Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Министр җитәкчеләр белән очрашты

Үткән чәршәмбедә республика басуларын планлы очыш вакытында тикшереп йөргәндә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре белән очрашты.

Владимир Корнилов
Очрашу Балымер авылы янында булды. Марат Әхмәтов белән район башлыгы Камил Нугаев вертолетта Алексеевск районыннан очып килделәр. Очрашу башында крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе Юрий Семушкин үз хуҗалыгында эшләрнең ничек торуы, уракка әзерлекләре турында сөйләде.
Аннары район башлыгы хуҗалыкларда эшләрнең торышы белән таныштырды. Терлек азыгы хәзерләү, техниканың уракка әзерлеге, чәчүлекләрнең торышы турында кыскача гына сөйләп үтте. Күп кенә башка мәсьәләләрне дә яктыртты.
- Ел катлаулы килде,-диде район башлыгы,-хәер, авыл кешесе өчен аның җиңел булганы да юк. Быел көннәрнең яңгырлы торуы аркасында без уракка ике атна соңгарып төшәбез. ...
Алда торган урып-җыю эшләре турында Марат Әхмәтов сөйләде.
- Үткән ел бу вакытта республика амбарларына 800 мең тонна ашлык салынды, - диде ул.
Быел да басуларда ашлык уңды, уңыш үткән елдан ким булмаячак. Ләкин аны җыеп алу җиңел булмас, кайбер урыннарда ашлык яткан, бөртекләр дымлы булачак, чүп үләннәре дә күп булыр. Шуңа күрә элеваторларны яңа уңышны кабул итәргә яхшылап хәзерләп куярга кирәк, озакламый беренче олаулар кайтыр дип көтелә. Киптерү агрегатлары да тулысынча әзер булырга тиеш. Икмәкне саклап калырга кирәк...
Аннары Марат Әхмәтов район игенчеләрен борчыган сорауларга җавап бирде. Кешеләрне бигрәк тә яңа уңышның сатып алу бәяләре кызыксындырды. Әлегә бу мәсьәлә тулысынча көйләнмәгән. Тракторлар һәм ягулык-майлау материаллары, ашламалар сатып алган өчен компенсация түләү, авыл хуҗалыгын үстерү һәм ярдәм итү өчен республика социаль программаларының киләчәге белән бәйле һәм күп кенә башка сораулар бирделәр.
Очрашуны төгәлләп министр болай диде:
- Россиянең кайбер регионнарында урып-җыю эшләре башланды инде. Сез оешкан халык, яхшы күрсәткечләргә ирешү өчен ничек эшләргә кирәклеген яхшы беләсез, әйтеп торуның кирәге юк. Бөтен эшләрне дә уңышлы башкарып чыгарсыз дип ышанам...
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев