Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Терлекләр симертү өчен яңа ферма

    Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында сарыклар һәм бозаулар тоту өчен яңа абзарны эшләп бетерделәр.

    Олег Пахомов.
    "НЖ".
    Соңгы вакытларда бу хуҗалыкта терлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелүе турында безнең газета язып чыккан иде инде. Бу максатлардан чыгып монда яңа абзарлар төзиләр, терлекләр сатып алына. Болар барысы да төп эшчәнлеккә зыян китермичә генә эшләнә: хуҗалыкта чәчүлек җирләре дә ике мең гектарга якын. Механизаторлар барлык кыр эшләрен тәмамлап, техниканы төзәтүгә керешәләр, аны бетергәч, төрле эшләргә тотыналар. Кем нинди эш таба, шуны башкара. Берәүләр балта остасы булып, икенчеләре терлекчелек фермаларында эшлиләр. Быел да кыр эшләре беткәч, Александр Карпеев белән Игорь Шамаев үзләре эшләгән "Кировец"ларны ремонтладылар, Валерий Сесин ДТ-75 тракторы двигателен төзәтеп бетерде, ә аннары Виктор Осинцев, Александр Пигалев, Сергей Платонов һәм башка эшчеләр белән тагын бер терлек абзары салырга тотынганнар.
    - Булган абзарларга терлекләр сыймый башлады, - ди хуҗалык җитәкчесе.- Әле күптән түгел без 24 тана сатып алдык, хәзер шуның унысы бозаулады. Сарыкларның баш саны да йөзгә якын, алар да бәрәнли башларга тиеш.
    Бу шактый зур, иркен абзарны осталар бер ай эчендә эшләп бетерәләр. Агач материалларын табуны да җайга салганнар. Жедяевка эшмәкәре белән алар бартер килешүе ясаганнар: ашлык саткан өчен эшмәкәр аларга даими рәвештә агачлар, такталар китергән. Шәһәрдәге төзелеш материаллары кибете хуҗасы Николай Шишкин полистирол панельләрне кирәк вакытта бурычка да биреп торган. Бу материал кояш яктылыгын яхшы үткәрә һәм эчтәге җылылыкны саклый. Шунда ук яшь бозаулар өчен бүлемнәр һәм ашаткычлар эшләп куйганнар.
    Әлбәттә, бу эшләрне башкарып чыгу өчен шактый тырышырга туры килә. Монда элеккеге елларда туплаган тәҗрибә нык ярдәм иткән, чөнки хуҗалыкта һәр елны төзелеш эшләре барган, ремонт турында әйткән дә юк. Көннәр әйбәт торганда алар эшләрне бетерә дә язганнар.
    - Быел төзү өчен көз матур килде, туктап торган булмады, - ди Валерий Сесин, - терлекләргә азык ташыганда, җыештырганда гына эшчеләр төп эштән аерылып торды.
    Сөт җитештерү тармагын үстерүгә дә хуҗалыкта зур игътибар бирә башлаганнар. Хәзер үк инде беренче тапкыр бозаулаган таналардан көн саен 150 литрлап сөт саталар, күпләп бозаулый башлагач, бу күрсәткеч тагын да артырга тиеш.
    Сөт сатудан акча даими кереп тора. Аны яхшырак саклау өчен хуҗалыкта суыткыч алырга исәплиләр.
    Юрков хуҗалыгында ел әйләнәсе эшләр бетеп тормый. Игенчелектә дә, терлекчелек тармагында да алар эшләрне алга җибәреп, күрсәткечләрне яхшыртырга уйлыйлар.
    Рәсемнәрдә: фермадагы яңа абзар; эшчеләр бригадасы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: