Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Язның бер көне – ел туендыра

    Узган шимбәдә Иске Рәҗәптә Дамир Хәмидуллин хуҗалыгы базасында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм кайбер хезмәтләрнең белгечләре катнашында район семинары булды. Биредә терлекчелекне үстерү һәм техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
    Җиң сызганып киеренке эшкә керешер алдыннан бергә җыелып барысын да уртага салып сөйләшү һәм киңәшү өчен Хәмидуллин хуҗалыгының сайлануы очраклы түгел. Мондагы игенчеләр электән үк әйбәт нәтиҗәләргә ирешә, беркайчан да һава торышының көйсезләнүеннән сәбәп эзләмиләр, диде семинарны башлап авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәфис Мөхәммәтов. Продукцияне күбрәк җитештерүнең үз файдаларына булуын кешеләр яхшы аңлый. Гомумән, рәҗәплеләр бүген эшлисе эшне иртәгәгә калдырырга күнекмәгән. Алар булган бөтен техниканы киләсе кыр эшләренә узган елның көзендә үк әзерли башлаган.
    Шунысын әйтергә кирәк, 49 кешедән торган коллективта очраклы кешеләр юк. Һәркайсы туган җир туфрагында эшләп бай тәҗрибә туплаган, беркайчан карышмыйча ни кушсаң, шуны үти торган егетләр, ди алар турында горурлану хисе белән хуҗалык башлыгы Дамир Хәмидуллин. Узган ел биредә басу һәм ферма продукциясен сатудан 10 миллион сумлап керем алынган. Акчаның бер өлеше үсемлекләрне препаратлар белән эшкәртү агрегаты, көнбагыш уру комбайны, элиталы чәчүлек орлык, запас частьләр сатып алуга тотылган. Хезмәт хакы түләүгә дә байтак акча китә. Биредә механизаторларга эш хакын вакытында биреп барырга тырышалар. Үз хуҗалыкларында терлек асраучыларны азык белән тәэмин итү турында да кайгырталар, мал азыгын хезмәт хакы исәбенә яздырып алучылар да байтак.
    Семинарда катнашучылар хуҗалыктагы тәртипкә игътибар итми калмагандыр шәт. Чәчүлек орлыкны, елның теләсә кайсы фасылында җилләтелүче зур амбарда саклыйлар. Озакламый ындыр табагы хезмәтчәннәре агроном Фоат Закиров җитәкчелегендә орлыкны калибрлау һәм агулы матдәләр белән эшкәртүгә керешергә тиеш.
    Махсус мәйданчыкта туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатларын әзерләүче механизаторларның да кәефе күтәренке. 120 тырма, 5 культиваторны алар күптән төзәтеп бетергән. Бары 7 СЗП чәчкеченең чәчү аппаратлары корпусларын гына бераз рәтлисе калган. Механизаторларның эшен инженер Малик Галиев даими контрольдә тота. Запас частьләргә артык кытлык сизелми, аларны алдан сатып алганнар. Атап әйткәндә, хуҗалыкта техниканы басуга чыгарга әзерләүгә зур әһәмият бирелә. Чылбырлы һәм көпчәкле тракторлар, ашлык уру комбайннары зур ремонт таләп итми. Токарь станогы, күчә эретеп ябыштыру аппараты - боларның барысы да ремонтчылар карамагында. Әле тагын механизаторлар трактор һәм комбайннарның ягулык аппаратларын көйләүне дә үзләре җайга салган. Бу шактый акчаны экономияләргә ярдәм итә.
    Хуҗалык терлекчеләренең эше дә көйле бара. Фермада симменталь нәселле 28 савым сыер, 40 тан артык мөгезле яшь терлек асрыйлар. Малларны дүрт кеше карый, ветеринария табибы бар. Бозауларның тәүлеклек үсеше кайчак 900 граммнан артып китә. Аларга витаминлы азыклар, шул исәптән яфраказык бирелә. Сыерларның рационы туклыклы ризыкларга бай булуы белән аерылып тора. Яхшы ашаткач, сөтне дә мул бирәләр.
    Семинарда катнашучылар алдында Дәүләт техника күзәтчелеге үзәге инспекторы Дмитрий Яганов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Анатолий Советников белән Рәүф Вафин, район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Николай Столяров чыгыш ясап, хуҗалык җитәкчеләренә үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр.
    Семинарның йомгаклау өлешендә чыгыш ясап, район башлыгы Камил Нугаев, кайбер фаразларга караганда, кыр эшләре гадәттәгедән 10 көнгә алданрак башланырга тиеш, диде. Димәк, моңа алдан әзерләнергә һәм чәчүне уңышлы башкарып чыгу өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Язның бер көне ел туйдыра, диләр бит. Моннан да төгәлрәк әйтеп тә булмый…
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: