Әйтергә генә җиңел, ул тормышының кырык биш елын укучыларга белем бирүгә багышлаган. Бу еллар эчендә анда белем алып чыгучыларны хәзер санап та чыгарлык түгелдер.
Ольга Стрелова
Шәһәрнең 1нче мәктәп укытучысы, югары квалификацияле педагог Рәмзия Хәбибуллина яшьлегендә сайлаган һөнәренә гомер буе тугрылыклы кала. Бала чактан ук укытучы булырга хыялланган кыз Арча...
Әйтергә генә җиңел, ул тормышының кырык биш елын укучыларга белем бирүгә багышлаган. Бу еллар эчендә анда белем алып чыгучыларны хәзер санап та чыгарлык түгелдер.
Ольга Стрелова
Шәһәрнең 1нче мәктәп укытучысы, югары квалификацияле педагог Рәмзия Хәбибуллина яшьлегендә сайлаган һөнәренә гомер буе тугрылыклы кала. Бала чактан ук укытучы булырга хыялланган кыз Арча педагогия училищесын тәмамлый һәм хезмәт юлын Тукай авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлап җибәрә. Аннары Казан педагогия институтына укырга керә һәм аны читтән торып тәмамлый. Уку еллары җиңел булмаса да, аны уңышлы тәмамлап, югары белемле укытучы исемен ала.
Гаиләләре белән алар Болгарга 1993 елда күчеп киләләр. Тормышны яңа урында, яңа коллективта башлап җибәрергә туры килә. Үзенең сабырлыгы, тырышлыгы һәм һәр эшкә җаваплы каравы белән ул коллективта да, укучылар һәм ата-аналар арасында да тиз арада хөрмәт казана. Биредә ул татар теле һәм әдәбиятыннан укыта башлый.
Кайсы гына фәннән укытса да, укытучы даими рәвештә үз өстендә эшләргә тиеш, ди Рәмзия Гарифулла кызы, шул вакытта гына балаларга төпле белем биреп була. Ул үзе дә даими рәвештә төрле чыганаклардан файдалана, укытуның интерактив алымнарын куллана, дәрестә балаларның активлыгын үстереп яхшы күрсәткечләргә ирешә. Шуңа күрә аның укучылары район һәм республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда призлы урыннарны алалар. Әлбәттә, бу инде укытучының зур хезмәтен күрсәтеп тора.
Укучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага яхшы итеп хәзерләү өчен Рәмзия Гарифулла кызы "Сәләтле балалар белән эшләү" программасы төзегән. Хәзер аннан районның башка укытучылары да файдалана.
Актив тормыш белән яшәгән укытучы төрле чараларда теләп катнаша. Ул берничә тапкыр "Безнең иң яхшы укытучыбыз" конкурсында җиңеп чыга,
"Гомумбелем мәктәпләренең иң яхшы укытучылары" дигән Бөтенроссия конкурсында катнаша. Укытучы тырыш хезмәте өчен РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына, район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек була, "Мәгарифтә ирешкән уңышлары өчен" дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Укытучы иҗади фикер йөртә белүче, үзенчәлекле карарлар кабул итә белә торган укучыларның сәләтен үстерүгә аеруча зур әһәмият бирә. Рәмзия Гарифулла кызы үзендә белем алган Альбина Беляева, Алия Сабирова, Диана Яфарова, Мария Башкирова, Анастасия Андрияноваларны әле дә горурлык хисләре белән искә ала. Шулай ук Акйолдыз Янмурзина, Альбина Абдрахманова, Алия Хәмитова, Алия Әхмәтоваларның татар теле белән бәйле һөнәр сайлаулары өчен дә шатлана. Димәк, ул үз үрнәгендә укучыларында татар теленә мәхәббәт тәрбияли алган. Укытучы өчен бу зур шатлык.
Үз эшендә ул милли традицияләрне яңартуга, патриотлык хисләре тәрбияләүгә, Ватаныбызның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыруга зур игътибар бирә. Шул максат белән еш кына музейларга экскурсияләр оештыра. Дәрестән тыш вакытларда да үз фәненә карата кызыксыну уятырга тырыша. Мәсәлән,
ул мәктәптә "Татар халкының мәдәнияты һәм көнкүреше" дигән музейны оештыруга күп көч куя. "Балалар сабантуе", "Нәүрүз", "Яңа ел", "Әниләр бәйрәме", "Дуслыкта - көч", татар язучылары һәм шагыйрьләренә багышланган шигырь һәм музыка кичәләре - болар барысы да татар халкының мәдәни тормышын күбрәк белергә, татар теле белән кызыксынуны арттыруга этәргеч бирә. Бу эшләрнең барысына да ул вакыт таба һәм һәммәсен дә үзе башлап йөри...
- Тормышымны мәктәптән, балалардан башка күз алдына да китерә алмыйм,-ди Рәмзия Гарифулла кызы, - мәктәпкә багышланган кырык биш ел аз вакыт түгел бит, нык ияләнелгән...
Яңа көн туган саен яңа планнар барлыкка килә һәм аны башкарып чыгу өчен укытучы вакытын да, көчен дә, сәләтен дә кызганмый. Буш вакытларында я булмаса кичләрен төрле күргәзмә әсбаплар хәзерләргә ярата. Хәзер инде балаларының үз тормышлары, оныклары үскән. Шуңа күрә ул үзенең бөтен вакытын яраткан эшенә бирә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев