Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Шактый эшләр башкарылды

    Районның юллар челтәре соңгы елларда танып булмаслык үзгәреп, керү юлларына асфальт җәелмәгән берничә авыл гына калды. Монда "Алексеевскдорстрой" оешмасы һәм аның Спас участогының да өлеше бар.

    Олег ПАХОМОВ.
    "НЖ".
    Агымдагы елда да шактый эшләр башкарылган. Былтыргы белән чагыштырганда, ел әйләнәсендә юл төзелешенә бер ярым тапкыр артыграк акча үзләштерү күздә тотыла. Эшнең күләме артуын исәпкә алып, участокның штаты 38 кешегә арттырылды. Шулай итеп, бүгенге көндә монда йөз иллегә якын кеше хезмәт куя. Алар карамагында заманча югары җитештерүчәнле техника, шул исәптән өр-яңа чит илдә эшләнгән асфальт җәйгеч, дүрт КамАЗ, термоконтейнер, юл чокырларын ремонтлау өчен җөй коючы (швозаливщик) бар.
    Юл эшчеләре техникадан мөмкин булганча нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Инерт материалларны чыгару ике смена белән башкарыла. Хезмәт хакы эш нәтиҗәләре буенча түләнгәнгә күрә, барысы да үз бурычларына җаваплы карыйлар. Мәсәлән, машина йөртүчеләр җәйге сезонда аена 30 - 35 мең сум, механизаторлар - 30 мең сумга кадәр, эшчеләр 22 - 23 мең сум акча алалар.
    Райондагы баш предприятие дә актив эшли. "Яңарыш" программасын тормышка ашыру кысаларында һәм заманча туристик инфраструктура төзү максатында быел Болгар - Базарлы Матак трассасының алты километрлы участогы өр-яңа технологияләр кулланып, үзгәртеп ясалды. Киләчәктә юл тулысынча киңәйтелеп, ышанычлы заманча материаллар җәеләчәк. Туристлар тарихи урыннарга уңайлы заманча юллардан барып җитәргә тиешләр.
    Колхоз зонасы дип аталган урыннарда яшәүчеләр дә хәзер Болгарга күпкә тизрәк килеп җитә алалар. Быел Никольск белән Урта Йорткүл авыллары арасында соңгы 5,4 километр асфальт җәелде. Якын арада Отрадага илтүче юлга да асфальт җәеләчәк, әлегә аны вак таш белән каплаганнар. Башка авылларда да асфальт юллар төзелә. Шәһәрдә дә шактый эшләр башкарылган: "Олимп" спорткомплексына бару юлына, кайбер урамнарга асфальт җәелгән...
    Предприятие җитәкчеләре коллективның зур җаваплылык тоеп эш итүен билгеләп үтәләр. Алар арасында машина йөртүчеләр Владимир Кульмячев, Николай Ямщиков һәм Сергей Кузнецов, грейдерчылар Александр Кулагин белән Станислав Грибанов, төягеч машинистлары Алексей Калисанов белән Сергей Никитин һәм башка осталар аеруча мактауга лаек. Владимир Трескулов (рәсемдә) юл төзелешендә инде утыз елдан артык эшли. Хәзер ул югары сыйфатлы продукция җитештерүче асфальт-бетон заводы белән җитәкчелек итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: