Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Полянкалылар тәҗрибәсе игътибарга лаек

    Полянкада авыл җирлеге башлыклары катнашында узган семинарда социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

    Владимир КОРНИЛОВ

    Әүвәл семинарда катнашучылар Балымер авылы территориясендә файдалануга тапшыруга әзер булган “Фермер утары”н – ит эшкәртү һәм продукция  әзерләп чыгару цехы белән таныштылар. Предприятие җитәкчесе Дамир Сафиуллин барлык җиһазларның тикшерү үтүе, ачыкланган кимчелекләрнең бетерелүе һәм озакламый цехның төрле ит ярымфабрикатлары эшләп чыгара башлауга тулысынча әзер булачагы турында сөйләде.

    Бу цех белән янәшәдә генә металл чүкеп ясый торган цех уңышлы эшли, биредә җитештерелә торган продукцияне авыл халкы инде тиешенчә бәяләргә дә өлгергән. Биредә эретеп ябыштыру һәм салкын чүкү ысулы белән төрле конструкция ясау белән шөгыльләнәләр. Капка, эскәмия, утыргычлар, чардуганнар һәм башка кирәк-яракка сорау һәрвакыт бар.

    Аннары Балымер авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлне карадылар. Һәйкәл үзара салым акчасына һәм эшмәкәр Юрий Семушкинның иганә ярдәме исәбенә төзелгән.

    Һәйкәлдән ерак түгел генә кунакханә йортлары тезелеп киткән, аларның хуҗалары үзмәшгульлек программасы буенча эшли. Хәзер ял итүчеләр карамагына ике йортны тапшыралар, янәшәдә генә өченче йорт төзелеп килә.

    Семинарда катнашучылар кунакханә йортлары урнашкан территорияне кызыксынып карады, аларның хуҗаларына төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, аларны йортны төзеп чыгу өчен күпме акча тотылуы, ял итүчеләргә нинди хезмәтләр күрсәтелүе, моның өчен күпме акча түләргә кирәклеге һәм башка сораулар кызыксындырды. Очрашу барышында җирлек башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина билгеләп үткәнчә, җирлек территориясендә 19 үзмәшгуль теркәлгән. Алты кеше балык тоту белән шөгыльләнә, авылда чәчтарашханә, дизайнер һәм башкаларныңхезмәтеннән файдаланырга.

    Семинарда катнашучылар православие обшинасында, Полянкадагы Александр Евдокимовның шәхси хуҗалыгында булдылар. Александр һәм аның гаиләсе киләчәккә өмет белән карыйлар һәм хуҗалыкларын тагын да үстерү турында уйлыйлар. Хәзер аларның хуҗалыгындагы мөгезле эре терлекләрнең баш саны 80гә җитә, шуның 40ы – савым сыерлар. Тагын бер-ике елдан сөт бирә торган сыерларны 50гә җиткерүне планлаштыралар. Хуҗалыкта техника да бар. Евдокимовлар үз җирләрендә күпьеллык үлән үстереп, малларны тулысынча витаминлы азык белән тәэмин итеп торалар.

    – Эшнең җиңеле юк, – ди Александр. – Әмма теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын табарга була. Фермага транспортер куйгач, эшебез сизелерлек алга китте...

    Җирлек территориясен карап чыкканнан соң Полянка авылы Мәдәният йортында семинарның пленар утырышы булды. Гөлсинә Сибгатуллина җирлекнең социаль-икътисадый үсеше, соңгы араларда ирешкән нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул демография мәсьәләсенә аерым тукталды. Соңгы елларда биредә уңай үзгәрешләр сизелә башлаган. Авылда яшь гаиләләр саны арта, яңа йортлар төзелә башлаган. Танкеевкада су торбаларының бер өлешен алмаштырганнар, урам яктырткычларына ремонт ясала. Белем бирү учреждениеләре тулы көчкә эшли, авылда сабыйлар туа башлагач, балалар бакчасын да саклап кала алганнар. Дөрес, Танкеевкадагы мәктәпне ремонтлыйсы бар, авылга ул бик кирәк. Халык бу мәсьәләнең уңай хәл ителәчәгенә өметен өзми.

    Авылда киләчәк көн турында кайгыртып яшәүчеләр аз түгел, шуңа күрә кече һәм урта бизнес үсә бара, хуҗалыкларында мал-туар асрарга теләүчеләр дә арта. Полянкалыларның эш тәҗрибәсе мактауга лаек, моңа башкалар да игътибар итсен иде.              

    Автор фотосы.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: