Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас юлчылары беркайчан сынатмыйлар

Беренче кар төшеп, бозлавык хасил була башлау белән Сувар «Б» җәмгыяте коллективы шәһәрдәге юлларны тиешле тәртиптә тотуга керешә.

Әлеге җәмгыять коллективына шулай ук Приволжск һәм Полянка авыл җирлегендәге юллар да беркетелгән. Моннан тыш, юлчылар шактый еллардан бирле райондагы 17 күпергә дә хезмәт күрсәтә, аларны кыш буе кар һәм боздан чистарта, тротуарлар, юл читенә куелган киртәләр, юл билгеләрен тиешле тәртиптә тотарга тырыша.
Шәһәрдәге асфальт түшәлгән урамнарны һәм тротуарларны чистарту белән бергә бозлавыкка каршы махсус материал белән дә эшкәртәләр. Әлеге максат өчен кышлыкка 400 тонна тозлы ком катнашмасы әзерләп куелган. Моның кадәр материал язга кадәр җитәргә тиеш. Грунт һәм таш җәелгән урамнарны да тиешле контрольдә тоталар. Юлчылар кыш азагында шәһәрнең үзәк урамнарында һәм транспорт чарасы күпләп йөри торган урыннарда җыелган карны махсус билгеләнгән урынга чыгарып түгәчәк.
Шәһәр урамнарындагы тротуарлар һәм күперләрне чистарту өчен алты кешедән торган махсус бригада төзелгән, аларга кул ярдәмендә эшләтелә торган өч кар чистарту җайланмасы һәм "Газель" автомобиле беркетелгән. Эшчеләрне тиешле урынга тиз арада илтеп куялар. Беркайчан тоткарлыклар килеп чыкмый.
Юлчылар карамагында хәзер тагын ике автогрейдер, ике МТЗ-82 тракторы (роторлы һәм плуглы), өч КамАЗ, К-700 тракторы, ике төягеч һәм тозлы ком катнашмасын тарату җайланмасы бар.
- Кышкы юлларны тиешле тәртиптә тоту өчен техника да, кешеләребез дә җитәрлек, - ди Сувар «Б» җәмгыяте баш инженеры Сергей Князев. - Бездә эшләүчеләрнең күбесе зур тәҗрибә туплаган, барысы да диярлек үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны тирән аңлый. Тракторчылар Александр Пеньков һәм Сергей Тюряков, машина йөртүчеләр Сергей Крайнов белән Алексей Шмагин һәм башкалар тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаралар. Гомумән, юлчылар сынатмаска тырыша.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев