Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Стратегия төп максатны билгели

    Билгеле булганча, төп күрсәткечләр буенча Татарстан әйдәп баручы төбәкләр арасына керә. Мәсәлән, тулаем региональ продукт күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 6нчы, авыл хуҗалыгы производствосына инвестицияләр күләме буенча - 4нче, җитештерү һәм төзелеш буенча 5нче урынны били. Татарстан икътисад моделенең өстенлеге - инновацияләр белән оста эш итүдә. Президент Рөстәм...

    Билгеле булганча, төп күрсәткечләр буенча Татарстан әйдәп баручы төбәкләр арасына керә. Мәсәлән, тулаем региональ продукт күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 6нчы, авыл хуҗалыгы производствосына инвестицияләр күләме буенча - 4нче, җитештерү һәм төзелеш буенча 5нче урынны били.
    Татарстан икътисад моделенең өстенлеге - инновацияләр белән оста эш итүдә. Президент Рөстәм Миңнехановның Россиянең инновацион төбәкләр ассоциациясе советы рәисе итеп яңадан сайлануы да Татарстанның бу юнәлештәге өстенлеген тану дип кабул итәргә кирәк.
    Татарстан илдә катлаулы кризис шартларында да карамастан, икътисадны тотрыклы һәм динамикалы үстерү буенча башка төбәкләргә үрнәк булып тора. Бернигә дә карамастан, республика 2030 елга кадәрге чорга Социаль - икътисадый үсеш стратегиясендә билгеләнгәнчә, барлык позицияләр буенча да конкурентлык күрсәтә алучы төбәк булып калу өчен үз алдына куелган төп максатка ышанычлы атлавын дәвам итә. Стратегия алдагы күп елларга перспективалы үсеш юлларын билгеләде. Закон көченә ия булган әлеге документ нигезендә, безнең районның 2016 -2021 елларга һәм планлы 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе эшләнде. Стратегия бу елның август аенда узган район Советы утырышында расланды. Районны Идел буе төбәкләре һәм Россиянең туристлар үзәге буларак, инвестицияләр җәлеп итеп һәм тиешле инфраструктура, яңа эш урыннары булдырып үстерүгә ирешү - аның төп максаты. Максатка ирешү өчен икъдисадый үсешнең төп юнәлешләре билгеләнде. Моңа авыл хуҗалыгы, туризм, кече һәм урта бизнес керә. Районны 2030 елга кадәр икътисадый үстерү моделе әнә шуннан гыйбарәт тә инде. Моңа аерым тукталасы килә.
    Авыл хуҗалыгында, мәсәлән, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен үзебезнең акчага һәм республика программаларында катнашып заманча техника сатып алуны сизелерлек арттырырга, ашламалар кулланып туфракның уңдырышлылыгын күтәрергә, алдынгы технологияләрне активрак кертергә, элиталы чәчүлек орлык һәм терлек сатып алырга кирәк. Җирле һәм республика бюджетлары акчасы исәбенә авылда хуҗалык итүнең кече формаларына, халыкны эш белән тәэмин итүгә, кадрлар составын яхшыртуга, яшь белгечләрне ташламалы кредитлар һәм субсидияләр исәбенә уңайлыклары булган фатирлар белән тәэмин итүгә дә зур игътибар биреләчәк.
    Әлеге һәм башка чаралар нәтиҗәсе буларак, 2030 елда ит җитештерү күләме 2,5 мең тонна (2015 елда - 2,2 мең), сөт - 27,1 мең тонна (23,7), бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар - 118 мең тонна (89,3), көнбагыш - 12,6 (4,2) тонна тәшкил итәргә тиеш.
    Районны үстерү структурасында төп урынны туризм биләп тора. Стратегиядә 2030 елда Борынгы Болгарга килүче туристларның санын 690 меңгә җиткерү бурычы куела. Бу максатка ирешү өчен барлык уңайлыклары булган кунакханә, Ржавец поселогында ял итү өчен йортлар төзелә, яңа туристик маршрутлар булдырыла, сувенир пролукциясе җитештерү арта бара.
    Һәм, ниһаять, кече һәм урта бизнесны үстерү район икътисадының технологик чылбырында эшмәкәрлек субъектларының тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итүне күздә тота. Бу максатларда мөгезле эре терлек итен эшкәртү цехын ("Спас колбасалары" җәмгыяте) файдалануга тапшырырга, көнбагыш орлыгыннан май җитештерү буенча икенче линияне урнаштырырга ("Болгар ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыяте), балык эшкәртү цехы төзергә ("Болгаррыбпродукт" җәмгыяте), он, икмәк-булка, кондитер әйберләре җитештерүне арттырырга, Болгарның промышленность мәйданчыгында булганнарын үстереп яңа производстволар булдырырга ("РегионСтрой", "Спасская вольница" җәмгыятьләре) кирәк. 2030 елда кече һәм урта предприятиеләрнең акча әйләнеше 2300 миллион сум (2015 елда - 1066 млн. сум) тәшкил итәргә тиеш. Кече һәм урта бизнесның тулаем территориаль продукттагы өлеше якынча 30 процентка (2014 елда -27,3 процент) тәшкил итәргә тиеш. Әлеге субъектлар җирле бюджетка 60 миллион сумга кадәр (2015 елда -39) акча күчерер дип көтелә.
    Болар стратегик үсешнең төп юнәлешләре генә, алар район тормышын тәэмин итүче барлык тармаклар, шул исәптән сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спортны да кертеп эшләнде. Бу документта төп урын инвестицияләргә бирелә. 2030 елда аларның күләме 1570 миллион сум тәшкил итәргә тиеш. Киләчәктә колачлы эшләр башкарырга кирәк булачак. Район Советы утырышында стратегия кабул ителгән вакытта чыгыш ясап, район башлыгы Камил Нугаев депутатларга мөрәҗәгать итеп болай диде:
    - Безнең алда зур бурычлар тора, аларны хәл итү өчен җиң сызганып тотынырга кирәк... Алар үтәмәслек түгел, билгеләнгән максатларга ирешеп, район халкының тормышын яхшырту өчен без мөмкин булганнарның барысын да эшләргә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: