Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Тарих кабатланмаса да, үткәннәрне искә төшерә...

    Узган ял көннәрендә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендәге халыкның күплегенә хәйран калырлык иде: биредә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм иганәчеләр ярдәме белән беренче тапкыр "Бөек Болгар" Бөтенроссия тарих фестивале уздырылды.

    Владимир КОРНИЛОВ
    Мондый фестивальләр эре шәһәрләрдә дә сирәк оештырыла, шуңа күрә аны борынгы Болгар өчен моңарчы булмаган һәм күрелмәгән вакыйга, дип тә әйтергә мөмкин. Тыюлыкка килүчеләр биредә хәрби киемле һәм коралланган урта гасырлар сугышчыларын, аларның кылычларын баш өстендә уйната-уйната сугышуларын күреп сокланулы хисләр кичерделәр. Турнир башланганчыга кадәр Болгар авылының үзәк урамнарында ярминкә булды. Рәтләргә тезелеп киткән төрле төстәге лавка-палаткалардагы товарның күплегенә ис китәрлек иде. Сәүдәгәрләр ниләр генә алып килмәгән: мехлар, күннән эшләнгән әйберләр, каешлар, бизәнү кирәк-яраклары, саклану җайланмалары, руннар, корал, киез итек, баш һәм өс киемнәре, пычаклар, татлы ризыклар, күз явын алырлык сувенирлар, төрле хайван мөгезеннән, агачтан һәм балчыктан ясалган әйберләр, башка нәрсәләр. Сатучылар узган-барганга мактый-мактый үз товарларын тәкъдим иттеләр, рәтләр арасыннан исә урта гасырлар киеменә киенгән Шотландия, Голландия, Кытай һәм Шәрек илләреннән килгән "кунаклар" йөрде. Урам музыкантлары күңелле җырлар һәм биюләр башкардылар… Биредә борынгы рецептларга нигезләнеп пешерелгән төрле ризыклардан да авыз итү мөмкинлеге бар иде. Казан асып учакта ботка, пылау пешерделәр, мәрҗән кебек янып торган утлы күмер өстендә ит кыздырдылар. Моннан 7 гасыр элек тә борынгы бабаларыбыз нәкъ шундый ярминкәләр оештыра булгандыр бәлки.
    Теләгән һәр кеше өчен балчыктан төрле сыннар, чүлмәкләр, киездән әйберләр ясау, тимер чоку һәм бизәкләп язу буенча мастер-класслар оештырылды. Осталарның балчыктан уенчыкларны ничек тиз әвәләвен күреп барысының да исе китте. Европада ХIV-ХV гасырларда модада булган бию серләренә дә өйрәттеләр. Фестивальне оештыручылар балалар аттракционнары турында да онытмаган. Бер сүз белән әйткәндә, җаның теләгән нәрсә бар иде биредә. Килгән һәр кеше дә истәлеккә берәр төрле сувенир алмый калмагандыр, шәт.
    Бәйрәмнең төп мәйданында, төгәлрәге, Истәлек билгесе белән Җәмигъ мәчет арасында, фестивальнең тантаналы өлеше башлануы турында хәбәр иттеләр. Биредә алдан ук сугышлар уздыру өчен төп һәм өстәмә ярыш мәйданы әзерләп куйганнар.
    Турнирга Россиянең бик күп төбәкләрендәге тарихи клублардан 200 дән артык кеше килгән. Арада Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ижевск, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм Түбән Новгород өлкәсе, Коми Республикасы, Пермь, Төмән крайлары, Ульян, Самара, Чиләбе, Саратов, Пенза өлкәләре, Казагыстаннан килгән вәкилләр бар иде. Хәтта Франциядән дә бер сугышчы бар, дип игълан иттеләр. Тамашаны алып баручы фестиваль халыкара статуска ия, дип хаклы рәвештә билгеләп үтте. Урта гасырларның күрсәтмә сугышларында катнашучылар һәм тамашачылар бер-берләрен сәламләгәннән соң мәйданга җыелган халыкка Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, Спас районы башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр. Алар үз чыгышларында әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын ассызыклап үттеләр, барысын да фестивальнең башлануы белән тәбрик итеп, сугышчыларга лаеклы җиңүгә ирешүләрен теләделәр. Җавап сүзендә фестивальне оештыручылар Татьяна Ларионованың борынгы технология буенча кулдан ясалган кылычны кабул итеп алуын һәм аны Татарстанның беренче Президентына, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка тапшыруын үтенделәр.
    Тантаналы өлештән соң сайлап алу сугышлары башланды. Алтын Урда чорындагы хәрби киемле сугышчыларга (мондый киемнәрнең авырлыгы 20 дән 60 килограммга кадәр җитә) берничә номинациядә: "Калкан һәм кылыч, "Кылыч-баклер" (баклер - әйләнәсе 30 сантиметрлы калкан), "Кылыч-кылыч", алебардистлар (алебарда - озын саплы сугыш балтасы), бугуртлар (массовый сугышлар, командалар бер-берләре белән сугыша) номинацияләрендә көч сынашырга туры килде. Бугуртлар да берничә категориягә бүленде. Оештыручылар аңлатуынча, бу чын сугыш, монда бернинди дә ясалмалык юк. Дөрес, корал белән кулга, касыкка һәм башның чигә өлешенә сугу тыелды.
    Ярышлар башланды. Борынгы шәһәргә бермәлгә зеңгелдәп торган кылыч чыңы таралды. Сугышларда катнашучылар кызык өчен түгел, ә иң көчлеләрне ачыклау максаты белән көрәшкә кузгалды. Арадан яраланучылар, җәрәхәт алучылар да булды, берничә кеше табибларга ярдәм сорап та мөрәҗәгать итте. Алар моңа алдан әзерләнеп килгән. Кылыч сугышы озак дәвам итте. Төн урталары җитеп килгәндә прожектор һәм факеллар яндырып куйдылар. Бу күренешләрне сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Барысын да үзең күрү хәерле.
    Кылыч сугышы тәмамлангач берничә фольклор төркеме катнашында концерт башланды. Алар борынгы көйләрне һәм борынгы бабаларыбыз җырларын башкардылар. Барабан, скрипка, башка уен коралларында уйнадылар. Төрле төсләрдәге ясалма утлар яктысыннан тирә-якка сихри моң балкышы таралган кебек булды. Күктәге йолдызлар балкышы белән чуарланган Иделдән җылы җил искәндә күз алдына борынгы бабаларыбыз яшәгән чорлар килеп басты. Ул чакта да бит биредә тормыш шулай кайнап торгандыр…
    Шимбә киче күңелләрне җилкендерерлек шоу-тамаша белән тәмамланды. Фестивальне оештыручыларның фантазиясенә күпләрнең исе китте. Махсус утлы эффектлар кулланып башта берничә композиция күрсәттеләр, аннары исә караңгылыкта "Бөек Болгар" дип язылган төсле сүзләр пәйда булды.
    Ял көнне янә ярминкә оештырдылар, финал сугышлары да дәвам итте. Ярышлар мәйданына бәйгедә җиңүчеләр чыгып, корал белән эш итү осталыкларын күрсәттеләр. Финалга "Легион", "Стезя прави", "Нежность" (Татарстан җыелма командасы), "Медвежья пять" клублары чыкты. Тамашачылар аеруча команда сугышларын яратып карадылар. Берьюлы егермедән артык сугышчының кылыч белән көч сынашуын тын да алмый күзәттеләр.
    Сугышчыларның алай тиз генә бирешәсе килмәде. Аякларында басып тора алганчы каршылык күрсәттеләр. Егылган сугышчы көрәштән чыгарылды.
    Киеренке бәйгедә Ижевскидан килгән кылыч сугышы осталары җиңүче булды.
    Фестивальдә 12 меңнән артык тамашачы катнашкан. Оештыручылар мондый фестивальне ел саен уздыру турында уйлый. Уздырсыннар, халык әнә шундый чаралар аша борынгы болгарларның ничек яшәү рәвешен күз алдына китерер.
    Автор фотолары.
    (Безнең фотоинформацияләр белән www.spas-rt.ru сайтыннан таныша аласыз).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: