Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучы, эзләнүче, штаттан тыш хәбәрче...

Бүген Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.

Бу бәйрәмнең тарихы 1703нче елга барып тоташа. Нәкъ менә шул елда Петр 1нче указы нигезендә илебездә "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күрә. Газета Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта нәшер ителә. 1870 елның 1 гыйнварында почта учреждениеләрендә рус һәм чит телләрдә бастырылучы көндәлек басмаларга язылуны оештырып карыйлар. Әйтергә кирәк, бу Россиядә көндәлек матбугатка язылу чарасын уздыру турында бирелгән беренче күрсәтмә була. 1914 елда инде илдә өч меңнән артык газета һәм журналлар бастырылган.
Бүген укучыларга җаның теләгән басмаларга язылу мөмкинлеге тудырылган. Шул басмалар арасында район газеталары да лаеклы урын алып тора. Беренче саны 1917 елда басылып чыккан безнең "Новая жизнь" ("Яңа тормыш") газетасын да шул басмалар арасына кертергә була. Инде бер гасыр дәвамында газета районның революция чорыннан башлап, бүгенге көненә кадәр тормышын һәм үсеш этабын чагылдыра, әбүнәчеләргә тиешле мәгълүматларның барысын да тулысынча җиткерә. Әлбәттә инде, газета язмаларын әзерләгәндә штаттан тыш хәбәрчеләр, матбугат активистларының да ярдәме зур була.
Газетаның мондый тугрылыклы дуслары бик күп. Шуңа күрә, редакциянең утыз ел дәвамында ел саен иң яхшы штаттын тыш хәбәрчесен билгеләве һәм аңа газетаның беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премияне тапшыруы бер дә гаҗәп түгел. Район күләмендәге әлеге әдәби премиягә укытучылар, табиблар, китапханәчеләр, туган ягыбыз тарихын өйрәнүчеләр, музей хезмәткәрләре, шулай ук төрле яшьтәге башка һөнәр ияләре лаек булды. Аларның тулы исемлеген тиз генә санап чыгарлык та түгел. 2016 елның лауреаты исеменә Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов лаек булды.
Ул безнең газетага "Болгар" эзләнү отряды белән җитәкчелек итүгә алынгач яза башлады. "Хәтер вахтасы" кысаларында Бөек Ватан сугышы булган урыннарда экспедицияләрдә булып кайтканнан соң алган тәэсирләрен һәм уй-фикерләрен газета укучыларга җиткерергә ашыкты. Гражданнар сугышы елларында район территориясендә булган канлы бәрелешләр турында да аның җитәкчелегендә уздырылган эзләнү эшләреннән соң күп мәгълүматлар барлыкка килде. Немец концлагерьларында эзсез югалган якташларыбызның исемнәрен ачыклау буенча да зур эшләр башкарды ул. Бу хакта безнең газетада да язмалар чыкты.
Бу изге эшкә чын күңеленнән бирелгән Борис Алексеевич эзләнү эшләренә башкаларны, шул исәптән үзенең укучыларын да, җәлеп итә. Кайберәүләр үзләренең остазлары белән берничә тапкыр эзләнү экспедицияләрендә булып кайттылар. Киләчәктә дә Борис Алексеевич газета укучыларыбызга эзләнү эшләре, табылган әйберләр турында даими хәбәр итеп торыр, үзенең планнары белән уртаклашыр, дип уйлыйбыз. Без ихластан яңа лауреатны котлыйбыз һәм аңа изге эшендә уңышлар телибез. Әлбәттә инде, яңадан-яңа материаллар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев