Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мул уңышка нигез салына

    Никольскиның Андрей Тюнёв крестьян (фермер) хуҗалыгы игенчеләре туфрак хәзерләү һәм сабан культуралары чәчүне оешкан төстә үткәрделәр.

    Чәчү мәйданнары хуҗалыкта 600 гектардан артык, аның 120 гектарга якынын- уҗым культуралары белән күпьеллык үләннәр били, калган җир сабан культураларына бирелгән. Хуҗалыкта техника күп түгел, шуңа күрә басуларда дым саклау, чәчүлекләрне өстәмә тукландыру, туфракны яхшы итеп хәзерләү, чәчүне тиешле вакытта үткәрү-игенчеләрнең төп бурычы һәм алар үз бурычларына намуслы караганда гына барлык эшләрне яхшылап башкарып чыгарга мөмкин.
    МТЗ-1221 һәм Т-150 тракторларында эшләгән Владимир Пыров белән Александр Габитов үз бурычларын җиренә җиткереп башкардылар. Аларга тырмалауда икенче сменада Т-150 тракторында Владимир Камаев һәм МТЗ-80дә Гали Якупов ярдәм итте. Аннары Александр культивациягә, ә Владимир шытымнарны тукландыруга һәм чәчүгә кереште. Аңа чәчкечләрдә Виктор Никитин белән Владимир Хохлов ярдәм иттеләр.
    Хуҗалыкта югары уңыш алу өчен алдан ук хәзерлек чарасын күргәннәр: арпа орлыгы чәчүлеген алыштырганнар, аны ике тапкыр тырмалаганнан соң иртә чәчкәннәр, барлык культураларны чәчү вакытында 120-130ар килограмм ашлама керткәннәр. Озак вакыттан соң хуҗалыкта тагын карабодай игүгә керешкәннәр, быел ул 50 гектар чамасы җир били. Карабодай ярмасын һәрвакыт теләп алалар, табышы да начар түгел.
    Даими яуган яңгырлар эш темпларын киметсә дә, чәчү үз вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрелә. Хезмәтне яхшы оештырып, һәр эшне җиренә җиткереп башкарган тәҗрибәле механизаторлар үз бурычларын яхшы аңлыйлар. Игенчеләр быел яз мул уңышка нигез салдылар.
    Рәсемнәрдә: В. Пыров; А. Габитов.

    Теги: АПК
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: