Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Терлекчелекне үстерү – беренче урында

    Екатериновка, Тукай крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм "Востокзернопродукт "Булгар" ААҖ терлекчелек комплексы базасында район семинары үтте. Анда катнашучылар терлекчелекнең үсешенә кагылган мәсьәләләрне тикшерделәр.

    Бу тармакның ышанычлы керем чыганагы булуына хәзер беркем дә шикләнми. Мәсәлән, Екатериновка авылының крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Гыйниятуллин эшен шактый уңышлы алып бара, ул ферма продукциясен сатуга зур игътибар бирә. Үз карамагындагы җирләрне ул тулысынча терлек азыгы хәзерләү өчен куллана. Бу алым тулысынча үзен аклый. Фермерның сөт сатудан алынган кереме хезмәт хакын вакытында түләп барырга гына түгел, эшне үстерергә дә мөмкинлек бирә. Соңгы берничә ел эчендә хуҗалыкта терлекләрнең баш саны ике ярым тапкырга артып, хәзер фермаларда 188 баш терлек бар, аларның 122се савым сыерлар.
    Эш шартларын һәм терлекләрне асрау шартларын яхшырту өчен дә хуҗалыкта күп нәрсәләр эшләнә. Терлекләргә җитәрлек күләмдә печән, сенаж, составына вика, солы, арпа кергән катнаш азык бирелә. Фермадагы барлык операцияләрнең механикалаштырылган булуы эшне нык җиңеләйтә. Монда хәтта шактый энергия таләп иткән тирес чыгару җайланмасы да бар. Якын арада сыер абзарына сөт суыткыч куеп, сөт үткәргечләр ясау планлаштырыла. Моның өчен биналар да, тиешле җиһазлар да әзер.
    Екатериновка һәм Тукай хуҗалыгы җитәкчеләре Фәрхат Мөхәммәтов белән Илшат Габидуллин да фермаларының үсеше турында даими кайгыртып торалар. Фәрхат Мөхәммәтов узган ел бинага яхшы ремонт ясап, 44 баш югары продуктлы мөгезле яшь терлек кайтарган. 20 тана быел бозаулап, хуҗалыкның савым көтүенә нигез салырга тиеш. Илшат Габидуллин да терлекләрнең баш санын өч дистәгә кадәр җиткерергә җыена. Моның өчен аның бөтен мөмкинлекләре - җир биләмәсе, тәҗрибәле эшчеләре, әйбәт кенә биналары бар.
    "Востокзернопродукт "Булгар" терлекчеләре алдында да терлекләрдән югары продукция алу бурычы тора. Тукай комплексында симертүгә 860тан артык бозау куелган. Балансланган рацион тәүлеклек үсешне 500 граммга җиткерергә һәм аннан да арттырырга мөмкинлек бирә. Һәр көн терлекләрне ашату өчен 20 тоннадан артык моноазык сарыф ителә. Быел бюджет хисабына комплекс янындагы мәйданчыкларга асфальт җәелгән. Комплекс 17 кешене эш белән тәэмин итә, аларның барысы да диярлек Тукай авылыннан. Хезмәт хакының күп өлеше - акчалата, ә 20 процент чамасы натуралата бирелә.
    Киңәшмә барышында терлекчеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләреннән терлекләрне кышлатуны оештыруга һәм үткәрүгә кагылган мәсьәләләр буенча киңәшләр алдылар.
    Семинарда катнашучылар авыл хезмәтчәннәренең терлекчелекне үстерүгә альтернативасы юк икәненә тагын бер тапкыр инандылар, чөнки ит һәм сөт сату даими керем алырга мөмкинлек бирә. Әгәр фермерлар һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре киләчәктә дә үз эшләрен тагын да үстерергә теләсәләр, аларга районның күпчелек хуҗалыкларындагы кебек, терлекләрнең баш санын арттырырга, продуктлыгын күтәрергә кирәк.
    Рәсемнәрдә: Гыйниятуллин хуҗалыгы терлекчесе А. Авдошин; Мөхәммәтов хуҗалыгы терлекчесе Р. Сәмигуллин; "ВЗП "Булгар"җәмгыяте терлекчеләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: