Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Спас игенчеләре вакытның кадерен белә

Иске Рәҗәптәге Вәгыйз Мөхәммәтов крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре бөртекле культуралар суктыруны оешканлык белән дәвам итә.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Хуҗалыкта күптәнге традиция буенча игеннәрне Екатериновкада урнашкан басулардан җыеп суктыра башлыйлар. Биредәге ашлык мәйданы 530 гектарлап тәшкил итә. Әйтергә кирәк, басулар быел мул уңыш белән сөендерә алмады. Әмма елына күрә гектарыннан 20 центнердан артыграк бөртек җыеп алуны берничек тә начар, дип булмый. Дөресен әйткәндә, моның кадәресенә дә исәп тотмаганнар, шулай да коллективның куйган хезмәте бушка китмәгән.
- Игенче хезмәте беркайчан җиңел булмады, - ди хуҗалык башлыгы Вәгыйз Вәлиулла улы. - Күмәк эшне барың бер тигез дәрәҗәдә җигелеп тартканда гына нәтиҗәгә ирешәсең. Шөкер, механизаторларыбыз ут уйната торган егетләр, аларга үземә ышанган кебек ышанам...
Басуга чыгар алдыннан игенчеләр алдына конкрет бурыч куелган, әлеге җаваплы кампанияне уздыру белән бәйле булган башка мәсьәләләрне уртага салып сөйләшкәннәр. Киңәшле эш беркайчан таркалмый, диләр бит. Урак конвейеры төгәл эшли, теге яки бу сәбәпләр аркасында урак машиналарының туктап торганы юк.
Бу көннәрдә, мәсәлән, Николай Королев, Рәшит Мингатин, Алексей Ефремов һәм Рәүф Зиннәтуллин "Дон-1500" комбайннары белән көзге бодай суктыра. Алар барысы да тәҗрибәле, эшнең рәтен белә торган механизаторлар, үз агрегатларыннан мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланырга тырышалар. Хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, һәркайсы көненә 80 тонналап ашлык суктыра. Әлбәттә инде, тырышып эшләгәч, хезмәт хакы да әйбәт түләнә. МТЗ-80 тракторына ЖВП-4,9 ургычы тагып игеннәрне теземнәргә салучы Әмир Габделбәровның да нәтиҗәләре һәрвакыт югары. Көненә нормада каралган 30 гектар ашлыкны теземнәргә салмый торып, кырдан кайтып киткәне юк, диләр аның турында.
Урып-җыю конвейерының көйле эшләвендә шоферлар Зөфәр Хафизов белән Рәмис Сәмигуллинның да өлеше зур. ГАЗ-53 һәм ЗИЛ-131 автомашиналары белән басудан ындыр табагына 600 тоннадан артык ашлык ташырга өлгергәннәр. Ындыр табагы дигәннән, кайтарылган ашлыкны көшелләрдә озак тотмыйлар. Быел, мәсәлән, биредә яңа ЗАВ-20 агрегатын урнаштырганнар. Шуның ярдәмендә ашлык чистартыла һәм тиешле кондициягә җиткерелеп келәтләргә салына. Илнур Сәйфетдинов җитәкчелегендәге ындыр табагы эшчеләре Резедә Сәйфетдинова белән Гөлфирә Баһманова бер үк вакытта чәчүлек орлык та салалар. Монысы да җаваплы эш. Киләсе ел уңышының нинди булачагы бүген әзерләнгән орлыкның сыйфатына бәйле икәнне онытырга ярамый.
Вакыт ашыктыра, басуларда уңыш язмышын хәл итүчеләр һәр мөмкинлектән тулысынча файдаланып калырга тырышалар. Хуҗалык механизаторларына әле тагын 600 гектардагы басулардан бөртекне җыеп аласы бар. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Ягулык-майлау материалларын алдан ук туплап куйганнар, комбайннар һәм башка машиналарга запас частьләр турында да кайгыртканнар. Вазыйх Сәмигуллин җитәкчелегендә техник хезмәт күрсәтү бригадасы төзелгән. Басуларда маңгай тирен түгеп эшләүче игенчеләрне көненә ике тапкыр бушлай ашаталар. Аш-су әзерләү остасы Гөлфия Зиннәтуллина пешергән ашларны механизаторлар һәрвакыт мактап ашыйлар.
- Һава шартлары кисәк үзгәрмәсә, механизаторларның ашлыкны югалтуларсыз җыеп алачагына шик юк, - ди Вәгыйз Вәлиулла улы. - Коллективта еллар дәвамында сыналып тәҗрибә туплаган игенчеләр генә эшли...
Хуҗалык башлыгы билгеләп үткәнчә, Иске Рәҗәптәге кайбер басулардагы уңыш гектарыннан 30 центнердан күбрәк чыккан, инде ашлык кабул итү предприятиесенә дә 300 тонна бодай белән 100 тонна арпа тапшырганнар. Атап әйткәндә, үстерелгән бөртек ихтыяҗлары өчен җитәргә тиеш.
Руслан Хәмидуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев