Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тынычлык һәм дуслык – җәмгыять нигезе

Билгеле булганча, узган атнада Татарстанда Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл булып китте. Бу көнне республикада православие диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе уңаеннан Изге Ана Казан иконасының күренүе урынында төзелә торган чиркәүнең нигезенә беренче таш куелды. 1932 елда шартлатылган чиркәү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча яңадан төзелә башлады....

Билгеле булганча, узган атнада Татарстанда Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл булып китте. Бу көнне республикада православие диненең иң зур бәйрәмнәреннән берсе уңаеннан Изге Ана Казан иконасының күренүе урынында төзелә торган чиркәүнең нигезенә беренче таш куелды.
1932 елда шартлатылган чиркәү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча яңадан төзелә башлады. Бу вакыйга белән беррәттән, безнең бай тарихлы Болгар җирендә Ислам академиясе төзелеше дә актив бара (бу объектта эшләрнең ничек баруы турында газетабыз укучыларга даими хәбәр итеп тора). Боларның барысы да республикада православие динен тотучыларны һәм мөселманнарны бер үк дәрәҗәдә хөрмәт итүләрен ачык дәлилли.
- Изге Ана Казан иконасы чиркәвен торгызу белән бер үк вакытта Болгар Ислам академиясе дә төзелә, - дип аерым билгеләп үтә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Бу Татарстанда алып барылган динара һәм милләтара дуслык юнәлешенең, конструктив дәүләт дини диалогының үсешенә мисал булып тора.
Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрен яңарту буенча уңышлы проект та моны раслый. Патриарх үзенең визиты барышында Татарстанны милләтара һәм динара дуслык, тынычлык территориясе булуын билгеләп үтте. Республиканың заманча үсеше нигезендә күпмилләтле Татарстан җирендә бер-беребезнең диненә, культурасына һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау тора.
- Татарстанда мондый фикер инде традициягә әверелгән: мөселман һәм православие һәйкәлләрен торгызу эше монда даими рәвештә алып барыла, - дип билгеләп үтте патриарх визит барышында. - Республика җитәкчеләре традицион конфессияләрнең изге башлангычларына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Үзегез карагыз: христиан чиркәвенә нигез салганда, мөселман дини әһелләрен тагын кая күрергә мөмкин? Бары тик Россиядә генә. Без тату яшибез һәм шуның белән көчлебез дә!
Чынлап та, мондый фикерләр бүген беркемне гаҗәпкә калдырмый. Безнең район җирендә дә берничә дин вәкилләре иңгә-иң куеп, дустанә мөнәсәбәттә яши. Барыбызны да уртак уй-фикерләр, тынычлыкка омтылыш берләштерә.
Мөселман һәм православие дине әһелләрен төрле чараларда бергә күрергә мөмкин. Мәсәлән, ел саен Татулык һәм бердәмлек көнендә үткәрелә торган район террриториясендә яшәүче халыкларның иҗат фестивалендә. Егетләрне армиягә озатканда да традиция буенча, иеромонах Серафим белән имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәт аларга изге теләкләрен җиткерә. Район мәйданында халкыбызның милли гореф-гадәтләрен чагылдырган төрле бәйрәмнәр еш үткәрелә.
Масленица белән Нәүрүз бәйрәмнәрендә төрле милләт һәм дин вәкилләре теләп катнаша, барысы бергә рәхәтләнеп күңел ачалар. Изге Болгар җыены, Сабан туе һәм Пасха концертына да халык милләт һәм дингә карап тормыйча, бик теләп йөри. Хәтта кайбер гаиләләр дә төрле милләт һәм дин арасында булган тыгыз бәйләнешкә үрнәк булып тора. Аларның берсе - Красная Слобода авылында яшәүче, 13 бала тәрбияләүче Склеренко гаиләсе. Хәзерге вакытта еш очраганча, әти-әниләре икесе ике төрле милләттән: әнисе - татар кызы, ә әтиләре - рус милләтеннән. Тәрбиягә алган балалары арасында руслар да, татарлар да, чуашлар да бар.
- Төрлебезнең төрле милләттән булуы безгә уртак тел табарга бер дә комачауламый, - ди Гөлсәрия Минтаһир кызы. - Без мөселман һәм православие бәйрәмнәрен бертигез дәрәҗәдә билгеләп үтәбез. Республикада мәчетләр һәм чиркәүләрне яңадан торгыза башлауларына да сөенәбез...
Күп гасырлы мәдәни һәм рухи мираска сакчыл карау, традицион рухи кыйммәтләргә нигезләнеп эш итү - болар барысы да Татарстан турында. Республикада мөселман һәм христиан культурасы ядкарьләре, ислам һәм православие динен тотучылар өчен изге булган урыннар шактый. Мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгызу да хакимиятнең игътибар үзәгендә тора. Бүгенге мисаллар моны тагын бер кат дәлилли, чөнки диннәр арасында ныклы элемтә урнаштыру - җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкның нигезе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев