Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Спас районында терлек азыгын хәзерләү дәвам итә

Район механизаторлары аяз көннең һәр сәгатеннән файдаланып калырга тырышалар. Хәзерге вакытта терлек азыгы хәзерләү - иң мөһим бурычларның берсе.

Көн саен явып торган яңгырлар Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгы басуларындагы күпьеллык үләннәрне чабуда зур кыенлыклар тудырды. Эспарцет, люцерна һәм "костерка" биредә 200 гектар мәйданны биләп тора. Кырык гектар мәйданнан чабылган яшел массаның бер өлеше сенаж салуга китә, ә калганнарыннан печән хәзерлиләр.
Бүгенге көнгә печән өчен 50 гектар мәйданда яшел үлән чабылган, ә бер атнадан хуҗалык сенаж салуга керешәчәк.
- Үткән ел 28 июньгә сенаж салынган, печәнне дә пресслап бетергәннәр иде,-ди хуҗалык башлыгы.- Нәтиҗәдә без 600 тонна сенаж салдык һәм 350 тоннадан артык печән туплап, терлекләргә кышка җитәрлек азык әзерләдек. Ә быел күп эшләр соңга калды. Ләкин бу бездән тормый, табигать законнарына буйсынырга туры килә.
Кайбер елларда туфракта дым булмау игенчеләр эшенә нык аяк чалды, ә быел исә яңгырлар кирәгеннән артык яуды. Ләкин ничек кенә булмасын, терлек азыгын быел да шуның кадәр үк тупларга туры киләчәк.
Хуҗалыкта үләннәрне роторлы чапкыч таккан МТЗ-1221 тракторында Алексей Шмагин чаба. Аннары үзе үк печәннәрне пресслауга тотыначак. Тиздән ургыч көйләнгән МТЗ-80 тракторында Александр Пигалев та үләннәрне чабуга керешәчәк. Ә хәзергә ул Ринат Галәветдинов белән бергә көнбагышның төбенә өя. Ринат шулай ук МТЗ-80 тракторында печәнне җыеп, әйләндереп торачак. Сергей Юрков исә КУН көйләнгән МТЗ-82 тракторында тюкларны төяү белән шөгыльләнәчәк.
Кыскасы, бөтен җаваплы участокларга тәҗрибәле кешеләр билгеләнгән. Алар барысы да үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев