Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт яшәртә, яшәргә көч бирә...

    15 майда Халыкара гаиләләр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне БМОның Генераль ассамблеясе 1993 елда раслады.

    Яраткан кешең белән иңне-иңгә куеп озак еллар бергә яшәү – зур бәхет. Приволжск поселогында гомер итүче Дорофеевлар гаиләсе бәхетне үз тырышлыклары белән эзләп тапкан.

    Владимир Николаевич белән Галина Анатольевна 40 елдан артык бергә. Өч бала үстергәннәр, хәзер инде оныкларына куанып яшиләр. Бу тату гаиләне поселокта барысы да хөрмәт итә.
    Алар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында танышканнар. Владимир Николаевичны совхоз юлламасы буенча укырга җибәргәннәр. Галина Анатольевна инде бу вакытта Түбән Камадагы төзелеш техникумын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча бераз эшләргә дә өлгергән. Әмма төзүче эшенә күңеле бик үк ятып бетмәгән. Утырып уйлагач һәм якыннары белән киңәшкәннән соң авыл хуҗалыгы техникумының зоотехниклар әзерләү бүлегенә укырга кергән. Әнә шулай язмыш яшьләрне техникумда таныштырган.
    – Яшь, озын буйлы, матур күлмәк һәм яшел чалбар кигән иде, – дип искә ала Владимир белән беренче очрашу көнен Галина Анатольевна. 
    – Мин аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым, бу хакта дусларыма да сөйләдем – ул минеке булачак!  Шулай килеп чыкты да, – дип елмая Владимир Николаевич.
    Бераздан яшьләр өйләнешә, аларның гаиләсендә беренче бала – уллары Алексей туа. Сүз дә юк, яшь бала белән укуны дәвам итү бик авыр була. Сессия вакыты җиткәч, нәни Алешаны дус кызлары карап тора. Галина Анатольевна да сынатмаска тырыша, зачет һәм имтиханнарны гел яхшы билгеләренә генә тапшыра.
    Техникумны тәмамлагач, яшь гаиләгә Красный Вал авылында торак бирәләр, алар икесе дә совхозга эшкә урнаша. Бераздан яшь гаилә бәхет эзләп Түбән Кама якларына чыгып китә. Шунда кызлары Татьяна туа.
    Шәһәрдә эшләү һәм яшәү өчен шартлар күпкә яхшы булса да, авылда гади эшче гаиләсендә туган Владимир барыбер уе белән туган якларына ашкына. Әйе, ни дисәң дә, авыл кешесенә шәһәр тормышына ияләшү бер дә җиңел түгел. Көтмәгәндә Владимир Николаевичның әтисе вафат була, әнисе ялгыз кала. Бу хәлгә нык борчыла Дорофеев, инде әтисе юк, әнисе үзе генә тормышны алып бара алырмы? Аңа бит хәзер ярдәм кирәк. Ул ике дә уйлап тормыйча гариза язып эшеннән азат итүләрен үтенә һәм гаиләсе белән яңадан туган төбәгенә – Приволжск поселогына күченеп кайта.
    Дөрес, башта әнисе белән төп йортта яшәргә туры килә. Дорофеевларның өченче кызлары – Лдюмилага бер яшь тулгач, совхоздан бу гаиләгә йорт бирәләр. Соңыннан алар бу йортны хосусыйлаштыралар, янкорма төзеп бөтен уңайлылыклар булдыралар.
    Галина Анатольевна сөт комплексында, совхозда зоотехник, Спас ит комбинаты директорының чимал әзерләү буенча урынбасары булып эшли. Владимир Николаевич совхозның кырчылык бригадасы белән җитәкчелек итә, техник-орлыкландыручы була. Лаеклы ялга чыкканнан соң да үзен «Олимп» спорт мәктәбенә слесарь итеп эшкә чакыралар. Гомумән, нәрсәгә генә тотынса да, шуны булдыра ала торган кеше ул. Намуслы хезмәте, кешеләр белән уртак телне тиз таба алганы өчен хөрмәт казанган.
    Хатыны һәм балалары өчен – ул иң кадерле кеше, ышанычлы терәк, дус һәм киңәшче. Кызларын һәм улын кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп үстергән. Хәзер инде оныклары белән мәш килеп яши.
    Дорофеевлар электән үк үз хуҗалыкларында өч сыер, бозау, дуңгыз, сарык, төрле кош-корт асраган. Аларга балалары бик теләп ярдәм иткән. Гомумән, һәр эштә балаларның булышлыгын тоеп торганнар.
    Галина Анатольевна белән Владимир Николаевич әле тагын бакчада эшләргә дә яраталар. Һәр ел саен күп итеп бәрәңге, суган, кәбестә һәм башка яшелчә үстерәләр. Зур гаиләне тулысынча үз хезмәтләре һәм тырышлыклары белән туендырып торалар. Дорофеевлар әзерләгән яшелчә һәм җиләк-җимеш кыш буена җитә. Бу язда уңган хуҗабикә урманнан шактый гына тары гөмбәсе дә җыярга өлгергән.
    – Мин электән үк авылда яшәп сарыклар асрау турында хыялландым, – ди Галина Анатольевна. – Хыялым чынга ашты...
    Кичләрен, бераз буш вакыты килеп чыгу белән, ул җылы оекбашлар, кофта, свитер, башка нәрсәләр бәйләргә ярата. Гомумән, бәйләү – аның яраткан шөгыле. Аның әле тагын үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы турында да әйтергә кирәк. Ул күп еллардан бирле “Приволжские зори” вокаль ансамбльгә йөри, авылда һәм районда уздырыла торган чараларда еш чыгыш ясый. Ә менә Владимир Николаевич буш вакытында китаплар һәм газета-журналлар укырга ярата.
    Дорофеевлар ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергән. Балалары инде күптән үз гаиләләрен булдырган. Бүген, мәсәлән, Дорофеевларның җиде оныгы үсеп килә! Олысы Илья быел Яшел Үзәндәге медицина училищесын тәмамлый, Ижевск дәүләт медицина академиясенә укырга керергә җыена. Дорофеевларның кече кызлары Людмила да шушы уку йортын тәмамлаган. Артем белән Никита Ульяновскидагы күп профильле техникумда белем ала, Николай белән Варвара – мәктәп укучылары, Дима белән Анюта әлегә балалар бакчасына йөри. Галина Анатольевна һәм Владимир Николаевич оныклары белән чиксез горурланалар. Үз чиратында оныклары да яраткан әби-бабасын уңышлары һәм ирешкән казанышлары белән шатландырырга тырышалар. Дорофеевлар еллар дәвамында кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып яшәргә өйрәнгән. Олы тормыш юлы табадай тигез һәм шома түгел, ул сине төрле сынаулар әзерләп сыный, тикшерә. Шөкер, Дорофеевларга бу сынауларны уңышлы үтәргә бер-берсенә карата булган олы мәхәббәт һәм ихтирам хисе ярдәм иткән. Әле дә булса килеп чыккан сорауларны икәү бергә хәл итү юлын эзләп табалар, балаларына, кияү-киленнәренә һәм оныкларына үрнәк күрсәтәләр.
    Дорофеевлар гаиләсе ел саен илебездә зурлап билгеләп үтелә торган Бөек Җиңү көнен түземсезлек белән көтеп ала.
    Бөек Ватан сугышы башланганда Владимир Николаевичның әтисе – Николай Александровичка әле 17 яшь кенә тулган булган. Кайгылы хәбәрне ул Шмелевка басуында тракторда эшләгәндә ишетә. Икенче көнне үк хәрби комиссариаттан повестка китереп тоттыралар. Егет башка авылдашлары белән фронтка киткән.
    Сугышта ул танкист булган. Дошманга каршы Т-34 танкында көрәшәбез, дип язган хатларын озак саклаганнар. Укчы отряд командиры итеп тә билгеләгәннәр. Венгрия һәм Румынияне фашистлардан азат итүдә катнашкан. Көчле бәрелешләрнең берсендә яраланган, әмма батыр сугышчы госпитальдә дәваланудан баш тарткан һәм сафта калган...
    Бу көнне Дорофеевлар бөтен гаиләләре белән бергә җыелып, Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре сала, митингта катнашалар. Өйгә кайткач, бәйрәм табыны артына утырып әтиләрен, яу кырыннан кайтмый калган башка батыр солдатларны искә алалар, сугыш еллары җырларын җырлыйлар.
    Дорофеевлар фикеренчә, сугыш еллары, илебезне дошманнан саклап ут эченә барып кергән кыю солдатлар белән бәйле истәлекләрнең берсе дә онытылмаска, буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Балалар һәм оныкларны чын патриотлар итеп тәрбияләргә кирәк...
    Мин алардан гаилә бәхетенең сере нәрсәдә, дип сорадым.
    – Бер-беребезгә ышанычлы терәк булып яшәдек... Әлбәттә инде, гаиләнең бәхете – мәхәббәттә. Кешене мәхәббәт яшәтә, ярату хисе аңа яшәү көче бирә.  Тормышның нигезе – мәхәббәт!
    Дорофеевларның бу фикере белән килешми мөмкин түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: