Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Уртак тырышлык белән

    Кыска вакыт эчендә язгы кыр эшләрен төгәлләп, Владимир Марянин крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бүгенге көндә тиешле агротехника чараларын башкару белән мәшгуль.

    - Быел без бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәрнең чәчүлек мәйданын сизелерлек арттырдык, - ди ул. - Азга гына булса да, терлек саны да артты. Моңа, әлбәттә, эшчеләр коллективының күпчелеген саклап калу аркасында ирешелде, алар теләсә кайсы эшне башкарып чыгарга сәләтле.
    Хуҗалыкта уҗым һәм сабан культуралары 400 гектар били. Шуның 40 гектарына перспективалы "Тантана" орлыгы чәчелгән. Калган җиргә бодай белән арпа чәчкәннәр. Туфрак хәзерләү эшен тәҗрибәле механизаторлар - ДТ-75 тракторы белән Равил Сөләйманов һәм Т-4 белән Василий Гольцов башкарып чыкканнар. Чәчүне дә Сөләймановка ышанып тапшырганнар. Дым каплатуда аларга ДТ-75 белән Алексей Сусликов ярдәм иткән. Уҗым культураларын гектарына 150 килограмм исәбеннән минераль ашламалар белән тукландырганнар. Бу эш белән Владимир Щебелев шөгыльләнгән.
    Бүгенге көндә ул хезмәттәшләре белән бергә үсемлекләрне чүп үләннәре һәм корткычлардан саклау белән мәшгуль. Аңа Николай Дементьев су ташып тора һәм Евгений Емельянов эремә хәзерли. Аннары алар пар участокларын тоташ тәэсирчән гербицид - раундап белән эшкәртергә тиеш. Бу матдәне куллану шытымнарны берничә ел рәттән чүп үләннәреннән арындырырга мөмкинлек бирә.
    Күпьеллык үләннәрнең 60 гектарына тагын 20 гектар өстәмә җир кушылган, чиста парга 50 гектар люцерна чәчеләчәк. Киләчәктә хуҗалыкта мөгезле эре терлек санын арттырырга җыеналар һәм сыйфатлы печән аларны тиешле күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
    Хуҗалык җитәкчесе билгеләп үткәнчә, барлык чараларны үз вакытында башкарып чыгу бер дә җиңел түгел. Аеруча техника белән проблемалар күп, чөнки чылбырлы тракторлар - икешәр дистә ел, ә тәгәрмәчле тракторлар аннан да күбрәк эшли. Ни кызганыч, техника кыйммәт торганга күрә, әлегә техника паркын яңарту мөмкин түгел. Тик тәҗрибәле механизаторлар үз эшләрен яхшы белеп, проблеманы хәл итү юлларын табалар.
    Рәсемдә: В. Щебелев һәм Н. Дементьев.

    Теги: АПК
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: