Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ышанычлы хуҗа

    Танкеевкада яшәүче Александр Прохоров мул, җитешле тормышта яшәргә теләсәң, күп эшләргә кирәк, дигән хакыйкатьне күптән яхшы аңлаган. Фәкать үз көче һәм тырышлыгына таянып, хуҗалыгында байтак мал-туар үстерүче бу кешенең беркайчан да бүгенге тормыштан зарлануын ишетмәссең.

    Олег ПАХОМОВ
    Мәшәкате күп булса да, авыл кешесенең электән мал асрау исәбенә көн күрүе күптән мәгълүм. Чыннан да, тырышсаң бу тармак шактый табыш китерә. Александрның да моның өчен мөмкинлекләре җитәрлек. Йорты авыл читендә урнашкан, бу тирәдә малларны көтү өчен табигый болынлыклар җитәрлек. Кирәк чакта ярдәм кулы сузарга атлыгып торучы туганнары да байтак.
    Хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны кайбер елларда егермедән артып киткән чаклар була. Өстәвенә, дуңгыз, кош-корт асрый. Димәк, үз җилкәсендә никадәр мәшәкатьне күтәрүен чамалавы читен түгел. Продукция сатудан кергән табыш гаиләне туендырырга да, шулай ук хуҗалыкны үстерергә дә җитә. Әлбәттә инде, куйган хезмәтеңнең нәтиҗәләре сөендерерлек булса, күңел аерым бер канәгатьләнү хисе кичерә, тагын да күбрәк тырышасы килә.
    Александр хуҗалыгын үстерү максаты белән 52 гектар җирне үз милке итеп рәсмиләштерә, үзенең һәм туганнарының пай өлешләрен берләштерә. Җирләрне чәчеп, азык базасын яхшыртуны күздә тота. Малларны карарга һәм көтүдә көтәргә булышкан эшчеләргә үз йорты янәшәсендә генә кечерәк бер йорт та әмәлләп куя. Терлек азыгы әзерләү өчен Т-40 тракторы, тагылма агрегатлар сатып ала.
    Кызганыч, соңгы елларда мал асрауның кыенлыклары күбрәк сизелә башлады. Мәсәлән, ит бәясенең кимүе күпләрне борчый. Бер-ике ел элек зур үгезне 45 мең сумга сатып булса, хәзер 35 меңгә дә сатып җибәрә алмыйсың. Элек алыпсатарлар авыл саен йөрсә, хәзер алары да күренми. Александр бүген үз продукциясен Болгар халкына сата. Яшь бозауларга да сорау юк дәрәҗәсендә. Күпләр хәзер терлек асрап мәшәкатьләнергә теләми, итне кибеттән сатып алуны кулай күрә.
    Ягулык-майлау материалларына, фураж һәм чәчүлек орлыкка бәяләрнең күтәрелә баруы да мал асраучыларга зур кыенлыклар тудыра. Мондый шартларда очны-очка ялгау бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә Александр да үз җирендә азык культуралары чәчүне кичектереп торган. Печәнне кирәк кадәр болынлыклардан чабып әзерли, фуражны исә таныш фермерларыннан арзанрак бәядән сатып ала.
    Тормыш авыл кешесен өстәмә табыш алу турында да уйлануларга этәрә. Моңарчы сөт җитештерү белән шөгыльләнмәгән Александр киләчәктә сауган сөтне сату турында уйлый. Узган елларда сөтнең сату бәяләре, кем әйтмешли, бик арзан торганда, ул моңа артык әһәмият бирмәгән, сөтне бозауларга эчергән. Хәзер исә хәл башкачарак, эшмәкәрләр сату бәяләрен сизелерлек арттырды. Таналар бозаулый башлагач, Александр да сөт сатарга җыена.
    - Терлек асрау җиңел түгел, - ди Александр. - Шулай да, бер башлаган эшне ташлыйсы килми. Киресенчә, хуҗалыкны үстерү турында уйлыйм әле…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: