Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мул уңышка нигез салынды

    Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыгында бөртекле культуралар чәчүне оешкан төстә үткәреп, кыска вакыт эчендә 1200 гектар чамасы мәйданда орлыкны туфракка иңдерделәр.

    Хуҗалык агрономы Андрей Шиков сүзләренә караганда, чәчүлек мәйданнары шактый булганлыктан, эшләр киеренке барган. Тик игенчеләрнең һәм белгечләрнең үз эшенә җаваплы каравы нәтиҗәсендә язгы басуда барлык агротехник чараларны тулы күләмдә һәм үз вакытында башкарып чыгу мөмкинлеге биргән.
    Соңгы елларда хуҗалыкта пар җирләрен калдырмыйча, булган мәйданнардан мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Уҗым культураларын чәчүгә урып-җыю тәмамланып, туфрак хәзерләгәннән соң ук керешкәннәр, калган салам яндырылмый, ә махсус агрегат ярдәмендә ваклатыла. Әлегә бу алым үзен аклый. Мәсәлән, узган ел уңыш һәр гектардан утыз центнердан артык булган.
    Быел да җирне тулысынча чәчәргә җыеналар. 600 гектар чамасы җир - уҗым культураларына, бодайга һәм арышка, 1100 гектар сабан культураларына (500әр гектар бодай һәм арпа, 100 гектар солы чәчелгән) бирелгән. Хуҗалыкта терлек азыгы турында да онытмаганнар: 100 гектар чамасы җиргә - берьеллык үләннәр, шундый ук мәйданга күпьеллык үләннәр чәчелгән. Якын арада шуның кадәр үк мәйданга кукуруз чәчелергә тиеш. Хуҗалыкта бу культураны быел беренче тапкыр гына игәчәкләр, ул силоска китәчәк. Тиздән 50 гектарга якын мәйданда карабодай чәчәргә җыеналар.
    Коллективта Виктор Осинцев, Валерий Сесин, Александр Пигалёв, Александр Карпеев, Алексей Шмагин һәм башкалар тырышып эшлиләр, соңгы елларда аның составы үзгәрмәгән диярлек. Ә яшь игенчеләр арасында аеруча Владимир Пигалёв, Алексей Калашников һәм башка механизаторларны билгеләп үтәргә кирәк. Өлкәннәр тәҗрибәсе һәм яшьләрнең тырышлыгы коллективка тулы көч белән эшләргә мөмкинлек бирә.
    Хуҗалыкта уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау, тукландыруны, дым каплатуны, сабан культуралары өчен туфрак хәзерләүне, чәчүне һәм катоклауны вакытында башкарып чыгарга өлгергәннәр. Һәр гектарга 100 килограмм минераль ашлама кертелеп, өстәмә тукландырылган.
    Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару мул уңышка нигез булып тора.
    Рәсемнәрдә: ; В.Осинцев һәм А.Пигалев; Р.Галәветдинов; В.Пигалев.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: