Спас районында сыра арпасының яңа сортын суктыра башладылар
Татарстанда, шул исәптән безнең Спас районында да, урып-җыю дәвам итә. Бүгенге көнгә инде 43 мең тоннадан артык ашлык суктырылган.
Игорь Планин һәм Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларында да урып-җыю актив дәвам итә. Быел бу хуҗалыклар безнең яклар өчен яңа культура – «Деспина» сортлы сыра арпасы чәчеп карадылар. Сыра арпасын сатып алучылар күп булса да, игүе шактый четерекле. Ул дымның күләменә бик сизгер. Быелгы урып-җыю вакытында коеп яңгырлар явуын исәпкә алып, яңа культурага зыян килмәдеме икән?
Сыра арпасын игүдә иң катлаулысы – ул һава шартларына бик сизгер. Дымлылык һәм температура тайпылышлары аркасында арпа составындагы аксымның микъдары үзгәрә. Ә бу исә сыйфатның төп күрсәткече булып тора. Ураккка төшкәннән бирле ява башлаган яңгырлар урып-җыюны бераз тоткарлап торса да, КФХ җитәкчесе Игорь Планин әйтүенчә, бөртекнең сыйфатына зыян килмәгән.
– Тиешле сыйфатлы сыра арпасын үстерү өчен һава шартлары гына аз, – ди Игорь Планин. – Сыйфатлы орлыклар, үсемлекләрне саклауның химик чараларын куллану, заманча җайланмалар кирәк. Билгеле, табигать шартлары да үз йогынтысын ясый. «Деспина» сорты өчен озаклап, җилләп, давыллап яуган яңгырлар куркыныч. Алар арпа составындагы аксымны юдырып чыгара. Нәтиҗәдә чимал сыра кайнату компанияләрнең стандартларына туры килми. Ул чакта арпаны фураж ашлыгы итеп сатарга гына кала. Ә бу исә бик зур зыян. Тик быелгы яңгырлар арпа сыйфатына зарар китермәс кебек. Без инде 620 гектарда менә дигән сыйфатлы арпа урып өлгердек. Тагын 350 гектар калды. Шул ук вакытта башка игеннәр урып-җыюны да туктатып тормыйбыз.
Быелгы уңыш игенчеләрне сөендерә. Урып-җыюда катнашкан техника да сынатмый, һава шартлары да әйбәтләнеп китте. Ә Игорь әйтүенчә, урып-җыю вакытында яуган яңгырларның хәтта файдасы да бар, чөнки алар эсселек аркасында туфрак югалткан дымлылыкны яңарта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев