Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Очрашулар тагын насыЙп булсын…

    Узган шимбәдә безнең шәһәрдә беренче тапкыр Идел буе гаскәри казаклар җәмгыятенең Сембер округына керүче казаклар җәмгыяте утырышы булды. Аның эшендә Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Татарстанның байтак районнары һәм шәһәрләреннән йөзләп делегат катнашты.

    Владимир КОРНИЛОВ
    Гаскәри казаклар советы, башкачарак әйткәндә, югары үзидарә органы утырышының Болгарда үткәрелүе бер дә очраклы түгел. Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча милли сәясәтне тормышка ашыру департаменты идарәсе баш киңәшчесе Вячеслав Никифоров билгеләп үткәнчә, безнең шәһәр -республикада казаклар хәрәкәте актив үсүче үзәкләрнең берсе. Әлеге үзәк үрнәгенә кушылып, казаклар җәмгыятьләре Чистай, Нурлат, Чирмешән, Түбән Камада төзелә. Мондый эш Бөгелмәдә дә алып барыла.
    Болгарга килү белән башта алар изге Авраам чиркәвендә гыйбадәт кылдылар. Соңыннан район Мәдәният йортында казаклар киңәшмәсе башланды. Биредә барысы да күп гасырлар дәвамында нигез салынган традиция буенча барды. Мактаулы урыннарга картларны (казаклар үзләренең хөрмәтле ветераннарын әнә шулай атыйлар), атаманнар һәм руханилар - иерей Анастасий Головин белән имам-мөхтәсиб Фәрһад хәзрәтне чакырдылар. Алар барысына да уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр башкаруларын теләделәр.
    Картлар, атаманнар, залга җыелучыларның фатихасын алганнан соң Сембер казаклар җәмгыяте округы атаманы полковник Сергей Дедюев (Димитровградтан килгән) ел дәвамында округта башкарылган эшләр турында доклад ясады. Бүгенге көндә округ составында 21 иҗтимагый оешма бар.
    Гаскәри атаман урынбасары полковник Александр Кудряшов (Самара шәһәре) төбәкләрдә казакларның бүгенге хәле белән таныштырды. Ул шулай ук Идел буе казаклар гаскәре атаманы вазифасына кандидат, Самара өлкәсе хөкүмәте Рәисе урынбасары, җәмәгатьчелек иминлеге мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе булып эшләүче Юрий Иванов белән таныштырды. Кандидат кыскача үзе, хәрби, дәүләт һәм казаклар хезмәтендә үткәргән еллар, киләчәккә билгеләнгән программа һәм планнар белән таныштырды, шулай ук байтак сорауларга җаваплар бирде. Сорауларның берсе казакларның кадет уку йортларын ачуга да кагылды. Яшьләр белән алып барыла торган эшләр турында Михаил Баландин сөйләде. Башка шәһәр һәм районнардан килгән казаклар да үзләрендә башкарылучы эшләр турында сөйләделәр мөһим проблемаларны кузгаттылар, кайбер сорауларга җаваплар бирделәр.
    - Казакларга рәхмәттән башка сүзебез юк, - дип ассызыклады залдагы кунакларны сәламләп район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов. - Районның җәмәгать тормышында актив катнашу, оештырылган төрле чараларга яшьләрне дә тарту, район территориясендә яшәүче төрле дин һәм милләт вәкилләрен тагын да якынайта. Моңа ничек сөенмисең…
    Җыелышта 16 ноябрьдә Самара шәһәрендә узачак казаклар киңәшмәсенә делегатлар сайланды. Анда безнең районнан Сергей Кобенячкин катнашачак.
    Аеруча танылган казакларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, иерей Анастасий Головинга актив эшчәнлеге өчен "200 лет всеобщему сбору казаков" медале тапшырылды. Чиркәү вәкиле протоиерей Владимир Головин Атаман Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    Соңыннан рәхмәт әйтеп гыйбадәт кылганнан соң казаклар кул сугышы буенча үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Безнең казаклар хоры чыгышын залда утырган һәр кеше дә югары бәяләде.
    Саубуллашканда Александр Кудряшов үзләрен ипи-тоз, якты йөз белән каршылаганнары өчен тирән рәхмәтен белдерде
    - Болгарда тагын очрашырга насыйп булсын иде, - дип тә өстәде ул.
    Рәсемнәрдә: Болгарга килгән казак делегатлары; Сембер казаклары атаманы Сергей Дедюев кунакларны сәламли; ветераннарга казаклар олы хөрмәт күрсәтә.
    Автор фотолары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: