Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тырышкан кеше барысын да булдыра...

    Узган шимбәдә район семинарында катнашучылар кече һәм урта бизнесның үсешенә кагылган мәсьәлә буенча фикер алыштылар, бу сөйләшү турыдан - туры шәһәр эшмәкәрләре объектларында үткәрелде.

    Владимир Корнилов.
    «НЖ».
    Беренче булып алар Игорь Малыгин теплицаларын карап чыктылар. Армиядән соң егет зур тырышлык белән үз эшен оештыруга керешкән. Тиешле документларны рәсмиләштергәннән соң, буш урында теплицалар төзи башлаган. Шул ук вакытта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән республика һәм Россия дәрәҗәсендәге төрле программаларда катнашкан, махсус әдәбиятны өйрәнгән. Берничә грант отып, акчаны үз эшен үстерүгә тоткан. Теплицада тиешле җиһазларның барысы да бар, аларның күбесен эшмәкәр үз куллары белән ясаган.
    Бүген аның теплицаларыннан кибетләргә яшел суган озатыла, тиздән кыяр утыртып, беренче яз бәйрәменә шәһәр халкын үзебездә үстерелгән кыяр белән тәэмин итәргә җыена. Быел помидор утыртып карарга да исәбе бар. Теплицаларында ул бары тик органик ашламалар гына куллана.
    Билгеле, яшь эшмәкәрнең проблемалары да аз түгел. Аларның берсе - газ кертү. Игорь Интернет челтәреннән теплицага яраклы газ казаны сызымнарын табып, тиешле материлларны сатып алган һәм гомерендә эретеп ябыштыру белән шөгыльләнмәгән булса да, аны үз куллары белән ясый башлаган. Тормыш күп нәрсәгә өйрәтә икән ул.
    - Әгәр кешенең эшләргә теләге булса, ул алдына куйган максатка барыбер ирешәчәк, - диде район башлыгы Камил Нугаев. - Иң мөһиме - теләк һәм омтылыш кирәк...
    Эшмәкәр Владимир Монаховны шәһәрдә генә түгел, районда да күпләр белә. Ул инде озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, шәһәр Советы депутаты вазифасын башкара, авыр хәлдә калган балаларга, укытучыларга, җирле спортчыларга ярдәм итеп, хәйрия эшенә дә үзеннән зур өлеш кертә. Ә бит аңа да кайчандыр эшен яңабаштан башлап җибәрергә туры килгән. Башта бер кибет, аннары икенчесен, өченчесен ачкан, хезмәт күрсәтү тармагында да эш башлап җибәргән. Хәзер исә аның берничә азык-төлек һәм промышленность товарлары кибете, даруханәләр һәм җитештерү предприятиеләреннән торган сәүдә челтәре бар.
    Аерым алганда, семинарда катнашучылар пилорам, җиһазлар, ишекләр, умарта өйләре, рамнар, агач тәрәзәләр ясау өчен материал хәзерли торган киптерү цехының эше белән таныштылар. Бу базада барлыгы 36 кеше эшли. Ә эшмәкәрнең төрле объектларында барлыгы 100 кеше эшли, безнең шәһәр өчен бу шактый югары күрсәткеч. Аның эшчеләре шулай ук пластик тәрәзәләр дә ясыйлар.
    Моннан тыш, семинарда катнашучылар игътибарына яңа мини-пекарня да тәкъдим ителде. Узган ел чираттагы грантны отканнан соң, Владимир Павлович элекке МСОның ярымҗимерек механика цехын тәртипкә китергән. Монда берничә төр ипи пешерү һәм кондитер ризыкларын ясау өчен тиешле җиһазлар куелган. Хәзерге вакытта пекарняга газ кертәләр.
    Семинарда катнашучылар "Вега М" җәмгыяте предприятесенең җитештерү участогында да булдылар. Бу фирманың төп предприятиесе Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, ул республиканың нефть сәнәгате өчен җиһазлар ясау белән шөгыльләнә. Безнең филиалда бүгенге көндә 10-12 кеше эшли. Предприятиенең эше турында участок җитәкчесе Юрий Захаров сөйләде. Әзер продукция - бораулау җайланмалары өчен төрле детальләр турыдан-туры заказчыларга - республика нефтьчеләренә җибәрелә. Соңгы вакытта бу детальләргә чит илләрдән дә заказ бирә башлаганнар.
    - Мондый кечкенә объектларның эше файда китерүе инде күптән билгеле, - дип билгеләп үтте киңәшмәгә нәтәҗә ясаганда район башлыгы. - Шуңа күрә без аларга яшәргә һәм үсәргә ярдәм итәргә тиеш. Бүгенге көндә иң мөһиме - бер урында гына тормыйча, читтән кемнеңдер килеп ярдәм итүен көтмичә, үзебезгә инициатива күрсәтергә кирәк...
    Киңәшмә эшендә шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлеге башлыклары, предприятие җитәкчеләре катнашты.
    Рәсемнәрдә: «Вега-М» җәмгыяте предприятиесендә; Игорь Малыгин теплицасында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: