«Урман – иң яхшы дус ул»...
Урман байлыкларын саклау һәм арттыру, алардан сакчыл файдалану – һәр кешенең бурычы. Бу хакыйкать безгә кечкенәдән үк таныш.
Тик арабызда урман саклауны үз һөнәре иткән, моңа бөтен гомерен багышлаган кешеләр дә бар. Спас урманчылыгының участок урманчысы Андрей Быстряков та нәкъ шундыйлардан.
Ирина Телицына
Андрейның бу һөнәргә юлы Лубяны урманчылык техникумында башланып китә. Укыган вакытта аны армия хезмәтенә алалар, Төньяк Байкал хәрби округының яр сагы гаскәрләрендә, водолаз гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы” белгечлеге буенча диплом ала һәм тиздән шушы һөнәре буенча эшли дә башлый.
Андрей Николаевичның урман хуҗалыгы тармагында хезмәт биографиясе ул елларда Болгар урман хуҗалыгына караучы Базарлы Матак урманчылыгында башланып китә. Тиздән яшь урманчыны Никольск участок урманчылыгына күчереп, урман мастеры итеп билгелиләр һәм яшь белгечкә биш кешелек урманчылар коллективы белән җитәкчелек итәргә туры килә.
Аларның төп бурычы – урман фондының халәтен тикшереп тору, аны саклау була. Эшли генә башлаган мәлләрне яшь белгечкә өлкән остазлары – бүген инде урманчылык ветераннары Светлана Демина, башка хезмәттәшләре нык ярдәм итә. алар ярдәме белән ул әкренләп эшнең барлык нечкәлекләренә төшенә башлый. Урманчы – һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше ул. Мәсәлән, җәен урманнарны янгыннардан, кышларын – законсыз кисүләрдән сакларга һәм башка бик күп вак-төяк, әмма зур әһәмияткә ия булган эшләрне башкарырга кирәк. Бу эшнең беркайчан туктап торганы юк. Авырлыклар күп булса да, Андрей Николаевич үз эшен барыбер ярата.
– Көзге урманнан матуррак табигать манзарасы юктыр ул дөньяда, – ди ул. – Елның теләсә кайсы фасылының үзенә генә хас гүзәллеге була. Урман – иң яхшы дус та, күңел тынычландыргыч та. Урманга баргач, җиңелрәк сулыйсың, күңелләр күтәрелә, сый-нигъмәтләрен дә кешегә кызганмыйча бирә ул...
Андрей Николаевич урман нигъмәтләрен җыярга бик ярата. Җиләген дә, гөмбәсен дә күп җыя. Бу эштә әтисенә балалары да теләп ярдәм итә. Ульяновск медицина колледжының беренче курсында белем алучы кызлары Мария белән Анастасия дә, өченче класста укучы улы Николай да урманны яхшы беләләр. Ә алар җыеп кайткан урман җимешләрен хатыны Галина кышка җитәрлек итеп хәзерләп куя. Салкын кыш көнендә хуш исле җиләк кайнатмасы, тозлы гөмбә патша сые кебек тоела!
Андрей Николаевич тормышында урманнан аерылып торган чор да булган. Тик яшьли сайлаган һөнәре үзенә тартып торганга күрә, урман хуҗалыгына кире әйләнеп кайткан. Хәзер ул участок урманчысы булып эшли, берничә гектар урманны карап тора.
Ә үзе яши торган Ким поселогында исә Андрей Николаевич хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Авыл җирендәге гадәт буенча, Быстряковлар шактый зур шәхси хуҗалык тоталар. Абзарларында сарык-кәҗәләре, дуңгызлары, кош-корт җитәрлек, зур бакча да даими игътибар таләп итә.
– Умарталарга гына вакыт җитеп бетми, – дип уфтана ул, – тик анысына да өлгерербез әле...
Һөнәри бәйрәме алдыннан Андрей Николаевич мөмкинлектән файдаланып элеккеге һәм бүгенге хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый һәм аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек тели. Ә иң зур хыялым - туган як табигатен яратучы, аңа сакчыл караучы кешеләр мөмкин булганча күбрәк булсын иде, ди ул...
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев