары Юрий Горохцев белән Валерий Авдеев үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке кәеф белән каршылыйлар.

Ирина Телицына
Ел саен кызлардан һәм егетләрдән торган йөздән артык курсант җирле ДОСААФ оешмасында укып, машина йөртү таныклыгы алып чыгалар. Биредә эшкә өйрәтү осталарының хезмәте зур.
Кайчандыр Юрий Алексеевич белән Валерий Витальевич 73нче СПТУны тәмамлап, "В" һәм "С" категорияле машина йөртү таныклыгы алып чыгалар. Бу армия хезмәте үткәндә дә бик кирәк була, аларның машина йөртү буенча хезмәт стажы шул вакыттан башлана. Хезмәт срокларын тутырып кайтканнан соң да байтак вакыт алар машинада эшлиләр. Инде менә шактый еллар алар яшь буынны машина йөртү серләренә өйрәтәләр.
Дүрт айлык курсларда егетләр һәм кызлар теоретик белем алалар, аннары практика белән ныгыталар. Оешмада ЗИЛ-130 машинасы, "Урал" маркалы ике машина бар. Аларда курсантлар хәрби белгечлек ("С" категориясе) буенча практика үтә. Кыскасы, өч тонна ярым авырлыктагы йөк машиналарын йөртергә өйрәнәләр. Монда шулай ук ике ВАЗ-2114 җиңел машинасы бар, бик популяр саналган "В" категорияле машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләр шуның буенча укый
Башта практик дәресләр ачык мәйданда үткәрелә. Курсантлар машинаны дөрес туктатырга, машинаның арты белән гаражга керергә, чикләнгән мәйданда туксан градуста борылырга өйрәнәләр. Моннан тыш, таудан төшәргә, тауга менәргә һәм башка маневрлар ясарга өйрәнәләр.
- Инструкторның тыныч сөйләшүе кешедә ышаныч уята, - ди үзенең остазлары турында Ирина Мөхетдинова. - Машина йөртергә өйрәнүче өчен бу бик кирәк сыйфат...
Ул да машина йөртергә укырга була. Өйрәнү мәйданчыгында машина йөртү буенча белемнәрне ныгытып, алар шәһәр урамнарына чыгалар. Баштарак курсантлар хәрәкәт аз булган урамнарны сайлыйлар, ә бераз өйрәнгәч, үзәк урамнарга чыгалар. Нәкъ менә биредә дистанцияне, тизлек режимын һәм юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен сакларга өйрәнәләр.
Машина йөртергә өйрәнү өчен алтмыш сәгатькә якын вакыт бирелә, аннары курсантлар эчке имтихан тапшыралар. Ул теория һәм практиканы үз эченә ала. Соңгы этапта курсантлар Чистайда юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм машина йөртү күнекмәләре буенча үз белемнәрен күрсәтеп, имтихан тапшыралар. Алган белемнәре буенча аларга машина йөртү таныклыгы бирелә.
- Машина йөртүче юлда транспорт белән бик оста идарә итәргә һәм юлда йөрүче җәяүлеләргә карата игътибарлы буларга тиеш,- ди Юрий Алексеевич.- Хәзер юлда машиналарның күплеге машина йөртүчегә кыенлыклар тудыра һәм җаваплылыкны арттыра. Шуңа күрә игътибарлылык һәм сак йөрү руль артында утыручы өчен беренче планда торырга тиеш.
Руслан Хәмидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев