Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Табигатькә генә өметләнергә ярамый

    Аяз көннәрдән нәтиҗәле файдаланып, Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы механизаторлары арышны урып бетерделәр. Хәзерге вакытта алар көзге бодай һәм арпа суктыруга керештеләр.

    Олег Пахомов

    Хуҗалыкта бөтен көч бөртекле культураларны җыеп алуга бирелде. Тәҗрибәле механизаторлар Александр Карпеев, Александр Барыгин, Николай Егоров, Сергей Егоров, Сергей Башкиров һәм Николай Палагин идарә иткән биш комбайн (ике "Мега" һәм өч "Дон") көне буе ашлык суктыралар. Машина йөртүчеләр Юрий Комиссаров, Вадим Анохин, Сергей Платонов һәм Владимир Граненков бункерлардан бушатылган игенне шунда ук КамАЗлар белән икмәк кабул итү предприятиесенә ташыйлар. Аларның тырышлыгы белән урып-җыюны озакка сузмыйча, югары темплар белән башкарып чыгарга уйлыйлар.

    300 гектардан артык мәйданнан 650 тонна чамасы ашлык суктырылган. Уңыш гектарындан 20 центнер чыга. Инде шактый гына мәйданда җыеп алынган көзге бодайның уңышы бераз кимрәк. Барлыгы урак башланганнан бирле комбайнчылар бункерлардан 1300 тонна чамасы ашлык бушатканнар.

    Хуҗалыкта көзге культуралар пар җирләренә чәчелүен исәпкә алсаң, быел моны шактый яхшы нәтиҗә дип әйтергә була. Уңышның бер өлеше шунда ук чәчүлеккә салына.

    - Җитди югалтуларны булдырмас өчен, арпа суктыруны тизрәк төгәлләргә тырышабыз, - диде хуҗалык агрономы Андрей Шиков. - Шунысы да бар, аның дымлылыгы тиешле норма таләпләренә туры килә. Көзге бодайны да тизрәк җыеп алырга кирәк иде, ләкин әлегә дымлылыгы югарырак...

    Узган атнадагы аяз көннәрнең берсендә хәлләр әнә шулай булса, шул ук көнне кичен тагын яңгыр явып, хуҗалыкның механикалаштырылган отряды эшне туктатырга мәҗбүр булды.

    Бөртекле культуралар хуҗалыкта шактый мәйдан били. Әлегә арпа да, көзге бодай да, 500 гектар чамасы сабан бодае да җыелып бетмәгән. Уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен игенчеләргә күп көч куярга туры киләчәк.

    Хуҗалыкта уҗым культураларын чәчү вакыты якынлашуын да онытмыйлар. Комбайннар артыннан ук Владимир Пигалев белән Алексей Шмагин махсус агрегат ярдәмендә саламны ваклаталар, ә Игорь белән Андрей Палагиннарның К-700 тракторлары туфрак әзерли. Быел хуҗалыкта беренче тапкыр уҗым культураларын чәчү өчен 100 гектар чамасы чиста пар җире калдырганнар, шулай да башка еллардагы кебек үк, чәчүлекнең күп өлеше башка җиргә иңдереләчәк. Шулай итеп, агротехника чараларын тиешенчә үтәү хәтта иң коры килгән елларда да шактый уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә һәм хуҗалык игенчеләренең югары осталык белән, зур җаваплылык хисе тоеп эшләүләрен тагын бер кат раслый.

    Рәсемнәрдә: басуларда комбайннар гөрелтесе тынып тормый; комбайнчылар Сергей Башкиров һәм Сергей Егоров техникадан җитештерүчән файдаланалар; Вадим Анохин КамАЗ машинасында ашлык ташый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: