Айсылу Мөхәммәтова крестьян (фермер) хуҗалыгының Үрнәк бүлеге игенчеләре көзге бодай суктыруны тәмамладылар.
Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Үрнәклеләр һәр уракка җиң сызганып, ягъни ышанычлы итеп әзерләгән техника белән керешәләр. Шуңа күрә басуга чыкканда игенчеләрнең дә күңеле күтәренке була. Хуҗалыктагы кайбер "Дон-1500" комбайннары ун елдан артык файдаланылса да, карап торышка ярыйсы гына күренәләр. Бу инде механизаторларның техникага караш дәрәҗәсен күрсәтә, тиешле таләпләрне үтәгәндә кыр корабын байтак еллар нәтиҗәле файдаланып булуын күрсәтә. Бүлекчәдә 300 гектардан артык көзге бодайны биш көн эчендә суктырып бетерүләрен дә әнә шуның белән бәйләп аңлатырга тулы нигез бар. Гектардан уртача 19 центнер ашлык чыккан. Быелгы һава торышының игенчеләр өчен бик үк әйбәт булмавын исәпкә алганда, бу күрсәткечне начар диясе килми. Башаклар тулышканда туфракта дым җитмәү уңышны сизелерлек киметте. Нишләтәсең, яңгырны сорап алып булмый…


Инде хәзер ашлыкның дымлылыгы зур булганлыктан, механизаторлар иртәдән эшкә керешә алмыйлар - басуларның бераз җилләнүен көтәргә туры килә. Ә инде агрегатлар бер кузгалып китсә, игенчеләр ял итеп алырга да туктамыйлар, диярлек. Тәлгат Шәрифуллин, Геннадий Подемиров, Алик Усманов, Җәмил Сафиуллин һәм Илшат Вафин 45-50 тонна бөртек суктырырга өлгерәләр. Комбайннардан бөртек ташуда прицеплы "КамАЗ" автомобильләре белән Раил Зиннәтуллин һәм Александр Сиговның тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Шунысын әйтергә кирәк, ашлыкны кабул итү предприятиесенә тапшырыр алдыннан Өчкүлдәге ындыр табагында тиешенчә эшкәртәләр. Соңыннан Александр Крайнов "КамАЗ"ына төяп озаталар.
Хуҗалыкта урып-җыю агрегатларының нәтиҗәле эшләвен тәэмин итү өчен күп мәсьәләләрне алдан хәл иткәннәр. Николай Гуськов, мәсәлән, иртәдән кичкә кадәр агрегатлар янында дежур тора. Аның МТЗ-82 тракторына ягулык-майлау материаллары салынган цистерна тагылган, тракторга шулай ук КУН-10 базасындагы күтәрү җайланмасы куелган. Эретеп ябыштыру аппараты да бар. Николайның кулы алтын, диләр, берәр агрегат ватылып туктаса, ул шунда ук ярдәмгә ашыга. Уракта катнашучыларны Сания Усманова көненә ике тапкыр тәмле ашлар белән сыйлый.
Басуларда эшләрнең кайнаган чагы. Үрнәк бүлеге игенчеләренә әле тагын мең гектарга якын мәйданнан ашлык җыеп аласы бар. Аеруча арпа һәм сабан бодаена зур өметләр баглыйлар.
- Әлеге культуралар уңышын күтәрү өчен язын күп хезмәт куелды һәм акча сарыф ителде, - ди бүлекчә агрономы Сәгыйт Акзигитов. - Нәтиҗәсе куандырмый калмас, дип уйлыйбыз. Гектардан кимендә 30 центнерлап чыгарга тиеш…
Куелган максатка коллективның уртак тырышлыгы белән генә ирешергә була. Нәтиҗәләр югары икән, механизаторларга да әйбәт хезмәт хакы түләнә. Җиткерелгән нормаларны даими арттырып үтәүчеләргә материаль кызыксындыру чаралары да каралган.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев