Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Традицияләр кабат кайта

    Районның һөнәри осталык конкурсында машина белән саву буенча иң яхшы операторлар катнашты.

    Олег Пахомов

    Бу чараларны үткәрү традициясен яңарту өчен күп тырышлык куйган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәүф Вафин сүзләренә караганда, мондый конкурс бездә соңгы тапкыр унөч ел элек үткәрелгән булган. Шуннан бирле сыер савучылар бары тик район алдынгылар слетында гына очраша алганнар, бергә җыелып тәҗрибә уртаклашу өчен башка мөмкинлекләр булмаган.

    - Конкурсның яңадан үткәрелә башлавы районда бу тармакның үсешенә этәргеч булсын, - дип билгеләп үтте чараны ачып җибәргәндә район башлыгы Камил Нугаев.

    Конкурсны үткәрү урыны итеп Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы да юкка гына сайланмады. Яңадан башлап, белгечләрнең тырышлыгы белән монда терлекчелекне шактый югары дәрәҗәга күтәрә алганнар. Беренче чиратта хуҗалык башлыгының әтисен, фермалар управляющие Николай Дмитриевич Юрковны билгеләп үтәргә кирәк. Терлекчелек тармагы ветераны бу өлкәдә алты дистә елдан артык хезмәт куйган, бүген дә фермаларын башкаларга үрнәк булырлык һәм тупланган тәҗрибәсеннән файдаланып эш итә. Хуҗалыкның башка терлекчеләре дә зур җаваплылык тоеп эшлиләр.

    Аларның тырышлыгы белән биредә йөз баштан артык мөгезле эре терлек, сарыклар, дуңгызлар һәм башка терлек-туарга барлык шартлар тудырылган. Быел яз сыер савучыларга уңайлы булсын өчен яңа җәйге лагерь ясап куйганнар, ә күптән түгел ферма түбәсендәге рубероидны шиферга алыштырганнар. Сөт сату мөмкинлекләре дә арткан, ярты тонналы сөт суыткыч урынына яңасын, ике тонналысын сатып алганнар. Боларның барысы да хуҗалыкның терлекчелек тармагын үстерү буенча зур эш алып барылуын күрсәтә.

    Конкурста егермегә якын авыл хуҗалыгы предприятиесеннән килгән сыер савучылар катнашты. Алар арасында "Болгар Арыш" ЯАҖ агрофирмасы, Александр Планин, Андрей Синицин, Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгы вәкилләре дә, шәхси эшмәкәрләр Александр Выжлов, Наил Хәлиуллин, Илһамия Хәбибуллина гаилә фермаларыннан килгән сыер савучылар да бар иде.

    Конкурс теория һәм практика өлешеннән торды. Башта анда катнашучылар терлекләрнең физиологиясе, аларны асрау шартларына кагылган сорауларга җавап бирделәр. Таләпчән жюри составында авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре, терлекчелек тармагы ветераннары да бар иде. Барлык конкурсантлар сорауларга дөрес җавап биреп, "дүртле" һәм "бишле" билгесе алдылар.

    Конкурсның икенче өлешендә яңа савым аппаратларын кем тиз арада сүтеп җыюда ярыштылар. Конкурста катнашкан бердәнбер ир-ат - Иске Рәҗәптән Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгынан Минсалих Гыйльфанов өчен бирем авыррак булса да, башкаларның ярдәме белән ул аны уңышлы башкарып чыкты.

    Конкурс барышында үткәрелгән семинарда тармак ветераны Николай Юрков саву технологиясенең теориясе һәм практикасы турында сөйләде, тәҗрибә уртаклашты. Ветеринария берләшмәсе белгечләре операторларны сыерларның мастит авыруы билгеләре, аны вакытында ачыклау һәм дәвалау алымнары белән таныштырдылар.

    Нәтиҗә чыгарганда жюри конкурс нәтиҗәләрен генә түгел, конкурста катнашучыларның хезмәт стажын, терлекчелек үсешенә керткән өлешен һәм башкаларны исәпкә алдылар. Шулай итеп, нәтиҗәдә беренче урынга - Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгыннан Наталья Мартынова, икенче урынга - "Болгар Арыш" ЯАҖдән Ләйсән Шәфигуллина, өченче урынга Ленар Гыйниятуллин хуҗалыгыннан Гөлшат Гыйниятуллина лаек дип табылды. Каюм Нургалиев хуҗалыгыннан Вера Битунова һәм Дамир Хәмидуллин хуҗалыгыннан Минсалих Гыйльфанов билгеләп үтелде. Аларның барысына да Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Терлекчелек тармагы үсешенә керткән зур хезмәте өчен Николай Юрков һәм "Болгар Арыш" җәмгыятеннән Любовь Макарова да бүләккә лаек булдылар.

    Конкурста катнашучылар өчен төшке аш һәм концерт оештырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: