Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техника – ышанычлы, кешеләр дә сынатмый

Кышын юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең мәшәкатьләре сизелерлек арта. Бу чорда аларга беренче чиратта юллар һәм тротуарларны чиста итеп тоту бурычы йөкләнгән.

Сувар "Б" җәмгыяте коллективы шәһәр юлларында дежур торуга беренче кар төшү белән, ягъни ноябрь аенда ук кереште. Эш берничә сменада оештырылган. Шунысын әйтергә кирәк, узган ел азагында кар күбрәк яуган, юлларда бозлавык хасил булган. Әйтик, бары тик декабрь аенда гына да юл, тротуарлар, автостоянка, урам чатларын чистарту, бозлавыкка каршы материал сиптерү өчен техника кимендә ун тапкыр җәлеп ителгән. Бу аз түгел. Юл хуҗалыгында 400 тонна тозлы ком катнашмасы әзерләп куелган. Бу язга кадәр җитәргә тиеш.
Юлчыларның нинди техника белән тәэмин ителүе дә зур әһәмияткә ия. Кар чистартуга өч МТЗ-82 тракторы һәм ике КамАЗ, тозлы ком катнашмасын тарату өчен махсус эшләнгән ике юл машинасы, автогрейдер һәм Т-150 тракторы чыга. Тротуарларны кардан арындыру өчен мини-төягечле АТН-750 машинасын файдаланалар. Кышкы сезонга керер алдыннан бу техниканың бер өлешен "Татлизинг" тан (мини-төягеч, махсус җиһазландырылган КамАЗ, МТЗ-82 тракторы) арендага алганнар. Шуңа күрә биредә техникага кытлык кичермиләр.
Моннан тыш, әлеге коллектив хезмәткәрләре шәһәрдәге асфальт, вак таш түшәлгән һәм грунтлы юлларны да чистарталар. Быел Болгар дәүләт тыюлыгы территориясендәге Ислам академиясе, Ак мәчет территориясен кардан чистартуга килешү төзегәннәр. Узган елдагы кебек үк, килешү нигезендә, Танкеевка авылы урамнарын да кардан арындыралар. Мәшәкатьләр җитәрлек, юлчылар барысына да өлгерергә тырыша. МТЗ-82 тракторы белән идарә итүче Александр Пеньков үзенә тапшырылган теләсә нинди бурычны намус белән үти. Александр Курицынга бу сезонда яңа техника - мини-төягеч тапшырылган. Әлеге техника белән ул шәһәрдәге тротуарларны, академия һәм Ак мәчет территориясен чистарта. Алексей Шмагин махсус җиһазландырылган яңа КамАЗ машинасы белән урамнарны чистарту белән бергә, юлларга тозлы ком катнашмасы да сиптерә.
Баш инженер Сергей Князев сүзләренә караганда, коллектив кышкы сезонга ел саен зур җаваплылык белән әзерләнә. Шуңа күрә эштә беркайчан тоткарлыклар килеп чыкмый. Бу күп нәрсә турында сөйли.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев