Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тузган торактан – яңа йортларга

Шәһәрдә тузган торакта яшәүчеләрне яңа йортларга күчерү өчен махсус төзелә торган күпфатирлы өч йортны төзү эшләре тәмамланып килә.

Бу эшләр адреслы республика программасы кысаларында алып барыла, иске йортлар урынында яңа, заманча һәм уңайлы йортлар төзелә. Аерым алганда, 12 һәм 36 фатирлы ике өч катлы йорт Вахитов урамында, тагын бер 18 фатирлысы - Пионер урамында урнашкан. Инде берсенең түбәсен генә ябасы калган, һәр йортка коммуникацияләр үткәрелгән.
"УКС" җәмгыятенең Спас филиалы ноябрь урталарында су үткәрү линиясен суза башлады. Торбалар 500 метрлы траншеяларга салынган. Шул ук оешма эшчеләре тырышлыгы белән җиде су үткәрү коесы ясалган, һәр йорт янында янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп янгын гидрантлары куелган. Шулай итеп, йортларга су кертелгән дияргә була.
- Без бу эшләрне җирле бюджет бүлеп биргән акчаларга алдарак башлап җибәрдек, - ди мастер Александр Лихачев, - җирләр катырганчы бу эшләрне ерып чыгарга кирәк иде. Әлеге оешмада инде егерме елдан артык эшләүче экскаваторчы Рәүф Габдуллин, слесарь Сергей Мынов һәм башкаларның тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Ә узган атнада гына "ГазКомплектСервис" коллективы канализация челтәрен ясый башлады. Казанның бу фирмасы безнең районда инде алтынчы ел эшли, үз бурычын җиренә җиткереп башкара. Мәсәлән, күптән түгел бу коллектив эшчеләре Чехов урамына яңа су үткәргеч суздылар, ә Хирург Шеронов урамында яңа канализация линиясе үткәрделәр. 200 метрдан артык торбалар горизонталь бораулау алымы белән үткәрелә. Моннан тыш, Пионер урамында - насос станциясе һәм һәр йорт янында берничә канализация коесы ясау күздә тотыла. Эшләр шулай ук җирле бюджет акчасы хисабына башкарыла.
Бу эшләрне тиешенчә башкарып чыгу өчен мастер Рамил Сафиуллин җитәкчелегендәге горизонталь юнәлештә бораулау буенча махсус бригадасы җаваплы. Кыш көне эшләү кыенрак булса да, коллектив өчен бу әллә ни проблема тудырырга тиеш түгел, ди ул. Шунлыктан бригада үз эшен вакытында тәмамлар дип ышанырга мөмкин.
Тузган торакта яшәүчеләр тиздән яңа, заманча, барлык уңайлылыклары булган фатирларга күчә алачак, ә бу һәр гаилә өчен зур вакыйга.
Яңа өйләр шәһәргә бөтенләй башкача, заманча төс бирәчәк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев