Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Спас районында милли проектлар тормышка ашырыла

    Инде хәбәр ителгәнчә, 2019—2021 елларда Татарстан Республикасында милли проектларны тормышка ашыру өчен 44,6 миллиард сум акча биреләчәк.

    Бу акчага яңа сәламәтлек саклау, белем бирү, мәдәният объектлары һәм җәмгыять тормышында әһәмиятле роль уйнаган башка биналар төзеләчәк, булганннарына модернизация ясалачак. Исегезгә төшерәбез, милли проектлар арасында безнең райондагы объектлар да бар. Аларның кайберләрендә эшләр ничек бара?

    Мәдәният

    Милли проектка кертелгән объектлар арасында Өчкүл авылындагы Мәдният йорты да бар. Ул 1971 елда ук төзелгән, бинага капиталь ремонт таләп ителә. Милли проектны тормышка ашыру кысаларында, авылдагы бу мәдәният учагын тәртипкә китерү өчен 11936,980 мең сум бүлеп бирелә. Күргәнегезчә, бу аз акча түгел. Әмма объектта башкарылырга тиешле эшләр күләме дә шактый.

    Бу эш белән Сергей Марюхов җитәкчелегендәге “РегионСтрой” җәмгыяте шөгыльләнә. Коллектив әле май ае урталарында ук ремонт эшенә керешкән, бүгенге көнгә билгеләнгәннәрнең күбесен башкарып чыгарга да өлгергәннәр. Әйтик, төзүчеләр иске түбәне сүткән, яңа бәпкәләр урнаштырганнар. Озакламый түбәне профнастил белән ябуга керешәчәкләр. Чардакны җылыту өчен дә тиешле чаралар күреләчәк.

    Моннан тыш, биредә иске тәрәзә яңакларын пластиктан эшләнгәненә алмаштырганнар, идәннәрне сүтәләр. Күп еллар дәвамында кулланудан яраксыз хәлгә килә башлаган су үткәрү челтәре һәм канализация системасын сүтеп алганнар, алар урынына яңасы куелачак. Мәдәният йортында кайнар су булачак, бу максатлар өчен су җылыту җайланмасы урнаштырырга җыеналар. Бина санузел белән тәэмин ителәчәк, юынтык суны агызу өчен 5 кубометр сыйдырышлы кое казылырга тиеш. Эчке эшләргә килгәндә, биредә асылмалы түшәм ясарга җыеналар, стенаның бер өлеше гипслы картоннан булачак, калганын исә декоратив буяу кулланып штукатурларга тиешләр. Актлар залына яңа идән җәю күздә тотыла, кайбер бүлмәләргә – линолеум, коридорда һәм санузелда керамик граниттан эшләнгән плитка җәеләчәк. Бинага заманча ишекләр кую да план буенча каралган. Әйтик, бүлмә ишекләре агачтан һәм алюминийдан булса, керә торганнары тимердән эшләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк, бинага керә торган җирдә инвалидларга җайлы һәм уңайлырак булсын өчен пандуслар куелырга тиеш.

    Моннан тыш, төзүчеләр бина нигезенең җимерелә башлаган цоколь өлешен дә тәртипкә китерә. Мәдәният йортындагы электр үткәргеч чыбыкларын тулысынча алмаштырачаклар, янгын турында хәбәр итә торган сигнализация куелачак. Әлбәттә инде, янгын чыккан очракларда су алу җайланмасын да ясап куярга җыеналар.

    Объектта Надыйр Гомәров бригадасы эшли. Фасад, түбә ябу белән бәйле булган эшләрне нәкъ менә аның җитәкчелегендә эшләүчеләр башкара. Инженерлык челтәрләрен яңарту өчен Владимир Функ бригадасы җаваплы.

    Объект бу елның көзендә файдалануга тапшырылачак.

     

    Демография

    “Демография” милли проекты республика буенча 114 объектны үз эченә ала. Бу юнәлештәге эшләрнең нинди зур әһәмияткә ия булуы турында әйтеп торуның кирәге юк, чөнки бүген демография проблемасы беренче урында тора, дияргә дә була. Шуңа күрә, моңа вак-төяк мәсьәлә итеп һич тә карарга ярамый.

    “Демография” милли проектына биш федераль проект кертелгән. Алар балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтүгә, хатын-кызларны эш белән тәэмин итү, өч яшькә кадәрле балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тиешле шартлар булдыру, өлкәннәр турында кайгырту, халыкның сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә кагыла.

    Безнең районда проектны тормышка ашыру кысаларында планлаштырылган объектлар арасыннан Болгардагы 1нче мәктәп базасында ачылачак спорт мәйданчыгын атап үтәргә була. Бу мәйданчык Бөтенроссия “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” (ГТО) физкультура-спорт комплексын тапшыруга әзерләү өчен хезмәт итәчәк. Бу максатлар өчен бүлеп бирелә торган 5093,755 сум акчага ясалма үлән үстерү өчен тигез мәйданчык ясарга, яктырту баганалары куярга, тирә-ягына койма тотып алырга кирәк. Биредә эшләрнең бер өлеше инде үтәлгән. Мәйданчыкны Татарстан Республикасының “Татлизинг” оешмасы төзи.

    “Олимп” универсаль спорт залында ГТО нормаларын тапшыру өчен спорт мәйданчыгы булдыруга өч миллион сум акча бирелде. Биредә тренажерлар, төрле җайланмалар, ял итү урыннары куелачак.

    Моннан тыш, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын үтәү кысаларында “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә “Лада Ларгус” автомобиле бирелә. Бу автомобиль коляска ярдәмендә хәрәкәтләнә торган инвалидларны йөртү өчен махсус яраклаштырылган, шулай ук өлкәннәрне район хастаханәсенә диспансеризация үтү өчен алып барганда кулланылачак. Район хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге автомобиль белән көненә 25 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк.

    Тагын бер нәрсә турында әйтергә кирәк. Агымдагы елның 1 июленнән район хастаханәсендә гериатрия кабинеты эшли башлады. Бу кабинет олы яшьтәге кешеләрне дәвалау белән шөгыльләнәчәк.

    Өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеге начараю сәбәпле, еш кына аларның физик һәм фикерләү сәләте кими, тирә-яктагы хәлләр белән кызыксынмый башлыйлар. Депрессия, битарафлык, тәшвишләнү, юкка ярсып китү, эмоциональ яктан тотрыксызга әверелү аркасында пациент һәм аның туганнары яки табиб арасында аңлашылмаучанлык туа. Гериатрия кабинеты табибларының мондый пациентлар белән эшләү өлкәсендә тәҗрибәсе зур булганга күрә, пациент үзенә билгеләнгән дәвалау чараларын җиренә җиткереп үтәргә тиеш.

    Бүгенге көндә кабинет 32 кеше кабул иткән.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: