Шәхси состав белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары - Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлек төркеме җитәкчесе, Эчке эшләр хезмәте подполковнигы Евгений Лазутин егерме елдан артык Эчке эшләр органнарында эшли.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Алабугадагы махсус урта милиция мәктәбен тәмамлаган яшь лейтенант үзенең хезмәт юлын безнең районда башлап җибәрә. Аны милициянең тикшерү бүлегенә тикшерүче итеп билгелиләр. Эшли башлавының беренче көннәреннән үк җинаятьләрне ачу белән шөгыльләнә башлый. Әйтергә кирәк, бу бик катлаулы һәм четерекле эш. Теге яки бу характердагы җинаятьне ачу өчен тикшерүче бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Җинаятьне ачу һәм хокук тәртибен бозучының кем булуын билгеле бер схема нигезендә ачыклау өчен шактый вакыт кирәк. Ашыгып беркайчан да тиешле нәтиҗәгә ирешә алмыйсың. Евгений Александрович та моны яхшы белә һәм җинаять кылучының эзенә төшү, аның гаебен бернинди дәлилләр белән дә кире кагып булмаслык итеп раслау өчен бөтен фактларны кат-кат тикшерә, чагыштыра, анализ ясый. Икенче төрле әйткәндә, барысын да энә күзе аша үткәрә. Кирәк булса, үз фикерен раслау өчен кирәкле фактларның барысын да алдан әзерләп куя. Әйе, тикшерүче беркайчан ялгышырга тиеш түгел, чөнки ул кеше язмышын хәл итә. Дөрес нәтиҗә чыгару өчен эшне ярату гына аз, монда инде юридик яктан белемле булу да кирәк. Шуңа күрә Евгений читтән торып Казандагы юридик институтка укырга керә. Биредә уку елларында ул җинаять - процессуаль кодекс, криминалистика, законнар, психология буенча белемен тагын да тулыландыра. Уналты ел тикшерүче булып эшләү дәверендә Евгений Александрович бик күп җинаятьләрне ача. Шаһитләрдән сорау алу өчен Мәскәүгә, Уфага, Татарстандагы бик күп шәһәрләргә барырга туры килә. Соңгы биш елда шәхси состав белән эшләү бүлеген җитәкләүче Евгений Александрович быел Татарстан Республикасында тупланган отряд составында озак командировкада булып кайта. Бу юлы Дагыстанның Унцкуль районындагы Шамилькала поселогына җибәргәннәр. Көч структураларының башка хезмәткәрләре белән бергә Евгений Александрович террорчыларга каршы операцияләрдә, җәмәгать тәртибен саклауда катнашкан.
- Куркыныч һәм шул ук вакытта җаваплы да командировка иде бу, - ди ул. - Шөкер, көтелмәгән хәлләр килеп чыкмады, барыбыз да исән-сау әйләнеп кайттык...
Өйдә аны түземсезлек белән хатыны Светлана, кызлары Ирина, София көтәп тора. Һәм, әлбәттә инде, әти-әнисе Александр Михайлович белән Татьяна Викторовна. Улларының хокук сагында эшләвенә алар бик канәгать, ни дисәң дә Евгений Александрович бик кирәкле хезмәтне башкара.
- Барлык хезмәттәшләремне, бүлек ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, - диде соңыннан Евгений Лазутин. - Гомерләрен әлеге куркыныч һәм катлаулы эшкә багышлаган һәркемгә саулык, тыныч күк йөзе, имин тормыш телим.
Чыннан да, безнең тынычлыгыбызны һәм җәмәгать тәртибен саклаучыларның барысына да бары тик уңышлар гына юлдаш булсын иде!
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев