Саклык кенәгәсе бүтән кирәкмиме?
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә банк счетындагы акчаны ничек алырга
Марина ЗАЙЦЕВА
2016 елда «Новая жизнь» («Яңа тормыш») газетасының бер санында «Кайдан көч алган икән?» дип исемләнгән язма басылып чыкты. Автор бу язмада Кожаевкада яшәүче Мария Федоровна Купоросова турында сөйләгән иде.
Мария Федоровна элек Абдулла Алиш исемендәге совхозда эшләгән, намуслы хезмәте белән дан казанган, социалистик ярышларда алдынгылыкны биләгән. Фермада өзлексез 35 ел эшләүнең нәтиҗәсе буларак, сәламәтлеге нык какшаган. Мария Федоровнаның хәзер аяклары авырта, күзләре начар күрә башлаган. Соңгы елларда Болгардагы фатирыннан да чыгып йөри алмас хәлгә килгән. Якыннары һәм таныш-белешләре булышлыгы белән генә хәрәкәтләнә ала.
Әле күптән түгел генә Мария Купоросова ярдәм сорап редакциягә мөрәҗәгать итте.
– Саклык кенәгәсендә беркадәр акчам калды, шуны аласы иде, тик банкка барыр хәлем юк, – ди Мария Федоровна. – Аякларым йөрмәс хәлгә килде, бусагага кадәр дә атлап бара алмыйм. Түбән Камадан кайткан кызым тәрбиясендә яшим. Банкка барып акчаны алуын үтенгән идем. Тик бирмәгәннәр, туган туры килә торган кешенең акчасын нотариус аша раслатылган доверенность булганда гына алырга мөмкин, дип аңлатканнар. Инде тагын нотариуска барырга кушалар. Өйгә чакыртсаң, бик кыйммәткә төшә.
Акчаны опекунга да бирәбез
Без ветеранның проблемасын нинди юл белән хәл итәргә мөмкин булуын ачыкларга теләп, банкка мөрәҗәгать иттек.
– Банк бүлегендәге бөтен операцияләр эчке норматив актларгә нигезләнеп башкарыла, – диде безгә клиентларга хезмәт күрсәтү залындагы операторларның берсе. – Саклык счетындагы акчаны счет хуҗасының үзенә генә алырга рөхсәт ителә. Тагын ышаныч кәгазе (доверенность) белән алырга мөмкин. Карт кешене карау өчен суд тарафыннан билгеләнгән опекун да банк счетындагы акчаны алып китә ала. Элегрәк безнең белгечләр өйгә килеп тә ярдәм итә ала иде. Хәзер инде моны чикләделәр. Акча бирү белән бәйле бөтен операцияләрне тулысынча стационар видеокамерага теркәп баралар.
Банк хезмәткәрләре банк кушымтасы яки интернет-банк хезмәтеннән файдаланып карарга киңәш бирделәр. Әгәр кешенең пенсия акчасын ала торган пластик картасы булса, саклык кенәгәсендәге акчаны шуңа күчерергә мөмкин. Моның өчен сайтта теркәлергә һәм үзеңнең шәхси кабинетыңны булдыру шарт.
Моның барысын да оста башкарып чыгу өчен компьютерны әйбәт белергә кирәк. Пенсионер моның бөтен нечкәлекләрен каян белеп бетерсен инде? Әле бит пенсияне дә күбесенең өйләренә китереп бирәләр. Бу очракта ярдәм сорап күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә буламы? Без ике дә уйлап тормыйча әлеге үзәккә шалтыраттык.
– Юк, без мондый хезмәт күрсәтмибез, бары тик дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгәндә генә булышлык итә алабыз, – дип аңлаттылар учреждениедә.
«Социаль ярдәм» нәрсә ди?
Бу очракта кешегә ярдәм итү юлын ничек табарга, дигән сорауны халыкка социаль ярдәм күрсәтә торган «Рассвет» үзәгенә юллап карарга булдык.
– Безнең учреждение карамагында пассажирлар микроавтобусы бар, әгәр кеше ярдәмгә мохтаҗ булса, без аны кирәкле урынга кадәр илтеп куя алабыз, – дип аңлатты директор Светлана Гыйбадуллина. – Моның өчен башта безгә шалтыратып тиешле заявканы калдырырга, вакытын алдан килешеп куярга кирәк. Әгәр кеше бөтенләй йөри алмый икән – бусы инде икенче хәл. Димәк, инвалид коляскасы кирәк. Бездә бар ул, тик автомобиль конструкциясенә беркетеп куелган. Бу коляскадан өлкән яшьтәге кешеләрне махсус программа кысаларында Спас хастаханәсенә илткәндә файдаланабыз. Кыскасы, мөрәҗәгать итүчеләргә булышырга тырышабыз. Ә ул сез әйткән кешегә ничек ярдәм итәргә соң инде?...
Табиб сүзе
Мария Купоросованың кызы Мария белән дә сөйләшеп карадык. Ул безнең әни инвалид түгел, диде. Инвалидлык группасы алу өчен кеше әллә ничә медицина тикшерүләре, бик күп комиссияләр үтәргә тиеш.
– Йөри алмый торган кешеләргә инвалидлык группасын рәсмиләштерүнең аерым, читтән торып уздырыла торган ысулы бар, – ди Спас хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Роман Әхмәтҗанов. – Башта авыруның якын туганнары поликлиникага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шулай да, сез миңа әлеге авыру апаның телефон номерын бирегез әле, аның белән үзем сөйләшеп карармын.
Белешмә: РФ Хөкүмәтенең 467нче карары (2020 елның 1 мартыннан 1 октябрьгә кадәр гамәлдә) нигезендә, гражданнарга медик-социаль экспертиза уздыру мөмкинлеге тормышка ашырылган һәм кешене читтән торып инвалид итеп тану тәртибе билгеләнгән.
Якын араларда Мария Федоровна белән бәйле мәсьәлә уңышлы хәл ителер, дип ышанабыз.
«Кайнар линия» телефоннары
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы: 8(843) 227-21-13;
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: 8(843) 231-20-70, 8(843) 231-79-20 (кабул итү бүлмәсе).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев