Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сөт җитештерү арта

    "Болгар Арыш" терлекчеләре сөт җитештерү күләмен ел саен арттыралар. Агрофирма бүлекчәләрендә хәзерге вакытта үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, тәүлегенә мең ярым килограммнан артык сөт савып алына. Сөт продукциясе җитештерү буенча бөтен илгә билгеле булган "Данон" фирмасына сөт тапшыру күләме дә шулкадәр арткан.

    Олег Пахомов.
    "НЖ".
    Генераль директорның терлекчелек буенча урынбасары Әнәс Фәттахов сүзләренә караганда, моңа ирешергә төрле сәбәпләр ярдәм иткән.
    Фермада соңгы елда Канада токымын безнең бестужев токымы белән кушылдыру нәтиҗәсендә алынган күп сөт бирә торган таналарны савым көтүенә кертеп, савым сыерлар санын бермә-бер арттырганнар. Терлекләрне ашату да балансланды һәм оптимальләштерелде: механик катнаштыргыч ярдәмендә алынган моноазык составына хәзер сыра түпләре һәм патоканы актив кушалар. Элек мондый азык катнашмасы агрофирманың Ким бүлегендә генә хәзерләнсә, узган ел кирәкле җиһазлар сатып алып, Көек фермасында да куллана башладылар. Терлек азыгын махсус трактор белән тараталар.
    Терлекләрне асрау һәм хезмәт шартларын камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Ким бүлегендә "Де Лаваль" фирмасы җиһазлары куелган өченче сыер абзарына реконструкция ясау эше тәмамланып килә. Мондый җиһазлар сыер савучыларның эшен бермә-бер җиңеләйтә. Аларга хәзер сөт савытларын урыннан-урынга күчереп йөртергә кирәк түгел. Сөт үткәргечләр буенча башта зур колбага, аннары якынча 4 тонна сыйдырышлы савытка җыела һәм суыткыч ярдәмендә үзенең сыйфатын берничә көн дәвамында саклый ала. Сыер савучыларга хәзер сауганнан соң аппаратларны да юып торырга кирәкми, аларны хәзер махсус юу линиясенә урнаштыру да җитә.
    - Билгеле, чит ил җиһазларын элек фермада булган җиһазлар белән чагыштырырлык түгел, - ди аппаратураны көйләп торучы оператор Николай Ключников. - Аны көйләү дә хәзер күпкә җиңелрәк, чөнки күп өлешләре җыйган вакытта үк көйләп куелган...
    Шуңа карамастан, сыер савучыларның эше җиңел түгел. Һәр группада гадәттәгечә 25-30 баш түгел, ә 50шәр баш сыер. Сыерлар арасында беренче тапкыр бозаулаган таналарның күп булуы да кыенлыклар тудыра, чөнки аларны башта ныклап, көненә берничә тапкыр саварга кирәк. Ким бүлегендә сыерларны утыз елдан артык эш тәҗрибәсе булган савымчы Равия Абдрахманова, аның кызы Ләйсән Шәфигуллина һәм килене Елена сава. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, уртача тәүлеклек савым бүгенге көндә 11-14 килограмм тәшкил итә.
    - Мин фермада яшьтән эшлим, - ди Равия Абдрахманова. - Башта әнием, Ямбактының алдынгы савымчысы Әминә Мистахова белән бергә эшләдем. Ул мине бу һөнәрнең барлык нечкәлекләренә өйрәтергә тырышты, хәзер инде тупланган тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашам. Үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм...
    Равия йокыдан бик иртә, иртәнге дүртенчеләрдә үк тора. Башта үз хуҗалыгындагы өч сыерын сава, аннары Ямбактыдан Кимга килеп, яңадан эшкә тотына. Җиңел булмаса да, ул кечкенәдән үк эшләп, чыныгып үскәнлектән, зарланмый. Хезмәт хакын да вакытында, тулысынча биреп барсалар, бик яхшы булыр иде, ләкин монда да проблемалар бар икән.
    Сөтне сатып алу күләмен арттыру белән бергә, "Данон" фирмасы аның сатып алу бәясен төшергән. Ул кайчан бәяне күтәрер, билгесез. Шуңа карамастан, терлекчеләр көн саен үз эшләрен җиренә җиткереп, намус белән башкаралар.
    Рәсемнәрдә: Елена белән Равия Абдрахмановалар һәм Ләйсән Шәфигуллина; Николай Ключников.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: