Традицияне дәвам итеп
Узган шимбәдә район Мәдәният йортында уналтынчы тапкыр "Игелек кылу безнең хәлдән килә" дигән хәйрия марафоны үткәрелде. Әлеге чара барышында 466 мең сумлап акча җыелды.
Марафон берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә Мәдәният йорты залының тулы булуына бер дә гаҗәпләнәсе юк. Фойеда комиссия акча җыеп торды, "Чайка" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, кул эше осталары, шул исәптән инвалидлар ясаган төрле әйберләр сату күргәзмәсе оештырылды. Моннан кергән акча шулай ук марафон счетын тулыландырды.
- Хәйрия марафонының нинди авыр вакытларда башлануын барыбыз да яхшы хәтерлибез, - диде Камил Әсхәт улы. - Хезмәт хакы, пенсияләрне тоткарлык белән бирделәр, кайберәүләрнең кибеттән азык-төлек продуктлары, дарулар, кием-салым алырга да акчасы булмады. Шуңа да карамастан, мохтаҗларга хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә теләүче олы җанлы кешеләр табылды. Шөкер, бу традиция әле дә дәвам итә.
Сәхнәгә Красная Слобода авылыннан Афанасьевлар гаиләсе чыккач, залдагы халык аларга гөрләтеп куп чапты. Үзләренең дүрт балалары янына тәрбиягә тагын дүрт бала алган алар! Эшмәкәрләр Александр Якимов, Александр Мөхетдинов, Наталья Гришкова, Алексей Луцков исеменнән бу зур гаиләгә ноутбук бүләк иттеләр. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең район тәрбиягә балалар алучы гаиләләр саны буенча республикада алдынгы урыннарның берсен били. Бүген, мәсәлән, шундый 65 гаиләдә 122 бала тәрбияләнә.
Әлбәттә инде, бу көнне Татарстан Республикасының атказанган табибы, хезмәт ветераны, олы җанлы кеше Фиркат Гариф улы Галимов исеменә дә җылы сүзләр күп яңгырады. Видеосюжет күрсәтеп, аның хезмәт юлы, районда сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән өлеше турында сөйләделәр. Инде күптән лаеклы ялга чыккан булса да, ул үзенең ташып торган энергиясе белән башкаларны гел сокландырып тора. "Олим" спорт залында пенсионерларны компьютерда эшләү серләренә нәкъ менә ул өйрәтә башлады, бу араларда Фиркат Гариф улы район энциклопедиясен чыгару белән мәшгуль. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев Фиркат Гариф улына Рәхмәт хаты тапшырды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев