Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сөембикә кайда яши?

    "Татар кызлары - иң чибәрләр", дигән нәтиҗәгә килде рәсссамнар.

    ТАССРның төзелүенә 100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия пленэрында катнашучылар узган чәршәмбедә Болгарга Чаллы рәссамы Мадияр Хаҗиевның Болгар Цивилизациясе музеенда ачылган күргәзмәсенә килде. Борынгы болгар туфрагында Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Владивосток, Кырым, Самара һәм Кемерово өлкәләре, Чуашстан һәм Башкортстанның танылган иҗатчылары очрашты. Рәссамнар арасында күпләргә яхшы билгеле җырчы, уникаль тавышка ия булган Альберт Әсәдуллин да бар иде.

    Истәлек билгесе янындагы калкулыкта, Хан сарае урынында ясап куйган яшел түбә астында, каен янындагы күләгәдә – кая гына карасаң да уйчан рәссамнарны күрәсең. Әйе, борынгы Болгарның бай тарихы, бу якларның кабатланмас матурлыгы сәнгать әһелләрен үзенә җәлеп итә. Рәссам дөньяга үзенчә карый, аны төрле төстә һәм төрле чорда итеп күз алдына китерә ала. Бу рәссамнарның кайберләре бәлки зәңгәр сулы Идел елгасына карап борынгы чорларны күз алдына китергәндер, кемдер архитектура һәйкәлләренең үзенчәлегенә карап соклангандыр.

    Болгарда алган тәэсирләр бүген булмаса иртәгә нинди дә булса әсәрнең нигезен тәшкил итәчәк.

    –Мин заманча эклектика ярдәмендә ХП-ХШ гасырдагы Болгарның рәсемен ясарга уйлыйм, – ди рәссам Анатолий Пашин. – Кайчандыр бу утраулар биредә бөтенләй дә булмаган, су югарыга кадәр күтәрелеп торган. Мин боларның барысын да бик җиңел итеп күз алдына китерәм, борынгы шәһәр уч төбендәге кебек күренеп тора. Кызыл фонны юкка сайламадым. Бу гүзәл шәһәрне яндырган вакытны сүрәтлисе килә. Кызыл төс – ул мираж. Образлар тудырырга яратам.

    Кырым-татар рәсссамнары ассоциациясе рәисе, танылган рәссам Ирфан Нәфиевны без каен күләгәсендә очраттык. Ул Олы манара рәсемен ясап бетереп ята иде. Ирфанның Болгарга әле беренче тапкыр гына килүе, мондагы татар кызларының матурлыгын күреп хәйран калган.

    – Шушы тирәдә генә йөргән татар кызы янына нишләп бармадым икән, – ди ул. – Кыюлыгым җитмәде, егете белән иде бит. Беләсезме, Сөембикә образын тудыру өчен нәкъ менә шундый матур кыз кирәк иде.

    Ирфан Сөембикә башнясы турында тарихи сюжет яза икән. Ә менә башка рәссамнар мәш килеп акрил буяуларының үзенчәлекләре турында фикер алыша:

     – Катлаулы материал. Төсләре күз алдында үзгәрә. Бик четерекле эш, төсләрне белеп сайларга кирәк...

    Болгарда без шулай ук Россия сәнгать академиясе академигы, рассам Фиринат Халиковны да очраттык. Изге җирләр  күңелдә төрле хисләр уята, ди ул. Рәссам биредә моңарчы да күп тапкырлар булган.

    – Беренче тапкыр мин бу якларга 90-нчы елларда, кышын килдем. Салкыннар тора иде. Әле дә исемдә, берничә кечкенә өй бар, 2-3 археолог эшли. Зәмһәрир суыкларда ниләр эшләгәндер алар, аңлап бетермим (елмая). Мин ул чакта Болгардан шактый күп материал алып кайттым. Алар хәзер документаль материал буларак музейларда саклана. Мин бит документальчы. Нәрсә бар, шуны сурәтлим. Ул чакта монда берни юк иде. Бөтен җирдә ниндидер бүрәнәләр, такта кисәкләре аунап ята, каяндыр су ага. Бүген инде яңартылган, төзелгән һәйкәлләрнең эскизларын ясадым. «Ниндигә әверелгән?» документаль рәсемнәр циклы килеп чыкты. Бар да яхшы якка үзгәрүе, ядкарьләрне кадерләп саклаулары сөендерә.

    Шул вакыт оештыручылар рәссамнарны автобус янына чакыра башлый. Бар да мольбертларын җыештырып, автобус янына юнәлә. Юлда Башкортостанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов белән сөйләшеп барабыз. Бик мәзәк кеше, юл буе башкаларны көлдереп барды. Уфадан килгән Вәкилгә безнең яклар бик ошаган икән.

    – 1996 елда хаҗга барып кайтканнан соң, Коръән таләпләрен бозмыйча гына өч дин тарихын язам. Бу циклны ике урыннан алып барам. Аларның берсе – бөтен дөньяга атаклы Мәккә, Мәдинә, Иерусалим, ә икенчесе – бабаларыбыз ислам динен кабул иткән Болгар. Презентацияне дә монда уздырырга җыенып йөрим. Бүген ясаган рәсемнәрне дә шул рәсемнәр янына кушам.

    Автобус янында бар да ыгы-зыгы килә. Әлегә кадәр Идел манзарасына хозурланып йөргән җырчы Альберт Әсәдуллинны фотоаппарат күтәргән җанатарлары урап алган.

    – Минем өчен бу урын – илһам чыганагы, – ди Альберт. – Мин бит үзем дә рәссам. Сәнгать мәктәбен, Ленинградтагы сәнгать академиясен тәмамлаган кеше. Дөрес, болар барысы да ярты гасыр элек булган хәлләр, дип елмая ул. Бүген менә эскизлар ясап карадым. Онытылган, авыр. Куллар калтырый, сызыклар кәкре-бөкре килеп чыга. Тик Болгар һавасы ярдәм итте бугай – шактый әйбәт килеп чыкты. Мөселманнар өчен генә түгел, аңлый белгән башкалар өчен дә чын мәгънәсендә изге урыннар бу. Болгар җирендә әле дә ерак бабаларыбыз рухы, аларның сулышы яши. Моны йөрәк белән тоясың. Кызганыч, хәзер чокырлар, иске бүрәнә һәм таш йортлар юк. Аларны сүтмәскә, калдырырга кирәк булган. Чөнки бу йортлар чын мәгънәсендә тарихны гәүдәләндерә иде...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: