Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәркем үзеннән өлеш кертә

Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, быел "Колосок" шәһәрләрдәге иң яхшы егерме балалар бакчасы исемлегенә керде. Коллективка Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Марина ЗАЙЦЕВА
Бу бүләкнең балалар бакчасы ачылуга кырык ел тулып килгән көннәрдә тапшырылуы үзе бер символик мәгънәгә ия. "Колосок" үзенең юбилеен ничек һәм нәрсәләр белән каршылый? Сүзне биредә узган ел зур күләмдә ремонт эшләре уздырылудан башлыйк. Ремонт барышында бина түбәсенең конструкциясе һәм ябу материалы, коммуникацияләр алыштырылган, пластик тәрәзәләр куелган, бинаның тышкы дивары сайдинг белән "тышланган", эчтә косметик операцияләр башкарылган. Балалар бакчасы мөдире Наталья Маликова билгеләп үтүенчә, тәрбиячеләргә яңа шартларда эшләве дә җиңел һәм күңеллерәк. Тәрбиячеләр дигәннән, аларның саны "Колосок"та һәм филиалларда эшләүчеләрне дә кертеп, уникегә җитә.
Светлана Фәсхетдинова, Вера Осинцева, Татьяна Аристова, Наталья Терпигорева һәм Ольга Сәетова югары квалификацияле категориягә ия. Людмила Гагунина, Любовь Битунова, Наталья Осипова, Елена Емельянова һәм Гөлсирин Хәйдарова - беренче категорияле тәрбиячеләр. Педагоглар туплаган тәҗрибә һәм белемнәрен укыту-тәрбия процессы барышында оста файдаланалар. Моны бакчада "Яшь патриот", "Театр эшчәнлеге һәм иҗат", "Экология", "Халык фольклоры һәм иҗаты" һәм башка укыту программаларының уңышлы тормышка ашырылу мисалында да күрергә була. Моннан тыш, тәрбиячеләр район дәрәҗәсендә уздырылган төрле конкурсларда ("Күп белүчеләр", "Йолдызчыклар", "Мин татарча сөйләшәм", "Ел тәрбиячесе" кебек конкурсларда катнашып призлы урыннарны алалар. Мондый конкурслар тәҗрибә тупларга, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең дәрәҗәсен арттырырга, кулланыла торган программаларны популярлаштырырга ярдәм итә. Чараларны әзерләү һәм уздыруда балаларны җәлеп итү дә бик файдалы. Бу аларны төрле яктан үстерерүдә, беренче чиратта мәктәпкә әзерләүдә әһәмиятле роль уйный.
Балаларны карауда, укыту программасын тормышка ашыруда, төрле чаралар уздыруда кече тәрбиячеләр Анна Горшунова, Наталья Кузнецова, Светлана Кагилева, Надежда Барыгина, Елизавета Фарисеева, Нурия Гыйльметдинова иң ышанычлы ярдәмчеләр дип әйтергә тулы нигез бар. Киләчәктә нәкъ менә шундай олы җанлы, балаларны яраткан тәрбиячеләр оста педагог булып формалаша. Әнә, шундый тәрбиячеләрнең берсе Юлия Яхина югары белем алганнан соң әле күптән түгел генә тәрбияче булып эшли башлаган.
Танымаслык итеп яңартылган һәм төзекләндерелгән бинага янәшәдәге балалар мәйданчыгы үзенчә ямь өстәп тора. Мәйданчыктагы төрле уен комплекслары, оригиналь чәчәк түтәлләре һәм кулдан ясалган төрле әйберләр белән бизәлгән яшел почмаклар һәр сабыйны кызыксындырып үзенә тартып тора. Мәйданчыкны тиешле тәртиптә тотуга ата-аналар да үзләреннән өлеш кертә. Шулай да әлеге участок өчен күбрәк Надежда Каргина җаваплы. Ул үзенә тапшырылган эшне намус белән башкара.
Узган елның статистика мәгълүматларына караганда, бакчага йөрүче балаларның саны арткан, шул ук вакытта нәниләр арасында авыру очраклары кимегән. Бу профилактика эшенең тиешле дәрәҗәдә алып барылуы һәм тукландыруга зур игътибар бирелүе турында сөйли. Монда, әлбәттә инде, шәфкать туташы Светлана Тюнева, аш-су әзерләү осталары Ирина Черникова, Нина Швецова һәм Елена Николаеваның тырышлыгын аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Гомуми процесста күп нәрсә хуҗалык эшләре мөдире Людмила Горшунова, кер юучы Любовь Корнеева, кладовщик Елена Никиташина, бинага хезмәт күрсәтүче ярдәмчесе Сергей Фарисеев, каравылчылар Сергей Борисов, Валерий Осинцев, Алексей Горшунов, Радик Тегулев, машина йөртүче Александр Алексеевка да бәйле. Гомумән, мәктәпкәчә балалар учреждениесенең уңышлы эшләвендә һәркемнең өлеше зур. "Колосок" ка йөрүче йөз егерме бала язмышы турында коллективның һәр әгъзасы бертигез дәрәҗәдә кайгырта.
(Фото редакция архивыннан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев