Төзүчеләр эшсез утырмый
Августның икенче якшәмбесендә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
Бу тармак төзелеш объектлары һәм корылмаларны проектлауга, торгызуга, ремонтлау һәм хезмәт күрсәтүгә турыдан-туры катнашы булган предприятие һәм оешмаларны берләштерә. Әлеге тармакта “Спасагрострой” коллективы да уңышлы эшли.
Ел башыннан бирле алар, мәсәлән, 16,5 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарган. Бу оешма төзүчеләре эшләгән эре объектлар арасыннан ике балалар бакчасы – шәһәрдәге “Родничок” һәм Полянка авылындагы “Волжанка”ны әйтеп үтәргә була.
“Родничок”ка килгәндә, ул инде шушы араларда файдалануга тапшырылырга тиеш. Сентябрь ае азакларында әзер булачак “Волжанка” балалар бакчасы бинасында да зур күләмдә эшләр башкарылган. Ике объект та зур әһәмияткә ия, шуңа күрә биредә планлаштырылган эшләрне аерым бер җаваплылык белән үтәргә туры килгән. Балалар, аларның тәрбиячеләре, әти-әниләргә уңайлы булсын өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тырышканнар.
Гомумән, әлеге дус коллектив әгъзалары башка объектларда да үзләренә тапшырылган бурычның мөһимлеген аңлап эш итә. Объектларны билгеләнгән вакытта файдалануга тапшыруга, аеруча эшнең сыйфатына һәрвакыт зур игътибар бирелә.
Төзелә һәм ремонтлана торган объектлардан тыш, “Спасагрострой” коллективы үз ихтыяҗлары өчен кирәкле материаллар әзерләү белән дә шөгыльләнә. Территориядә күп еллардан бирле эшләп килә торган производство базасында, мәсәлән, утын әзерлиләр. Шунысын әйтергә кирәк, ягулыкның бу төренә районда яшәүчеләр арасында ихтыяҗ әле дә зур. “Спасагростро”ның генераль директоры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, утын яра торган станокны биредәге осталар үзләре ясаган. Станок гади булса да, сменасына 7,5 кубометр утын җитештерергә сәләтле. Станок белән эшчеләр Сергей Репьев һәм Евгений Высокинский идарә итә.
Пилорамда столяр булып эшләүче Камил Абдуллин да бары тик мактауга гына лаек. Кулыннан килмәгән бер эше дә юк, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган егет. Ярдәмчесе Мансур Хөсәенов та тырышлыгы белән аерылып тора. Якынлашып килә торган бәйрәм – Төзүчеләр көне хөрмәтенә икесе дә район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
–Коллектив киләчәктә дә төзүче һөнәренең иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып калачагына ышана, – ди оешма җитәкчесе Айрат Хәйруллин. – Мөмкинлектән файдаланып, барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телим.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев