Спас районы басуларында терлек азыгын хәзерләү дәвам итә
“Авангард” җәмгыяте механизаторлары сенаж салуга кереште.
Май аеның көтеп алынган шифалы яңгырлары нәтиҗәсе буларак, басуларда үскән үләннәргә карап сокланмый мөмкин түгел. Шуңа күрә, хуҗалыкта быел бу мөһим эшне гадәттәгегә караганда ун көнгә алдарак башлап җибәрделәр.
“Авангард”ның күпьеллык үлән мәйданнары 616 гектар тәшкил итә. Быел сенажга ихтыяҗ арту сәбәпле, берьеллык үләнне 430 гектарда үстергәннәр. Кимлылар 8000 тонна сусыл азык әзерләүне планлаштыра. Бу узган елдагыга караганда ике мең тоннага күбрәк. Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы уңыш та куандыра. Узган ел гектардан 60 центнер җыеп алсалар, быел ул 100гә җитә.
Моннан тыш, малларны уңышлы кышлату өчен ким дигәндә 500 тонна печән әзерләргә кирәк. Бу максатка ирешү өчен 300 гектардагы табигый болынлыклардан печәнне чабып алырга җыеналар. Билгеләнгәннәрне үтәү өчен хуҗалыкта махсус звено төзелгән. Александр Комаров “МакДон” комбайнында үләннәрне чаптыра, Александр Манурин “Ягуар” комбайны белән массаны ваклатып төяп тора. Хасил булган яшел массаны КамАЗлар белән Сергей Кузьмин, Александр Заказников, шулай ук тракторчылар Минсабир Гайнуллин, Фәнис Сафин һәм Ришат Халиков ташый. Мөнир Хәмидуллин белән Дамир Мәрдәнов Т-150 һәм ДТ-75 тракторлары ярдәмендә тыгызлый.
– Малларга ышанычлы азык запаслары булдыру өчен хуҗалыкта тиешле шартларның барысы да тудырылган, – ди хуҗалыкның баш агрономы Александр Маркин. – Техника сынатмаса, көннәр шулай кояшлы торса, механизаторларның сынатмаячагына бер шик юк.
Руслан Хәмидуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев