Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Табыш китерә торган тармак

    Соңгы елларда Никольскидагы Андрей Синицин крестьян (фермер) хуҗалыгында терлекчелек тармагын үстерүгә зур игътибар бирә башладылар. Хәер, бу аңлашыла да: ит һәм сөт сатудан хуҗалык ел әйләнәсендә тотрыклы табыш ала.

    Руслан ХӘМИДУЛЛИН

    Хуҗалык фермасында малларны 2003 елдан бирле асрыйлар. Билгеле инде, әле совет чорында ук төзелгән бина шактый искергән. Узган ел бинаны ремонтлау эшенә керешкәннәр. Дөрес, моның мәшәкате аз түгел, байтак чыгымнар таләп итә. Әмма тотылган акча киләчәктә үзен акларга тиеш. Хуҗалыкта үз көчләре белән фермага яңа идән түшәгәннәр, түбәне тулысынча яңартып профнастил беләп япканнар. Бинадагы иске тирес чыгару җайланмасын сүтеп алып, аның урынына яңасын урнаштырганнар. Яшь бозауларга да иркен, җайлы урын булдырылган.

    Ферма танымаслык булып үзгәргән, биредә малларны асрау, терлекчеләргә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бүген малларның баш саны 200гә җитә, шуларның 125е – савым сыерлар. Фермадагы уңай үзгәрешләр нәтиҗәсе буларак, ел дәвамында малларның баш саны 50гә арткан. Быел фермада сөт җитештерүнең ике тапкырга артуын да әйтергә кирәк. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, җәйге чорда көн саен 1100 килограмм сөт сатканнар. Литрын 20 сумга тапкырлагач, ярыйсы гына табыш алганнар, дип әйтергә була.


    Сүз дә юк, малларның баш санын арттыргач, штатны да зурайтырга туры килгән. Элек, мәсәлән, фермада өч сыер савучы эшләгән булса, хәзер – биш. Һәр терлекчегә 25 баш беркетелгән. Барлык сыер савучылар да терлекчелек тармагында күп еллардан бирле хезмәт куеп, зур тәҗрибә туплаган. Светлана Кузьмина, мәсәлән, Синицин фермасында  егерме елдан артык сыер сава. Үзенә тапшырылган бурычны намус белән үти, берничә тапкыр районның алдынгылар слетында катнашкан. Бүген дә сынатмый, башкаларга үрнәк булып тора.

    – Терлекче хезмәтен сайлавыма беркайчан үкенгәнем булмады, – ди ул. – Кечкенәдән малларны яратып үстем, элек фермада эшләүчеләргә хөрмәт зур иде. Тырышсаң, әле хәзер дә хезмәтеңне тиешенчә бәялиләр һәм зурлыйлар...
    Хуҗалык фермасында эшләүчеләрнең барысына да әйбәт хезмәт хакы түлиләр. Үз хуҗалыкларында терлек асраучыларга арзан бәядән ашлык һәм печән бирәләр. Язын, премия рәвешендә, бушлай бозау да бирәләр. Бу да үзенә күрә бер кызыксындыру чарасы. Валерий Салмин, Александр Филимонов, Валерий Фролов, Александр Минейчев, Сергей Сомов кебек терлекчеләрнең хезмәте дә бары тик мактауга гына лаек. Каравылчы Владимир Тимонин та коллективта күпләргә яхшы таныш. Ферма коллективы белән гомеренең 25 елын терлекчелек тармагына багышлаган Ришат Вәлиуллин җитәкчелек итә. Аның сүзләренә караганда, бу кышлату чоры борчу-мәшәкатьләр тудырмаска тиеш. Ул кайбер саннар да китереп үтте.


    Мәсәлән, кышлату чорына 500 тоннадан артык печән һәм шуның кадәр үк салам, 250 тонна фураж әзерләп куйганнар. Соңгы ике елда хуҗалыкта силостан баш тартканнар. Аның урынына Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс шәһәреннән барда һәм жом ташыйлар.

    Бу көннәрдә сыерларның күбесе буаз, шунлыктан сөт кимегән. Ә менә продукцияне сатып алу бәясе күпкә арткан һәм хәзер аның литры 23 сум тәшкил итә. Димәк, терлекчеләрнең куйган хезмәте бушка китми, дигән сүз. Дөрес, борчыган проблемалар да юк түгел. Аларны киләчәктә бергәләшеп хәл итү юлларын табарга тырышачаклар. Хәзер хуҗалык алдында торган төп бурыч – фермадагы малларның баш санын арттыру.

    – Савым сыерларны 200гә кадәр җиткерергә уйлап торабыз, – ди Андрей Синицин. – Терлекчелек – тотрыклы табыш китерә торган бердәнбер тармак. Терлекчеләрнең сынатмаячагына нык ышанам, чөнки бездә уңганнарның да уңганнары гына эшли...

    Автор фотолары.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: