Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Әле кичә генә булган кебек...

    Алар һәр очрашуны көтеп алалар. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки алар утлы сугыш еллары үткән кешеләр, сөйләшер сүзләре, уртаклашыр истәлекләре бик күп.

    Лидия Кострулева.
    "НЖ".
    Бу юлы алар Анастасия Петровна Бузукинада очраштылар. Кечкенә генә фатир күкрәкләренә орден-медальләр таккан Бөек Ватан сугышы ветераннарының шат авазларыннан иркенәебрәк, яктырыбрак киткән кебек булды. Чәчләргә чал кереп, элеккечә җитез йөрмәсәләр дә, күңелләре күтәренке, яшьләр кызыгырлык. Сугышчан чыныгу гомергә кала икән...
    Очрашып, беренче тәэсирләр белән уртаклашкач, бер-берсенең исәнлекләре турында сорашкач, еракта калган яшьлек хатирәләрен искә төшерә башладылар. Бер уйласаң, сугыш беткәнгә дә ничә дистә еллар үткән, ләкин барысы да кичә генә булган кебек...
    Сугышка кадәр Анастасия Петровна Антоновка авылы балалар бакчасында тәрбияче, Екатерина Павловна Иванова Балымер он заводында кассир булып эшли. сугыш елларында да алар бергә хезмәт итәләр һәм дуслыклары хәзергә кадәр дәвам итә.
    - Мин кырык икенче елның апрелендә повестка алдым, - дип искә төшерә Екатерина Павловна. - Сугышка киткән вакытларны әле дә көлмичә искә төшерә алмыйм. Үзем белән мендәр дә, аякка төрле туфлиләр дә алдым, ләкин казармада боларның барысын да чыгарып ташладылар. Казанга җәяү өч тәүлек бардык, аннан терлек ташыган вагоннарга утыртып, Мәскәүгә алып киттеләр. Монда барыбызны да казармаларга урнаштырдылар, ике яруслы караватларда солдат матрасларында йокладык, итекләр, аяк чолгаулары бирделәр, шинель эченә кереп чумдык, ул берничә үлчәмгә зур булып чыкты...Ләкин акрынлап яңа тормышка да ияләндек ...
    Яшь сугышчылар курсыннан соң, кызларны Мәскәүне саклаучы аэростатчылар дивизиясенә, һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренә билгелиләр.
    - Мине пост командиры итеп куйдылар, - дип искә ала Анастасия Петровна. - Без тугыз кыз, унынчыбыз - моторист, озын буйлы, таза гәүдәле егет. Өскә кигән солдат киемнәре безгә зур булса, аңа, киресенчә, кечкенә иде. Кызларга ун көнгә 200әр грамм шикәр комы өләшәләр, без аны шунда ук ашап бетерәбез, аннан бурычка сорап торабыз. Бервакыт безнең моторист янына балалары белән хатыны килде. Шунда без кызлар белән сөйләшеп, кичкә бирелгән арпа ярмабызны аларга җыеп бирдек, чөнки аларның ачлыктан тилмерүләре турында ишеткән идек инде. Әле дә искә төшкән саен үкенеп куябыз, тәмәке тартмаучылар өчен бирелгән шоколадларны нигә балаларга бирмәдек икән?
    Үзләре хезмәт күрсәткән аэростатларны бөтен Мәскәү аша заводка заправкага алып баралар, аннары тагын кире алып кайталар. Җилле көннәрдә бу бик тә авырга туры килгән. Аэростатчы кызларның сүзләренә караганда, Фрунзе күпере аша чыгу аеруча кыен булган, анда һәрвакыт һава агымы җыелып торган.
    Авырлыкларга карамастан, кызлар үз бурычларын җиренә җиткереп башкарганнар. Алар танылган җырчы Алла Пугачеваның әнисе белән бергә хезмәт иткәннәр икән, бу турыда сугыштан соңгы очрашуларның берсендә билгеле була. Сугышчан дуслары белән бергә төшкән фоторәсемнәр аларда иң кадерле ядкарь булып саклана.
    Александра Григорьевна Прохорова кырык икенче елның 1 маенда унсигез яшен тутыра, ә шул ук айның утызында ул инде казармага эләгә. Башта өлкә Куйбышев шәһәрендә (Самара) радист һөнәрен алып чыга, аннары туп-туры фронтка җибәрәләр. Аңа Икенче Украина фронты составындагы Ленин, Кызыл Байрак, Суворов орденлы дүртенче гвардия кавалерия корпусында хезмәт итәргә насыйп була. Ат өстендә Бессарабия, Румыния, Венгрия, Чехословакия юлларын уза.
    - Җилкәмә һәрвакыт унбиш килограммлы рация асылган була иде, - дип искә ала Александра Григорьевна, -мин радист-морзист вазифасын башкардым. Бик кыен чаклар булды... Берсендә контузия алып, күпмедер вакыт сөйләшә алмый йөрдем. Ә чолганышка эләккәч, исән калмабыз дип уйладым... Агач кайрысы, имән чикләвеге ашап торсак та, барыбер исән калдык... Берничә тапкыр разведкага барырга туры килде, берсендә безне хәтта һәлак булганнар дип уйлаганнар. Ә без дошман күз алдында елга буенда көтеп утырдык, ә аннары бер немецны әсир алып, исән- сау әйләнеп кайттык!
    Бу батырлыгы өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр. Александра Григорьевна җиңүне Прага янында каршылый, туган якларына кырык бишенче елның августында кайта. Бу канкойгыч, дәһшәтле сугышта исән калуын ул иң зур бәхет дип саный. Соңыннан аңа үз частьләре үткән җирләрдә булырга туры килгән...
    Ольга Ивановна Грачева да Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Ул сугышта күргәннәрен әле дә яхшы хәтерли.
    - Сугыш башланганда авыл Советында салым агенты булып эшли идем, - дип сөйли ул. - Башта Чабаксарда телеграфистлыкка укыдым, аннары Өченче Белоруссия фронтына җибәрделәр. Сугыш юлым Калинин, Смоленск, Псков өлкәләре аша үтте, аннары Польшага килеп җиттек. Мин элемтә чыбыкларының өзелгән урыннарын ялгадым, бу бик куркыныч эш. Безгә бик күпне күрергә туры килде. Берсендә ниндидер могҗиза белән траншеяга сикереп төшеп кенә исән калдым. Ә дустым, Мәскәү кызы Регина күз алдымда снаряд кыйпылчыгыннан һәлак булды. Үлем белән күзгә-күз очрашкан чаклар моннан башка да шактый булды. Псков янында чолганышта калып, лейтенант җитәкчелегендә тугыз кеше, исән калуыбызга өметне югалткан идек... Бәхетебез булган икән, исән-сау калдык, тик чәчләр генә бик тиз агарды.
    Гомель янында барган сугышларда башым һәм аягым яраланды, госпитальдә дәваланып чыккач, кире частькә кайттым. Җиңүне Кенигсбергта каршыладым, өйгә сентябрь уртасында гына кайтып җиттем, чөнки безгә Германиядән маллар куып кайтырга туры килде...
    Порфировка авылы кешеләренең аны ничек каршылауларын Ольга Ивановна әле дә онытмый, алар арасында әтисе дә була...
    Тыныч тормыш башлангач, ул күбесенчә сәүдә системасында эшли, Анна Григорьевна - горпо, җитештерү конторасы, сыра заводында, Анастасия Петровна - партия райкомында, Елизавета Павловна һөнәр-техник училищесында, заготзернода, райсельхозхимия оешмаларында хезмәт куялар. Ветераннар тыныч хезмәттә дә сынатмыйлар. Коллективларында лаеклы абруй казанган фронтовиклар гаиләдә дә кадер-хөрмәттә яшиләр. Дәүләтебез ветераннарны онытмый. Ничек кенә булмасын, Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, тыныч тормышта фидакарь хезмәтләре өчен күпме рәхмәт әйтсәң дә, аз булыр кебек. Әйе, хәзер инде алар олы яшьтә, ә ул вакытта көч-дәрт ташып торган, япь-яшь кызлар булганнар. Башкалар кебек, белем алу урынына кулларына корал тотып, Ватан азатлыгын сакларга туры килгән... Күпме авырлыклар күрсәләр дә, барысына да түзгәннәр, Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгәннәр.
    ... Очрашуда катнашучылар тиздән тагын күрешәчәкләр, чөнки Җиңү бәйрәме җитте. Башка ветераннар белән бергә, алар да шәһәрнең үзәк мәйданына киләчәк. Аерылган чакта шаяртып алырга да онытмадылар, бу олы яшьтәге ветераннарның исәнлекләре хәзер мактанырлык түгел. Ә бит аларның да яшь чаклары бар иде... Яшьлек - кеше тормышындагы иң матур вакыт, бәлки шуңа күрәдер, яшьлекләрен сугыш уты көйдергән булса да, алар очрашкан саен аны яңартырга әзер.
    Рәсемдә: (сулдан уңга) Анастасия Бузукина, Александра Прохорова, Ольга Грачева, Екатерина Иванова.
    Руслан Хәмидуллин фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: